Һәр кеше үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», — диләр бит.
Халкыбыз буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага борынгы бәйрәм-йолаларын, гореф-гадәтләрен югалтмыйча тапшырып килгән. Алар күпмедер дәрәҗәдә үзгәреш кичереп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәрнең рухы әдәбиятыбызда чагылыш тапкан.
Мәктәп программасы буенча милләтебезнең асылын чагылдыручы әсәрләр булуы куанычлы. Алар укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләргә булыша. Йолаларыбыз бик күп булган бит: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кыз димләү, өй туе, солдатка озату һәм башкалар. Укучылар боларның күбесен китаптан укып кына белә.
Халык бәйрәмнәре, йолалары кешегә тормыш тәртипләренә өйрәнергә ярдәм итә. Бәйрәмнәрне зурлар белән яшьләр бергәләп уздырган. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үскән, милли тәрбия алган.
Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кушу, туй мәҗлесләрен уздыру, аулак өйләр бүгенге көндә дә сакланган.
Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрен өйрәнеп, бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик күп мәгълүмат алабыз. Авторның халкыбызның сабантуй, көзге туйлар, каз өмәсе кебек бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен бик матур итеп сурәтләп язуы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра. Гаяз Исхакый әсәрләрен укып сөннәт, туй йолалары турында беләбез.
«Сөннәтче бабай» әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра.
8нче класс укучылары белән «Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары» дигән темага дәрес үткәрдек. Нарыш авылының мөхтәрәм кешесе, имамы Әфгат хәзрәт Локмановны кунак итеп чакырдык. Бу очрашу укучылар өчен кызыклы һәм дә тәрбияви әһәмияткә ия булды. Кунагыбыз төпле мәгълүматлар биреп, татар халкының йолалары турында сөйләп кенә калмады, ә сорауларга җавап та бирде. «Туган телегезне белегез һәм яратыгыз. Яхшы укыгыз, мәрхәмәтле булыгыз. Татарча китаплар укырга тырышыгыз», — дип тәмамлады чыгышын Әфгат хәзрәт. Балаларга дәрес бик ошады. Шәрифуллин Хәйдәр, Минәҗев Эльнар, Гарифуллин Таһир үзләре белергә теләгән күп кенә сорауларга җавап тапты. Халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләүдә өлеш керткәне һәм файдалы киңәшләре өчен Әфгат хәзрәткә рәхмәт әйтәсе килә. Мондый очрашуларны алга таба да үткәрербез дип өметләнәбез.