Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 декабрь 2018, 19:02

Балалар сәламәтлеге төшке аштан башлана!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең белем бирү учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең белем бирү учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук, аутсорсинг нигезендә туклану хезмәте күрсәтүче компанияләр вәкилләре катнашты.
— Безнең эшнең бик мөһим юнәлеше — мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә балаларның туклануын оештыру. Районнар буенча йөргәндә төрле очракларга тап булдым. Әйтик, Дуван районында авария хәлендәге мәктәп директоры укучыларның туклануын балалар бакчасы ашханәсендә оештырган. Төшке ашның бәясе — 21 сум. Бәя ничек формалаша? Күп кенә авыл мәктәпләренең бакча участоклары бар. Шуның исәбенә бәя арзаная. Бу — туклануны оештыру алымнарының берсе, — диде төбәк җитәкчесе. — Башка мәктәпләрдә аутсорсинг нигезендә эшлиләр. Асылда исә, бала мәктәптә ашый торган төшке аш аның сәламәтлеге нигезен тәшкил итә. Кызганычка каршы, кайнар ашны фәкать мәктәптә ашаган балалар да бар бездә. Шуңа күрә балалар туклануын оештыру — эшебезнең мөһим юнәлеше.
Киңәшмә йомгаклары буенча, мәктәпләрдә туклануны оештыруны камилләштерү турында тәкъдимнәр кертелде, шулай ук, республика Хөкүмәтенә йөкләмәләр бирелде.

Читайте нас: