Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2019, 18:55

Уку алдынгыларына — бүләк

Тырышып укыган, төрле дәрәҗә олимпиадалар, конкурсларда, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан яшьләрнең хезмәтләрен бәяләүгә республикада зур игътибар бирелә. Шундый чараларның берсе — сәләтле студентларга махсус стипендияләр тапшыру.

Тырышып укыган, төрле дәрәҗә олимпиадалар, конкурсларда, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан яшьләрнең хезмәтләрен бәяләүгә республикада зур игътибар бирелә. Шундый чараларның берсе — сәләтле студентларга махсус стипендияләр тапшыру.
Студентлар көне алдыннан Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжында укуда югары уңышларга ирешкәннәрне бүләкләү чарасы үтте. Уку йортының яңарак кына ачылган музеенда тантана сәбәпчеләре, аларның төркемдәшләре җыелды. Уку алдынгыларын ОКСКның директоры Рифмир Мәрдамшин сәламләде:
— Бәйрәмегез алдыннан бүләкләр тапшыру аеруча күңелле. Уңышларыгызны шундый хуплау киләчәктә укуда, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүгә этәргеч булып тора. Сез башка студентлар өчен үрнәк, артыгыздан башкалар да иярер дип өметләнәм. Үз алдыгызга җитди, югары максатлар куеп, матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын, — диде ул.
Рифмир Рәхмәтулла улы тантаналы рәвештә студентлар Эльвира Галиева, Максим Щеколдинга — БР Башлыгы, Рифмир Шәңгәрәевкә БР Хөкүмәте стипендиаты дипломнарын тапшырды.
Егетләр өченче курста укый, Максим — газчы, Рифмир эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Алар яхшы укыйлар, икесе дә «Яшь һөнәриләр» WorldSkills Russia төбәк чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган. Моннан тыш, Максим Щеколдин колледжның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, студентлар советы рәисе. Эльвира исә булачак төзүче-архитектор, уку йортын быел тәмамлаячак. Ул сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр конкурсларында үзен таныткан. Башта шәһәрдә үткән бәйгедә, арытаба Белгород өлкәсендә узган «Әфган җиле» халыкара хәрби-патриотик конкурста Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сөйләп лауреат була.
Студентлар, үз чиратында, иҗади, интеллектуаль көч-куәтләрен үстерүгә ярдәм итүләре, сәләтлеләрне барлаулары өчен колледж җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Безнең шәһәр уку йортында шундый сәләтле яшьләрнең белем алуы, әлбәттә, куанычлы хәл. Укуларын уңышлы тәмамлап, кулларына дипломнар алып, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булырга язсын.
Башкортстан Башлыгы стипендиясе ел саен республика югары уку йортларындагы — 130, һөнәри белем бирү оешмаларындагы 125 студентка һәм 55 аспирантка бирелә. Быел аспирантларга — 7000 сум, вузда укучыларга — 5750 сум, калганнарга 2300 сум күләмендә стипендия түләү каралган.Урта һөнәри уку йортларында белем алган 30 укучы Республика Хөкүмәте стипедиясын ала.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: