Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар 2019, 15:08

Кошлар — безнең дусларыбыз!

Кошлар — җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса, җирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.

Кошлар — җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса, җирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.
«Кошларны кышын ашат — алар язын сиңа хезмәт итәр» ди халык әйтеме. Русиядә борынгы заманнардан салкын кышкы чорда канатлы дусларга җимлекләр ясаганнар. Күркәм гадәт бүгенге көндә дә сакланып килә. Без дә 30нчы «Улыбка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән кошларга суык көннәрне исән-имин үткәрергә булышырга карар иттек. Төркемебез белән «Утлык» (кормушка) чарасында катнаштык. Аның кысаларында малайлар-кызлар белән илебездә кышларга калган канатлы дусларыбызның тормышы-көнкүреше, гадәтләре, яраткан ризыклары турында әңгәмәләштек.
Кошлар иминлеге мәсьәләсенә ата-аналар игътибарын да җәлеп итү максатында балалар белән мөрәҗәгать төзедек:
«Кадерле әти-әнием! Миндә табигатькә карата ихтирам-сөю тәрбияләгез, кошларга карата кызыксыну, аларга ярдәм итү теләге уятыгыз. Шул вакытта гына мин игелекле, кызыксынучан, көчсез һәм яклаучысыз затларга ярдәмчел булып үсәчәкмен. «Утлык» чарасына сез дә кушылыгыз. Бергәләп кошкайларга җимлекләр ясыйк. Бу гаиләбезне тагы да бердәмрәк, татурак итәчәк!».
Күпчелек гаиләләр кошларга ярдәм итү тәкъдименә ихластан кушылды. Балалар өлкәннәр белән берлектә шундый мөһим эштә катнашуларына чын горурлык, сөенеч хисләре кичерде. Ничек инде куанмыйсың, үз кулларың белән канатлы дусларга файдалы әйбер эшлисең ич!
Гомумән, һәр гаилә бу эшкә зур җитдилек, җаваплылык белән кереште. Олылар һәм балалар утлыкларга күңел җылысын, хыял һәм осталыкларын салырга тырышты сыман. Мисалга, Кирилл әнисе белән агачка яндырып, матур рәсем төшерде. Агасы белән Полина ике утлык ясады, ә кайбер балалар аларны уенчыклар белән бизәде.
Утлыкларны бакча биләмәсендәге агачларга эләргә карар ителде. Бу тәрәзәдән нинди кошларның килүен күзәтергә һәм аеруча кайсы ризыкны ошатуын ачыкларга уңайлы булды. Ә канатлы дускайлар озак көттермәде: матур утлыклардан икмәк валчыклары, бодай-орлык, көнбагыш белән песнәкләр дә, күгәрченнәр дә, тынгысыз чыпчыклар да сыйланды. Бакчада тәрбияләнүчеләр тукланырга килүче кошларның исәбен махсус көндәлеккә теркәп барды.
Чара барышында без балалар белән берлектә дистәләгән кошларга кышны исән чыгарга булыштык та инде. Моннан тыш 25нче төбәктә урнашкан йорт подъездларына «Кошларны ашатыгыз! Битараф булмагыз!» дигән өндәмә язулары ябыштырып чыктык. Кайбер ишегалларында утлыклар барлыкка килүе безнең өчен бик сөенечле хәл булды.
«Улыбка»да тәрбияләнүчеләр гәзит укучыларына да мөрәҗәгатен җиткерә: «Кышкы салкыннарда кошларны ашатырга онытмагыз. Канатлы дуслар без, кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Игелекле, мәрхәмәтле булыйк, аларны ярдәмнән ташламыйк. Кошлар — безнең дусларыбыз! Аларны рәнҗетмик, җимлекләр, оялар элик, табигатебезне саклыйк!».


Х. Газизова, Л. Кузьмина,
30нчы «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Читайте нас: