Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь 2018, 18:12

Афәрин, Диләрә!

«Сәнгатьнең бөеклеге, иң беренче чиратта, музыкада чагыла» дигән бөек акыл иясе. Музыка аша кешенең уй-кичерешләре, хыял-омтылышлары, үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана. Музыка белән шөгыльләнгән бала, ниндидер коралда уйнарга өйрәнүдән башка, әхлакый һәм эстетик яктан үсешә. Шәһәребезнең сәнгать мәктәпләре укучылары, төрле конкурсларда катнашып, үзләрен республикада, илдә таныта. Шундый сәләтле балаларның берсе — 1нче балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Диләрә Галиуллина.

Диләрә биредә агач тынлы кораллар бүлегенең флейта сыйныфында укый. Ул тәҗрибәле педагог Ралия Вәлиуллина җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ралия Рәвил кызы әлеге мәктәптә 32 ел хезмәт сала. Аның юлыннан китүче укучылары да байтак. Казан, Самара һ. б. төбәкләрдә остазлары эшен лаек дәвам итәләр. Хәер, тәрбияләнүчеләрнең барысы да музыкант та булмас, үзенең төп бурычы итеп педагог балаларны матурлык тоярга өйрәтү, шәхес итеп тәрбияләүне билгели. Бүгенге көндә исә аның 19 укучысы бар.

— Диләрә флейта сыйныфында бишенче ел шөгыльләнә. Ул бик тырыш, максатка омтылучан һәм сабыр. Музыкада соңгы сыйфат аеруча мөһим. Бер өлешне өйрәнү генә күпме ихтыяр көче, сабырлык таләп итә. Ул даими рәвештә осталыгын шомартып, куелган максатларга ирешүгә бөтен көчен сала, — ди укучысы турында Ралия Рәвил кызы.
Өзлексез күнегү, репетицияләрнең нәтиҗәләре дә озак көттерми. Диләрә Галиуллина төрле конкурсларда көчен сыный. Бәйгеләрдә чыгыш ясаганда бераз дулкынланса да, сәхнәгә чыккач, үзен кулга алып, бөтен игътибарын уенга юнәлдерә. Чөнки музыка әсәрен оста башкарудан тыш, музыкант композитор салган мәгънәне, эчтәлекне, хисләрне җиткерергә тиеш. Диләрә башта шәһәр конкурсларында катнашып җиңүләр яулый, аннары республика, бөтенрусия, халыкара бәйгеләрендәге чыгышлары да мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәһалана. 2016 елда «Яшь талантлар» шәһәр һәм «Свиристели» республика конкурсларында — Төп бүләк, 2017 елда «Tutti. Corne» яшь башкаручылар төбәкара ачык конкурста — II дәрәҗә лауреат, яшь музыкантлар бөтенрусия конкурсында — I дәрәҗә лауреат, 2018 елда «Талантлар планетасы» халыкара конкурсында III дәрәҗә лауреат — аның уңышларының бер өлеше генә. Конкурсларга барып кайтуда балалар сәнгать мәктәбенең җитәкчелеге — директор Дамир Әхмәтов, аның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Вера Каляева зур булышлык күрсәтә.
Диләрә балалар бакчасыннан ук флейтада уйнарга өйрәнергә хыялланган. Бер концертта шушы коралда уйнауны күреп, аңа гашыйк була. Әнисе кызын сәнгать мәктәбенә алып килә. Бер үк елны бирегә һәм өченче гимназиягә беренче сыйныфка укырга керә ул. Тырыш кыз гимназиядә дә яхшы укый. Уен коралында уйнау фикерләү сәләтен үстерә, дип юкка гына әйтмиләр.
Диләрә Галиуллина киләчәктә һөнәри музыкант булырга тели. Музыкаль әсәрләрдән совет композиторы Гельмер Синисалоның композицияләрен, якташыбыз Рим Хәсәновның «Кышкы романс»ын аеруча яратып башкара.
— Диләрә сәнгать мәктәбенә теләп йөри. Укытучыбыздан бик уңдык. Кызыбызның уңышларында педагог Ралия Рәвил кызының тырыш хезмәт нәтиҗәсе ята, шулай ук концертмейстер Тимур Зәкәрия улының да өлеше зур, — ди аның әнисе Айгөл Галиуллина.
Чыннан да, баланың, педагогның һәм ата-аналарның теләкләре, уйлары туры килеп, бер-берсен аңлап, бердәм булып эшләгәндә шундый үрләр яулана да инде. Агымдагы уку елы талантлы кыз өчен сөенечле вакыйга белән башланды: сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен ул республика Башлыгы стипендиясенә лаек булды. Афәрин, Диләрә, музыка дөньясындагы уңышларың кабатланып торсын!


А. ФАЗЛЕТДИНОВА, А. ХАННАНОВА фотосы.
Читайте нас: