Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 декабрь 2018, 18:54

Ирекмән елына нәтиҗәләр ясалды

Яшьләр сараенда «Артылыш» форумы кысаларында Ирекмән һәм волонтер елын ябу тантанасы узды.

Яшьләр сараенда «Артылыш» форумы кысаларында Ирекмән һәм волонтер елын ябу тантанасы узды.
Волонтер елы төрле чараларга бай булды. Шәһәр ирекмәннәре химаячылык һәм мәгърифәтчелек чаралары оештырды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына булышты, республика, бөтенрусия форумнарында актив катнашты, үзләренең проектлары белән чыгыш ясап, җиңүләргә иреште. Һәм менә бөтен башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Ирекмәнлек каннарына сеңгән егет һәм кызлар Яшьләр сараенда узган тантанага җыелды.
Чарага җыелучыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде:
— Октябрьский волонтерлары үзләренең яхшы гамәлләре белән республикадан читтә дә яхшы таныш. Елдан ел ирекмәннәр саны артуы да бик куанычлы. Йөрәк кушуы буенча игелекле эшләр башкарып, сез барлык актив яшьләрне бердәмләштерүче үзенчәлекле җәмәгатьчелек көченә әверелдегез.
Ул шулай ук әлеге ирекмәннәрнең элгәрләре булган комсомолчыларны искә алып, аларның Бөек Ватан сугышындагы партизаннар хәрәкәтендә катнашуын, төзелеш отрядлары активистлары булуларын хәтерләде. Бүгенге заманда теләгән һәркем, яшеме, картымы волонтер була алуын билгеләде.
Бу көнне актив ирекмәннәр һәм шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр БРның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының, шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Ахырда Яшьләр сарае директоры Наталья Спирина яшьләргә киләчәктә дә уңышлар, яңа проектлар төзеп, аларны тормышка ашырырга теләде.

Читайте нас: