Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 ноябрь 2018, 13:49

Иң яхшы сәнгать мәктәбе — бездә!

Октябрьскийның 1нче балалар сәнгать мәктәбе «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булды.

Октябрьскийның 1нче балалар сәнгать мәктәбе «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булды.
Әлеге бәйге балаларны укытуда югары нәтиҗәләргә ирешкән, халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреатлары әзерләгән, инновацион педагогик технологияләр, авторлык алымнары керткән, актив мәгърифәтчелек эше алып барган сәнгать мәктәпләре арасында уздырыла. Быел аның йомгаклау этабында Русиянең 64 төбәгеннән 98 мәктәп катнашты. Мәртәбәле исемгә безнең шәһәр мәктәбе дә лаек булуы, әлбәттә, зур казаныш. 30 октябрьдә Мәскәүдә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Мәктәп директоры Дамир Әхмәтовка РФ Мәдәният министрлыгы дипломы тапшырылды. Шушы вакыйга уңаеннан без аның белән әңгәмә үткәрдек.


— Дамир Газиз улы, «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» конкурсын үткәрү тәртибен аңлатып үтсәгез иде.
— Бу бәйге чагыштырмача яңа: ул 2014 елдан башлап Русиянең Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырыла. Без быел анда беренче тапкыр көчебезне сынадык. Бәйге ике өлештән торды. Беренчесе апрель аенда төбәкләрдә үтте. Республика буенча алты музыка мәктәбе гаризалар җибәргән иде. Шулар арасында иң яхшы икесе сайлап алынып, бөтенрусия өлешендә катнашу хокукына ия булды. Безнең белән бергә йомгаклау этабында республика данын Уфаның сәнгать мәктәбе дә яклады.

— Бәйге таләпләре дә җитди булгандыр.
— Әлбәттә, һәр конкурсның үз таләпләре бар. Белем бирү нәтиҗәлелеге, укыту алымнарының яңалыгы, соңгы өч елда укучылар саны тотрыклылыгы, проектлар, программалар уңышлыгы һ. б. шартлар буенча туры килү мотлак иде. Эшчәнлекне, шулай ук мәктәп тарихын, башка мәдәният оешмалары белән бәйләнешне чагылдырган мәгълүматлар кәгазь һәм электрон форматта бер зур папкага тупланды. Документлардан тыш мәктәп тормышы турында тәрбияләнүчеләребез белән видеофильм төшердек. Бу да конкурсның мәҗбүри таләбе иде. Видеопрезентациядә укыту-тәрбия бирүнең барлык юнәлешләрен күрсәтергә тырыштык. Ул безнең сайтыбызда да урнаштырылды.

— Шушы зур җиңүгә ничек килдегез?
— «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» исемлегенә керү бер кеше эше һәм бер еллык хезмәт нәтиҗәсе түгел. Аның артында бердәм, оешкан иҗади коллективның күпьеллык тырыш, намуслы эшчәнлеге. Шуңа хезмәттәшләремнең һәрберсенә рәхмәтлемен. Әйткәндәй, коллектив нигезен сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучылары тәшкил итә. Мин үзем дә 1999 елны шушы мәктәпне тәмамладым.

— Сәнгать мәктәбенең бүгенге тормышы турында сөйләп үтсәгез иде.
— Агымдагы уку елында сигез бүлек эшли. Фортепиано, скрипка, виолончель, баян, аккордеон, домра, гитара, флейта, торба, саксофон, хор белән җырлау, музыка фольклоры, хореографик иҗат белгечлекләре буенча дәресләр үткәрелә. 400дән артык тәрбияләнүчебез бар. Алар белән 45 югары һәм беренче категорияле педагог шөгыльләнә.

— Белем учагы киләчәккә нинди планнар белән яши?
— 2019 елда күләмле генә ремонт эшләре башкарылуы планлаштырыла. Шуларның берсе — «Уңайлы шәһәр мохите» проекты буенча мәктәп яны биләмәсен төзекләндерү. Шулай ук меңнән артык баланы сәнгать дөньясына алып кергән, музыкаль белем биргән мәктәбебезне бик әһәмиятле вакыйга көтә. Ул киләсе елда үзенең 70 еллыгын билгели. Шул уңайдан апрель ахырында зур концерт оештырачакбыз. Әлбәттә, бәйрәм түрендә көтеп алган һәм хөрмәтле кунаклар — ветераннарыбыз, мәктәпне тәмамлаучылар булачак.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, бөтен гәзит укучыларыбыз исеменнән сезне мәртәбәле конкурста җиңүегез белән котлап, шундый уңышлар кабатланып торуын телибез.

Алсу Фазлетдинова, автор фотосы.
Читайте нас: