Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 октябрь 2018, 18:26

Милли рухтагы татлы ярминкә

Узган атнада 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында «Тәм-томнар ярминкә»се үтте.

Узган атнада 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында «Тәм-томнар ярминкә»се үтте.
Күркәм гадәткә кергән чара Республика көненә туры китерелеп оештырылды. Шул уңайдан музыка залы милли рухта һәм көзге күренешләрдән бизәлеп, бүлмәдә туган моңнар яңгырады, экранда республиканың дәүләт символлары яктыртылды. Кунакларны балалар бакчасы хезмәткәрләре башкорт милли киемнәрендә каршы алды.
Ярминкәдә нинди генә тәм-томнар юк иде! Чәк-чәк, бавырсак, вак бәлеш, тәбикмәкләр һ. б. татлы милли ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Болар, әлбәттә, аналарның тырышлыгы, уңганлыгы нәтиҗәсе. Балалар шатланып тәмле ашамлыклар белән сыйланды.
Тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналарның иҗади эшләнмәләре өстәлнең үзенчәлекле бизәге булды. Өлгергән алтын ташкабак — кишер борынлы чәйнеккә, кабак алма тәгәрмәчле каретага әверелгән. Ә карета эченә башкорт гүзәле утырган. Көзге яфраклардан балалар ябалак та ясаган. Яшелчәләрдән әзерләнгән натюрморт кунакларның игътибарын җәлеп итте. Челтәрле чигү белән эшләнгән кечкенә тирмә күз явын алырлык иде.
Ярминкәгә килгән һәркем самавырдан хуш исле чәй белән сыйланды. Кунаклар шундый истә калырлык чара оештырган балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде.


Т. СМОЛЬНИКОВА, педагог-психолог; Г. СӘЙФЕТДИНОВА.
Читайте нас: