Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 ноябрь 2018, 16:26

Төп бәла — тәрәзәләрдә

Хәбәр иткәнебезчә, Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировка социаль челтәрләрдән һәм мәгълүмат чараларыннан килгән һәр мөрәҗәгать күз уңында.

Хәбәр иткәнебезчә, Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировка социаль челтәрләрдән һәм мәгълүмат чараларыннан килгән һәр мөрәҗәгать күз уңында.
Аларга тиз һәм төгәл җавап алу өчен хәбәрләр кайсы шәһәр-районга кагыла, шунда җибәрелә. Октябрьскийлылар да бу яктан калышмый: кайда нинди җитешсезлек, кайда юл юк, кайда суык — сораулар күп һәм төрле. Шуларның берсенә җавап табу өчен хәбәрчебез 15нче балалар бакчасына юлланды.
Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка бер ата-ана 15нче «Каенкай» балалар бакчасында суык булуга зарланып мөрәҗәгать итә. «Бакчада суык, төркемнәрдә җылылык 15 градус кына, шуңа күрә балалар еш чирли. Бу кайчанга кадәр шулай булыр икән», — диелә анда.
Безгә кадәр бу бакчада җылылык инспекциясе, хезмәт саклыгы хезмәтләреннән торган комиссия булып киткән икән. Махсус җайланмалар тикшерү нәтиҗәсе буенча, барысы да кабул ителгән нормативларга ярашлы һәм җылылык температурасы да тиешенчә.
Асылда нинди күренешкә тап булдык соң? Чынлап та, балалар бакчасында без барган көнне җылы, балалар футболка-күлмәктән генә иде. Тышта -4 градус суыклык. Бакча мөдире чираттагы ялда иде, аның урынында өлкән тәрбияче Ильясова Дилбәр калган. «Тышта суыклык — 10 градускача булганда бинада җылы, ә җилле көннәрдә салкынча» — ди Дилбәр Рәмиз кызы.
— Бакчабыз 1975 елда төзелгән, — дип дәвам итә ул, — шушы дәвердә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган, тәрәзәләр иске — агачтан, андагы ярыкларны ата-аналар һәм хезмәткәрләр белән булдыралганча ябыштырабыз-җылытабыз, әмма барыбер җил үтә .
Әйе шул, балалар бакчасы төзелүгә бары тик 43 кенә ел үткән. Шушы вакыт эчендә ул җиңелчә ремонт белән түбә алмаштыруны кичергән. Тәрәзәләргә чират җитмәгән. Әмма бу мәсьәлә дә озакламый хәл ителергә тиеш. Тәрәзәләрне алмаштыру 2018 елда урындагы башлангычларны хуплау программасына кертелгән, сметасы әзер. Программада җиңү яулаган очракта, җәен тәрәзәләрне алмаштыруга керешәчәкләр. Программа шартлары буенча республика — 1 млн. сум, 150 меңен — химаячылар, 150 меңен — шәһәр, 150 меңен халык җыеп бирә. Ата-аналар белән җыелышлар уздырылган, барысы да бу эшне башкаруны аңлап кабул иткән. Һәр төркемдә термометрлар бар. Мөрәҗәгать ителгән 6нчы төркемдәге термометр сафтан чыккан булган, шуңа да + 15 градус кына күрсәткән. Ул шул сан турысында катып калган. Хәзерге вакытта термометр яңага алмаштырылган, анысы + 24 градус күрсәтә. Балалардан да сораштырдым, җылы, рәхәт безгә, диделәр. Бу мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер юлы — Урындагы башлангычларны хуплау программасында җиңү яулау. Ә әлегә киләсе язга кадәр Кыш бабайдан җилсез һәм җылы көннәр сорарга. Башка чара юк, шул гына!


Л. Шәрипова, автор фотолары.
Читайте нас: