Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 декабрь 2018, 17:31

Шатлык-сөенечләргә уралып Яңа ел килә!

Яңа елны яратмаган, шушы тылсымлы, могҗизалы кичтә сәгатьнең унике мәртәбә сугуын көтмәгән кеше юктыр ул.

Яңа елны яратмаган, шушы тылсымлы, могҗизалы кичтә сәгатьнең унике мәртәбә сугуын көтмәгән кеше юктыр ул.
Ә инде балалар өчен бу бәйрәм — иң күңеллеләрдән. Моның шулай булуына хакимият башлыгы Чыршысында тагы бер кат инанырга мөмкин иде. Күркәм чарада катнашучылар өчен ул иң әһәмиятле һәм хәтердә калырлык вакыйгаларның берсе булды сыман. Бу көнне балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда үткән чыршы бәйрәмендә укуда, спортта, мәдәнияттә зур уңышларга ирешкән малайлар-кызлар катнашты.
Аларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде:
— Балалар! Сезне якынлашып килүче матур бәйрәм — Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бүген биредә бәйге-олимпиадаларда, спорт ярышларында шәһәребез намусын лаеклы яклаган укучылар җыелган. Олы хезмәтегез, тырыш, акыллы булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да шундый актив булып калыгыз, 2019 ел сезгә бәхет һәм уңышлар китерсен.
Үз чиратында балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда шөгыльләнүчеләр Октябрь Рәис улына панно бүләк итте. Артабан «Щелкунчик» театр студиясе һәм дә иҗат сарае берләшмәләре тарафыннан әзерләнгән «Өч батыр» исемле әкият тамашасы башланды. Аннан соң балалар фойедагы чыршы янына күченде, монда аларны Кыш бабай һәм Карсылу, Яңа — 2019 Ел, Сары җир кабаны каршылады. Малайлар-кызлар әкият геройлары белән берлектә җыр-биюле уеннарда, спорт ярышларында катнашты.
Бәйрәм ахырында татлы бүләкләр, йомшак уенчыклар таратылды. Яңа ел әкиятендә катнашучы һәр баланың күңелендә бу тылсымлы кич мәңгелеккә сакланыр дип ышанасы килә. Нәни дусларыбызга һәрвакыт шулай актив, тырыш, кызыксынучан булып калуларын телибез. Яңа ел белән!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: