Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 декабрь 2018, 17:19

Йолдызлар кабынган җирдә

Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында шәһәр мәктәпләре укучылары арасында «Яшь йолдызлар» татар җырын башкаручылар бәйгесе үтте.

Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында шәһәр мәктәпләре укучылары арасында «Яшь йолдызлар» татар җырын башкаручылар бәйгесе үтте.
Конкурс милли мәдәниятебезнең гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү,
җыр-моңга ия булган сәләтле балаларны ачыклау максатында оештырылган. Башкортстанның атказанган укытучысы, шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Мөслим Нурмөхәмәт улы Газиев җитәкчелегендә башлана. Аның нияте белән башланып киткән шушы бәйге инде 30нчы ел рәттән мәктәп сәхнәләрендә үз йолдызчыкларын кабыза.
Юбилей бәйгене шәһәр мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик кабинеты җитәкчесе Лариса Тимербаева ачты.
— «Яшь йолдызлар» бәйгесе шәһәребез тарихына ныклы кереп, матур бер гадәткә әверелде. Һәр чыгыш ясаучы моңлы җырлары белән туган ягыбызны данлауга үз өлешен кертә. Балаларда халык җырына мәхәббәт уяткан, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәткән ата-аналарга, талантларын үстерергә булышлык иткән педагогларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бүгенге бәйгедә иң лаеклар яңа йолдызлар булып кабынсын, — диде ул.
Алып баручылар чыгышларга бәя бирәчәк жюри белән таныштырды. Шәһәр мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Гүзәл Венер кызы Латыйпова җитәкчелек иткән жюри составына Мөслим Газиев, музыка көллиятенең хөрмәтле укытучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусина, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2нче балалар сәнгать мәктәбе педагогы Тамара Сәйфуллина, коммуналь-төзелеш колледжы методисты Сания Газиева, «Нур» татар дәүләт театры артисты, якташыбыз Гөлназ Биктимерова керде. Әйткәндәй, шәһәрнең 11нче мәктәбен тәмамлаган Гөлназ сәнгать дөньясына беренче адымнарын нәкъ әлеге бәйгедә ясаган. Ул мәктәптә укыган чакта конкурсны ел да бәйрәм кебек көтеп алуын белдерде, барлык катнашучыларга уңышлар теләп, тамашачыларга үзенең матур, моңлы җырларын бүләк итте.
Бәйге өч яшь төркемнәрендә оештырылды: кече төркем (1-4 сыйныфлар), урта төркем (5-8 сыйныфлар), өлкән төркем (9-11 сыйныфлар).
Конкурсны 12нче мәктәп укучысы Алинә Фәрвазова «Яңа күлмәгем» җыры белән башлап җибәрде. Талантлы яшь җырчылар бер-берсен алыштырып торды. Бәйгедә барлыгы 11 мәктәптән 20 укучы катнашты. Илвир Миңнуллин, Илвира Хәкимова, Данил Мәсәлимов, Дәринә Шәрипова, Камилла Әлмөхәмәтова һәм башкаларның чыгышлары ихлас алкышларга күмелде. Бәйгечеләр һәм аларны әзерләгән укытучылар җыр сайлауга җитди караган. Яшь талантлар татар халык җырларын, күренекле татар, башкорт композиторларының әсәрләрен башкарды. Халык арасында популяр «Кышкы романс», «Сандугачым», «Җыйдым җиләк» җырлары бу көнне тагын да үзенчәлекле яңгырады. Татар-башкорт эстрадасында киң танылу алган Радик Юльякшин җырларын да тәкъдим итүчеләр булды. Әйе, яшьләр аны бик яратып тыңлый. Радикның җырларын ятлап, туган телгә тартылулары, әлбәттә, шатлыклы күренеш.
Бар конкурсантлар да чыгыш ясагач, жюри җыелып киңәш итте. Без шул арада конкурсантлар, залда утыручылардан тәэссоратларын сораштык.


Илвира Хәкимова, бәйгече:
— Мин 8нче мәктәпнең җиденче сыйныфында укыйм. Бәйгедә беренче тапкыр гына катнашмыйм, быел «Ак каен» җырын башкардым. Бу җырны укытучым Сәлахова Гүзәл Ильяс кызы белән өйрәндек.

Азалия Алтынбаева, тамашачы:
—Бәйге бик матур һәм күңелле үтте. Гомумән, бөтен балалар да матур чыгыш ясады. Аеруча Илвир Миңнуллинның чыгышы ошады. Ул сәхнәдә үзен җитди тотты.

Дәринә Шәрипова, бәйгече:
— Мин 11нче татар гимназиясенең 5нче сыйныфында белем алам. Бәйгегә «Әткәй-әнкәй» җыры белән килдем. Бу җыр миңа бик ошый, ул иң газиз кешеләр турында. Сыйныфташым Манзуллин Динар белән «Әнисә» җырын башкардык, Гөлназ Хәмидуллина шушы җырга биеде. Конкурска безне укытучыбыз Гүзәл Ильяс кызы әзерләде.

Камилла Әлмөхәмәтова, бәйгече:
— Конкурста беренче тапкыр катнашам, «Сандугач» җыры белән чыгыш ясадым. Татар телендә әбием сөйләшә, мине дә өйрәтә. Җырга сәләтем әтиемнән килә, ул бик матур җырлый.

Кристина Калугина укучысының сүзен дәвам итә:
— Камилла — талантлы кыз, музыка иҗат итәргә дә сәләте бар. Әлеге җырны бергә сайладык. Бу күңелне дулкынландыра торган, лирик җыр. Кошчыклар туган оясыннан очкан кебек балалар да үсеп туган йорттан чыгып китә. Җыр сабыр, сагынуларга түзем булырга өйрәтә. Әлеге бәйгенең туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур.
Камилла быел гына музыка белән җитди шөгыльләнә башласа да, конкурста үзен сынарга базнат итте. Күптән түгел Халыклар дуслыгы йортында үткән РФ Конституциясенең 25 еллыгына багышланган фестивальдә ул өченче урын яулады.

Айсылу Сөләймәнова:
— Бәйгедә кызым Алинә җырлады, аның чыгышын карарга, куәтләп торырга килдем. Ул 12нче мәктәпнең беренче сыйныфында укый, конкурста беренче тапкыр катнаша. Бәйгедә катнашырга музыка укытучысы тәкъдим итте. Алинә туган тел белән кызыксына, телне өйрәнер өчен үзе татар төркеменә язылды.
Менә, ниһаять, дулкынландыргыч минутлар җитте. Барлык катнашучылар сәхнәгә җыелды. Октябрьский шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе тарафыннан һәр бәйгечегә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне алырга «Пакер» фирмасы (М.Нугуманов), «Стронег» җәмгыяте (Р.Мифтахов) ярдәм итте. «Әлеге чара халкыбызының җыр-моңлы, сәләтле булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Яшь артистларга киләчәктә уңышлар телим. Бүген сезнең алда чыгыш ясаган Гөлназ апагыз кебек илебезнең зур сәхнәләренә чыгарга язсын. Шушы чараны оештыручыларга, Халыклар дуслыгы йорты коллективына, балаларны әзерләп алып килгән укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, яңа шатлыклар, исәнлек-саулык телим, — диде автономия рәисе Рөстәм Нәфыйков.
Арытаба жюри әгъзалары нәтиҗәләрне игълан итте. Җиңүчеләр «Дуэт» һәм «Соло» номинацияләрендә билгеләнде.

«Дуэт» номинациясендә:
III дәрәҗә лауреатлар — Дәринә Шәрипова һәм Динар Манзуллин (11нче татар гимназиясе, 5 сыйныф укучылары)
II дәрәҗә лауреатлар — Яна Низамиева һәм Динара Рамазанова (10нче мәктәп, 7 сыйныф укучылары)
I дәрәҗә лауреатлар — Дәринә Миңнуллина һәм Данил Мәсәлимов (20нче мәктәп, 9 сыйныф укучылары).

«Соло» номинациясендә:
III дәрәҗә лауреатлар — Ариана Гафиятуллина (3нче гимназия, 8 сыйныф), Дәринә Шәрипова (11нче татар гимназиясе, 5 сыйныф укучысы)
II дәрәҗә лауреатлар — Алинә Фәрвазова (12нче мәктәп, 1 сыйныф укучысы), Камилла Әлмөхәмәтова (22нче мәктәп, 9 сыйныф укучысы), Илвира Хәкимова (8нче мәктәп, 7 сыйныф укучысы)
I дәрәҗә лауреатлар — Камилла Садыйкова (15нче мәктәп, 4нче сыйныф укучысы), Элина Митрохина (4нче башкорт гимназиясе, 9 сыйныф укучысы), Радмила Исламова (18нче мәктәп, 10 сыйныф укучысы), Данил Мәсәлимов (20нче мәктәп, 9 сыйныф укучысы).
Бәйгенең төп бүләгенә Илвир Миңнуллин (17нче мәктәп, 6 сыйныф) лаек булды.
«Яшь йолдызлар» конкурсы шәһәрдә татар җыр сәнгатенең киләчәге өметле булуына ышандырды. Чараны әзерләүдә һәм оештыруда булышлык күрсәткәннәргә мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гөлназ Биктимерова, жюри әгъзасы:
— Туган шәһәремә шушы матур бәйгегә кунак булып кайтуыма бәхетлемен
һәм, әлбәттә, җитәкчеләргә, бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәсе килә. Мин үзем дә нәкъ утыз ел элек шушы бәйгедә җыр буенча беренче адымнарымны ясадым. Әле булса да исемдә, конкурс үтә дигән хәбәрне ишетү белән кайчан инде шул кызыл күлмәгемне киям, кайчан инде шул матур калфагымны тагам, кайчан инде әзерләгән җырны башкарам дигән теләк белән бәйге көненә кадәр янып, дулкынланып яши идем. Әлеге бәйгедән чыгып, бертөрле теләк белдерәсе килә: шушы конкурска балалар белән музыка укытучылары гына катнашмасын иде, гомумән, мәктәп җитәкчелеге дә игътибар бирсен иде. Мәсәлән, без катнашканда бөтен мәктәп белән бергә җыела идек, барысы да ничектер ярдәм итәргә тырышты: кемдер бию куя, күлмәк тегә, кемдер бизәндерә, әлбәттә, музыка укытучысы Гүзәл Ильяс кызы мине конкурска әзерли. Бүгенге бәйгедә, кызганычка каршы, мин моны бик сизмәдем.
Бәйгедә чыгыш ясаган барлык балаларны котлыйм. Урын алмаган балалар кәефләрен төшермәсен, иң мөһиме — ул катнашу, барыбер җыр күңелләрегездә булсын, телебез саклансын. Сез бик бәхетлесез, чөнки, үзебезнең телебездә матур итеп сөйләшә, җырлый беләсез.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
Читайте нас: