Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 декабрь 2018, 17:11

Октябрьский нефть колледжында уку — зур бәхет!

Шәһәребезнең нефть колледжында «Роснефть» һәм «Башнефть» компанияләренең исемле төбәге (брендланган зона) ачылды.

Шәһәребезнең нефть колледжында «Роснефть» һәм «Башнефть» компанияләренең исемле төбәге (брендланган зона) ачылды.
Мәртәбәле уку йорты озак еллар дәвамында Русиянең әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. Быел бу исемлеккә «Роснефть» тә керде. Компаниядә нефть-газ тармагы белгечләрен әзерләү сыйфатына зур игътибар бирелә. Исемле экспозиция ачылу бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итүгә булышачак. Ике як өчен дә әһәмиятле вакыйга уңаеннан нефть колледжында тантаналы чара оештырылды. Анда хөрмәтле кунаклар: «Башнефть-Добыча» җәмгыяте генераль директорының персонал һәм социаль программалар буенча урынбасары Владимир Шленев, «Башнефть» компаниясенең кадрлар куәтен үстерү Департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Татьяна Гарипова, НГДУ «Туймазынефть» идарәсе начальнигы Шамил Миңгулов, Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Борис Алчинов катнашты.
Тантананы нефть колледжы директоры Рөстәм Халиков ачты: «Безнең колледж — урта махсус белем бирү йортлары арасында иң яхшылар исемлегенә керә. Һәм ул моңа лаек дип уйлыйм. Без колледж һәм студентларыбыз белән горурланырга хаклы. Тырышып укыгыз, белемегезне үстерегез һәм бар нәрсәгә ирешерсез! Югары нәтиҗәләрне тагы да арттырырга безгә партнерлар булыша. Бүгенге чарада аларны күрүгә бик шатбыз. Безгә шушы бәйрәмне оештырган «Башнефть» компаниясенә рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Исемле төбәккә күз салыгызчы, ул күңелдә горурлык хисләре тудыра, биредә һәр кеше үзен нефтьче итеп тоя башлый...»
Арытаба сүз «Башнефть-Добыча»ның генераль директоры урынбасары — Владимир Шленевка бирелде.
— Исемле төбәк ачылу тантанасында катнашуыма бик шатмын. Ул — «Башнефть» компаниясе белән колледж арасындагы хезмәттәшлекнең тәүге баскычы. Артабан бердәм эшчәнлекне дәвам итәчәкбез. Монда студентларга безнең предприятиеләрдә практика үтү мөмкинлеге дә, гамәли белемнәрен үстерү дә, имтиханнарга әзерлек буенча ярдәм дә керә. Хезмәттәшлек нигезендә эш бирүчеләр кирәкле белгечләр белән тәэмин ителәчәк. Ә инде нефть колледжына абруен тагы да күтәрү мөмкинлеге бу. Моннан тыш, исемле төбәк «Роснефть» һәм «Башнефть» компанияләренең студентларга сыйфатлы белем һәм югары квалификация алуда, аларны заманча уку әсбаплары белән тәэмин итүдә бердәм эшчәнлегенең чагылышы булып тора.
Яшьләргә шуны әйтәсем килә: нефть колледжы студентлары булуыгызга горурланыгыз, сез — бәхетлеләр исемлегендә! Колледжда уку-укыту гамәлләре тәү чиратта тәрбия бирүгә бәйле. Минем фикеремчә, бу — дөрес алым. Чөнки яхшы тәрбия алмаган кеше нинди генә сыйфат һәм белемгә ия булмасын, киләчәк тормышта, гаиләдә, җәмгыятьтә үз урынын таба алмаячак. Шуңа күрә яшьләребезгә лаек тәрбия биргән колледж хезмәткәрләренә, укытучыларга ихлас хөрмәтемне белдерәсем килә!
Әйткәндәй, агымдагы елда Октябрьский нефть колледжы илнең иң яхшы урта махсус белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде. Бу — бөтен коллективның, укытучылар һәм студентларның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Бүгенге көндә нефть колледжын тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә. Мисалга, «Башнефть-Добыча» җәмгыятендә генә дә аларның саны 500дән артык. Колледжда белем алган егетләр-кызлар шулай ук «Лукойл», «Татнефть», «Газпромтрансгаз» кебек эре нефть компанияләрендә мәшгуль.
«Башнефть» компаниясенең кадрлар куәтен үстерү Департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Татьяна Гарипова сүзләренчә, «Башнефть» компаниясе белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү буенча дәүләт сәясәтен хуплый. Бу уңайдан узган елда республика колледжлары белән килешүләр төзелгән. Исемлеккә иң беренчеләрдән булып Октябрьский нефть колледжы кергән. Агымдагы елда хезмәттәшлек кысаларында уку йортына матди-техник базаны ныгыту, яңа проектларны гамәлгә ашыру, студентларга булышлык итү буенча химая ярдәме күрсәтелгән. «Бүгенге тантана барышында 12 студентка «Башнефть» компаниясенең корпоратив стипендияләре һәм 5 укытучыга грант алуга сертификатлар тапшырылачак, — диде Татьяна Сергеевна, — Стипендия һәм грантлар белән бүләкләүне киләчәктә дә дәвам итү күзаллана».
Рәсми өлештән соң кунаклар колледж буенча сәяхәт кылды, студентлар, педагоглар белән аралашты, яңа проектлар турында фикер алышты.
«Башнефть» компаниясенең корпоратив стипендияләре һәм грантлары белән бүләкләнүчеләр белән дә сөйләшеп алдык.
Рәмзил Рөстәм улы Әбүнәгыймов, 4ПР1 төркеме студенты:
— Нефть колледжында «Файдалы казылмаларны эзләүнең геофизик алымнары» белгечлеген үзләштерәм. «Башнефть» компаниясенең корпоратив стипендиясен алуыма бик шатмын! Күңелдә сөенеч, рәхмәт хисләре. Димәк, укудагы тырышлыгым, ирешкән уңышларым, колледж томышында актив катнашуым юкка булмаган. Артабан да шушы дәрәҗәне төшермәскә иде.
Айгөл Ирек кызы Абаева, экологик фәннәр укытучысы:
— Мин үзем дә нефть колледжының элеккеге студенты! Уку йортын гел яхшы билгеләргә тәмамлап, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетында югары белем алдым. Укытучыларым чакыруы буенча колледжда эшли башладым. Экологларның фәнни-тикшеренү түгәрәген җитәклим. Студентларым белән берлектә Бөтенрусия, халыкара күләмдәге бәйгеләрдә, фәнни-практик конференцияләрдә катнашабыз, бүләкле урыннар алабыз. Бүген хезмәттәге уңышларым грант белән билгеләнде. Бу — минем өчен дә, хезмәттәшләрем һәм студентларым өчен дә зур шатлык дип уйлыйм!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: