Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2019, 18:51

Ватанпәрвәрлек рухта тәрбияләнәләр

Ленинград блокадасы илебез тарихында иң фаҗигале һәм озакка сузылган вакыйгаларның берсе. Явыз Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели.

Ленинград блокадасы илебез тарихында иң фаҗигале һәм озакка сузылган вакыйгаларның берсе. Явыз Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели.
Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән афәт 2 миллионнан ашу кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә...
Октябрьский нефть колледжында 3Б2, 3ПР2, 1Б2, 1Эр1, 1Гд11 төркемнәр студентлары белән Русиянең хәрби даны билгесе — Ленинградның немец-фашист илбасарларыннан азат ителүе көне уңаеннан Батырлык дәресе оештырылды.
Егетләр-кызлар белән очрашуга хөрмәтле кунаклар — медицина хезмәте подполковнигы, Кораллы көчләр ветераны, «Батырлык өчен» медале иясе Назыйм Фәйзрахманов һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы, Кораллы көчләр ветераны, Хәмзә Исламов чакырулы иде. Студентлар Назыйм Мөслим улы һәм Хәмзә Нурислам улы белән әңгәмә барышында, сугыш чоры хатирәләрен, истәлекләрен ишетте, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, фәһемле киңәшләр алды.
Шул ук көнне нефть колледжы укытучылары: И. Нәбиуллин һәм Х. Исламов 4ГД-9 төркеме укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан хөрмәтле якташыбыз — Николай Миронович Судничниковта кунакта булып, тарихи көн уңаеннан уй-фикерләрен бүлеште.

Читайте нас: