Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 сентябрь 2018, 12:47

«Нәрсә ул сиксән ел уку йорты өчен?!»

Башкортостанның 100 еллыгы уңаеннан төрле өлкәләрдә күләмле эшләр башкарыла, фәһемле чаралар үткәрелә. Шул исәптән — мәгариф өлкәсендә дә. Агымдагы елда Октябрьский шәһәренең 1нче мәктәбе 80 еллык күркәм юбилеен билгели. Тәүге укучыларын ерак 1938 елда ук кабул итә чал тарихлы белем учагы...

Башкортостанның 100 еллыгы уңаеннан төрле өлкәләрдә күләмле эшләр башкарыла, фәһемле чаралар үткәрелә. Шул исәптән — мәгариф өлкәсендә дә. Агымдагы елда Октябрьский шәһәренең 1нче мәктәбе 80 еллык күркәм юбилеен билгели. Тәүге укучыларын ерак 1938 елда ук кабул итә чал тарихлы белем учагы...
Шул рәвешле җаваплады очраклы әңгәмәдәшем 1нче мәктәп юбилее хакында сүз чыккач. Чыннан да, барысы да үз кулыбызда ич. Адәм балалары тырышлыгы нәтиҗәсендә чал тарихлы «олпат» бинаның да өр-яңа, заманча төсмер алу ихтималлыгы гаҗәп хәлмени? Һич юк.
Ни генә димә, уңды быел олуг уку йорты. Төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Тик шулай да, данлы-шөһрәтле үткәннәрен хәтергә алмый булмыйдыр Мәктәп галиҗәнәпләре. Стена-бүлмәләр бүген дә төрле елларда белем алган шаян-шук укучыларның көр тавышын, шатлыклы көлү авазларын саклый сыман. Сөйли алса, һәммәсен бәянләр иде юбиляр Мәктәп. Нинди генә вакыйгалар шаһиты булмагандыр ул, уйласаң...


«Безнең дә бар иде «яшел» чаклар»
Теле булса, нәкъ шул рәвешле башлар иде сәхифәсен хөрмәтле юбиляр. Ихтыярсыз горурланып-кукыраеп та куядыр ул кайчак. Ә нигә, гомер бакый беренче санын йөртеп кара әле. Күңелле дә, ифрат җаваплы да. Нефтьчеләр шәһәрендә пәйда булган иң тәүге мәктәпләрдән ич ул! Ничек башланды соң әле тарихы? Инде риваятькә әверелеп бара түгелме яшәлгән еллар...
Хатирәләр «йомгагы» 1937 елгача кирегә сүтелә килә. Нәкъ шул чорда Нарыш һәм Төрекмән авыллары калкулыгында беренче нефть вышкалары пәйда булган иде ләбаса. Яңа нефть чыганагына эшче халык агыла башлады. Ата-аналары белән килгән балаларга да кичекмәстән мәктәп тергезү кирәк иде, билгеле. Озын-озакка сузылмады бу эш. Девон һәм Бакча әйләнеше (Садовое кольцо) урамнары почмагындагы агач барактан вакытлыча уку йорты ясадылар да куйдылар. Директор вазифасына Борис Викторович Подковыркинны тәгаенләделәр. 1938 елның 1 сентябрендә колач җәеп каршылады мәктәп үз укучыларын. Аңлашыла ки, баштагы мәлләрдә мәктәп җидееллык кына иде. Сыйныфлар саны да унөч кенә... Зарар юк, иң мөһиме — төпле нигез салынган, барысы да алда ич әле!
Кызганыч, якты хыял-омтылышларга каһәрле сугыш афәте киртә куйды. Борис Викторович та фронтка алынды. Арытаба язмышы билгеле түгел тәүге директорның. Сугыш, сугыш... Кемнәрнең генә «гомер кенәгәсенә» аяныч төзәтмәләр кертмәде ул... Вакытлыча директор итеп тәгаенләнгән Илларион Самсонович Советников та Ватанны саклаучылар сафына басты. Язмышына рәхмәтле шулай да Мәктәп галиҗәнәпләре. Ир асыллары фронтка китүгә, җитәкчелек вазифалары гаҗәеп ханым — Фаина Абрамовна Розенбаумга йөкләтелде. Үтә гыйбрәтле аның язмышы. 1930-1941 елларда Ленинград, Ростов-на-Дону, Гроднодагы төрле уку йортларында эшләгән. Сугыш елларында нефтьчеләр төяге Туймазы районында халык мәгарифен җайга салучылар рәтендә булган. Һәрдаим — алгы сызыкта! «1941-42 уку елын бик яхшы хәтерлим, — дип терки үз истәлекләрендә Фаина Абрамовна. — Хуҗалык мәшәкатьләре белән күңелгә уелып калган. Утын әзерләү, шәһәр яны хуҗалыгында булышу... Әйткәндәй, җидееллык мәктәптә өлкән сыйныфлар барлыкка килде. Аз санда булуга карамастан, үзара бик дус-тату иделәр. Комсомол оешмасы коллективның җәмәгатьчелек эшенә җитәкчелек итте».
Үсмерләрнең ифрат иртә җитдиләнүе, олыгаюы, тормыш йөген үз җилкәләренә алырга омтылуы очраклы, сәер хәл түгел, әлбәттә. Өлкәннәр, ир-егетләр — фронтта. Сугыш күп кенә педагоглар язмышына да турыдан-туры тәэсирен ясамый калмый. Сугыш кырына озатылучылар арасында яшь укытучылар Попков, Миртов, Зимин, Фролов та була. Алга китеп булса да әйтик, Фролов һәм Зимин демобилизациядән соң мәктәпкә әйләнеп кайта. Зимин исә арытаба шәһәр мәгариф бүлегендә, КПСС шәһәр комитетында эшли. Миртов гомерен армия белән бәйли. Гүзәл затларны да аямый сугыш. Мәктәпнең алтынчы чыгарылыш укучылары Елена Кауркина һәм Евгения Розенбаум-Шнейдер яраткан остазлары Ольга Марковна Оводны фронтка озатуга бәйле хатирәләреннән гомер буе арына алмый. Һәрчак укучылары эргәсендә була Ольга. Яралыларга тәүге ярдәм күрсәтергә дә ул өйрәтә, басуда эштә, походларда да янәшә... «Өлкән пионер вожатые Антонина Говоркова (ир-атлар калмау сәбәпле, ул хәрби җитәкче вазифасын да үти) күз алдымда, — дип искә ала ул еллардагы хәлләрне укытучы Серафима Арсентьевна Масленникова. — Яңа фронттан кайткан, әле гимнастеркасын салырга да өлгермәгән. Бик таләпчән булса да, балалар белән тиз арада уртак тел табарга сәләтле. Кыз-малайларга аның белән һәрчак күңелле, кызык була торган иде... Сугыш вакытында шундый гадәт кертелде: һәр сыйныфта тәүге дәрес гимннан башлана. Балалар үзара тату-дус, бердәм. Тулы бер гаиләдәй яшәдек. Концерт-тамашалар белән якын-тирә авылларга, хәтта Туймазы госпиталенә дә чыга идек. Евгений Иванович Фролов җитәкчелегендә кыллы оркестрыбызга кадәр бар иде».
Елена һәм Евгения да педагог ханым фикерен җөпли. Ахирәтләр ачлык-ялангачлыкны, уртак кайгы-хәсрәтне бүтәннәр белән бергә татый. Туймазыда качкыннар килгән эшелоннарны каршылауны да хәтерли алар. Тик Балачак барыбер үзенекен итә. Пионер чаклар, Тимур командасы... Гайдар героена охшатырга ниятләп, Евгения җитәкчелегендә үсмерләр штаб төзи. Сугышка киткәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә алар. Утын кисәләр, кер юалар, нәниләрне багалар. Җәен инде бөтен көч басудагы эшләргә сарыф ителә. Авыр көнкүреш яшь тимурчыларны өркетми, сындырмый, киресенчә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, кеше хәлен тирәнтен аңларга өйрәтә. Укуда да сынатмый балалар. Тырышып-тырмашып белем үрләрен яулый, физик яктан чыныгырга омтыла. Китап, дәфтәрләр булмавы да борчуга салмый. Иске гәзит, теләсә нинди кәгазь кисәге дә ярап тора ич! Язар буяуны исә чөгендер сутыннан «әтмәлләп» була... Олысын-кечесен Өмет яшәтә. Җиңү таңы атуга, барысы да акрынлап җайга салыначак, үз эзенә төшәчәк. Авырлыклар — вакытлыча.

Яңа бина — яңа тормыш
... Хатирәләрдән арынып, Мәктәп галиҗәнәпләре ирексездән көрсенеп куя. Тәки түзде, чыдады бит халык, искитмәле! Кыенлыкларга бирешми, алга таба атлавын белде. Корыч кебек чыныкты. Үлемсез Островский әсәрендәге сыман. Тикмәгә генә мөкиббән китеп укымагандыр ул әсәрне ничәмә буын кыз-кыркын, малай-шалай...
Вакыт узган саен, нефтьчеләр төбәге үсә-киңәя барды, уку йорты да тора-бара зурайды. Уртача белем бирү мәктәбенә әверелде. Сүз дә юк, шактый кысан иде иске бина. Гаҗәп хәл. Авыр сугыш еллары булуга карамастан, яңа мәктәп төзүгә кереште ныкышмалы-үҗәт, дәртле-дәрманлы, көчле рухлы халык! Өлкәннәр белән беррәттән югары сыйныф укучылары да катнашты, кечерәкләр тирә-юньне җыештыру белән мәшгуль булды... Янә шул вакыйгалар шаһиты Елена Кауркинаның «Истәлек дәфтәренә» мөрәҗәгать итик. «1946 ел. Сугыш тәмам. Яңа мәктәп сафка кертелү тантанасын түземсезләнеп көтәбез. Үзебез дә кулдан килгәнчә ярдәмләшәбез. Һәм, ниһаять, ике катлы бина әзер! Шатлыкның иге-чиге юк. Иркен, якты бүлмәләрдә сабак алуы нинди күңелле, рәхәт! Моның белән генә хушланып калмадык, билгеле. Ишегалдын яшелләндерергә керештек. Тирәкләр, җиләк-җимеш куаклары утырттык. Бик кадерләп тәрбияләдек үзләрен... Мәктәп чын мәгънәсендә мәдәният учагына әйләнде. Спектакльләр, кичәләр, концертлар оештыру матур гадәткә әверелде. Бихисап халык җыела иде ул күркәм чараларга. Шигърияткә дә нәкъ шул уку мәлендә гашыйк булдым мин. Сыйныф җитәкчебез Галина Леонидовна Бильдзюкович тел сафлыгын саклауга байтак көч куйды. Марта Кузьминична Гребенщикова белән әдәби чаралар оештыра идек. Әйткәндәй, Марта Кузьминична шәһәр педагоглары арасында тәүгеләрдән Ленин ордены белән бүләкләнде. Спектакльләргә әзерлек вакытында рәссам Платон Никитич Афанасьевның хыял очышына, сәләтенә хәйран кала идек. Шулай, «Морозко» әкиятендә Карга ролен уйнадым. Һушны алырдай костюмны рәссамыбыз эшләгән иде. Шуның аркасында хәтта премиягә — күлмәклеккә дә лаек булдым!»
Якты-чагу тәэссоратларга бай уку еллары эзсез югалмый, билгеле. Педагоглары үрнәгендә Елена Васильевна шәхсән үзе дә укытучы һөнәрен сайлый, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Бу уңайдан күпләргә өлге булган, 1941-1964 еллар дәверендә мәктәптә директор вазифаларын башкарган Фаина Абрамовна хакында янә исләми мөмкин түгел. Байтак укучы, укытучыларга тормышта туры юл күрсәткән ханым ул...
«Укучылар — безнең дәвамчыларыбыз. Аларны иҗади эзләнүләргә этәрүгә, лаеклы ил гражданнары итеп тәрбияләүгә бар йөрәк җылыбызны бирергә тиешбез». Фаина Розенбаум сүзләре. Бүгенге педагоглар өчен дә девиз, якты маяк булырлык... БАССРның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы исемнәренә, күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек булган, «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән җитәкче — шәһәребез горурлыгы. Замандашлары күңелендә ул яхшы, намуслы, тугры иптәш, ярдәмчел хезмәттәш, мөлаем ханым сыйфатында уелып калган. Ә инде күпсанлы шәкертләре яраткан педагогларына чын-чынлап мәдхия җырларга әзер. «Директорыбызны оныту мөмкин түгел. Таләпчән, шул ук вакытта кеше хәленә керүчән, әдәпле-ипле, игътибарлы» (Н. Кринова). «Еллар узды. Әмма аның шәхесе һәрчак күз алдымда. Ягымлы елмаюы, ачыклыгы, шәфкатьлелеге, югары мәдәниятлеге — һәммәсе дә хас иде Фаина Абрамовнага» (Н. Рәхмәтуллина).
Гомумән, төрле елларда шөһрәтле уку йортына җитәкчелек иткәннәрнең һәркайсы мәктәп тарихында үзенчәлекле, якты эз калдыра. Рәхмәтле замандашлары, якташлары хәтерендә алтын хәрефләр белән теркәлгән ул исем-шәрифләр. Янә кабатлап китик. Борис Викторович Подковыркин, Илларион Самсонович Советников, Хөснетдинов (исеме ачыкланмаган, бәлки белүчеләр табылыр), Фаина Абрамовна Розенбаум, Юрий Викторович Васильев, Иван Васильевич Ражнатовский, Иван Яковлевич Байдачный, Анастасия Тимофеевна Денисова, Павел Евдокимович Трофимов, Николай Аркадьевич Озеров, Людмила Юрьевна Дронова, Мария Александровна Бажитова, Татьяна Александровна Крук. Бүгенге көндә исә данлы коллективны инде алтынчы елын Ирина Николаевна Кондрашова җитәкли. Мәктәп тарихына яңадан-яңа мавыктыргыч, кабатланмас сәхифәләр өстәлә килә.

«Киләчәктә нинди булырсың, сөйгән Мәктәбем минем?»
... «Хәтер кенәгәсен» барлауны дәвам итик. Мария Бажитова истәлекләренә күз салыйк: «Мин беренче мәктәпкә 1971 елда, шул чактагы директор Павел Трофимов чакыруы буенча, сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы сыйфатында килдем. Эш бик мавыктыргыч иде. Кызыклы кичәләр, очрашулар, КВН, диспутлар, клублар... Хәтта ки хор, бию, театр студияләренә кадәр бар иде. Бию студиясенә, мисалга, 100дән артык кеше йөрде. Педагоглар да читтә калмады... 1980 елда мине шәһәр мәгариф бүлегенә инспектор итеп күчерделәр. Янә дә яраткан мәктәбемә 1986 елда директор вазифасында әйләнеп кайттым. Бер гаиләдәй дустанә мохиттә яшәдек хезмәттәшләрем белән. Төп бурычыбыз буларак үсеп килүче буын вәкилләрен мөстәкыйль тормышка әзерләүне куя идек. Туган йортыма әверелгән мәктәбемдә үткән 24 ел гомеремнең иң бәхетле чоры буларак истә калды».
Татьяна Крук директор булган елларны да сагынып хәтерли педагоглар, укучылар. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Александровна 1нче мәктәпкә 1997 елда сыйныфтан тыш эшләр буенча директор урынбасары итеп тәгаенләнә. Ә инде 1998дә җитәкче вазифасына үрләтелә. Ул директор булган чорда байтак эш башкарыла. Спорт мәйданчыгы, мәктәп фойесы яңартыла. Укучыларның үзидарә оешмасы да нәкъ аның башлангычында дөнья күрә. Бүгенге көндә, әйткәнебезчә, белем учагына Ирина Николаевна Кондрашова җитәкчелек итә. «Тәҗрибәле белгеч, тынгысыз җан», диләр аның хакында хезмәттәшләре. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән, катгый, әмма гадел. Хәер, укытучылар үзләре үк яхшы аңлый: замана мәгариф хезмәткәренә һәрьяклап камилләшү, иҗади үсеш юлыннан тайпылмау бурычын куя. Аз гына «йомшардың», ирешелгәннәр белән тынычланып, киеренкелектән арынып калдыңмы, арттагылар рәтенә «тәгәрәвеңне» көт тә тор... Педагоглар сынатырга уйламый да, 95 процент укытучы югары һәм беренче квалификациягә ия. Эш барышында мәгълүмат-элемтә ысуллары киң кулланыш таба. Сыйныфларның һәммәсе компьютер техникасы белән җиһазландырылган. Остазларыннан тәрбияләнүчеләре дә калышмый. Педагоглары җитәкчелегендә иҗади, иҗтимагый проектлар өстендә эшли, шәһәр фәнни-гамәли конференцияләрендә, республика олимпиадаларында катнашып, алдынгы урыннар били. Елның елында иң яхшы, иң уңган, сәләтле укучылар республика һәм шәһәр стипендияләренә лаек була.
Мәктәптә тормыш «кайный». Спорт, шахмат секцияләре, вокал коллективлары, «Яшь журналист» һәм «Театр» түгәрәкләре... Теләгәнеңне, күңелеңә хуш килгәнне сайлап ал! Төрле бәйрәм чаралары, сафларга тезелеп җырлау смотрларына әзерлек югары дәрәҗәдә үтә. Ветераннарга ярдәм, эзләнү төркеме һәм тимурчылар эше тукталмый. Туган табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә. Тирә-юньне яшелләндерү, агачлар утырту, күз явын алырдай чәчәк түтәлләре хасил итү моның кайбер мисаллары гына. Үткәннәр дә онытылмый. Хәзерге көндә мәктәптә тәүге укучыларның оныклары, оныкчыклары белем ала. Уку йорты турындагы тарихи истәлекләр бер буыннан икенчесенә кадерле ядкарьдәй тапшырыла. Мәктәп музеена ветераннар, шәһәр кунаклары, элеккеге укучылар килә, яшь буын белән аралашудан ямь таба, күңелләре шатлыкка тула...

Газизләрдән-газиз, татлылардан-татлы Ана телем...
Юбиляр мәктәптә ана телләре укытылу мәсьәләсе дә кызыксындырмый булмас якташларны, милләттәшләрне. Бераз ачыклык кертик. Туган тел дәресләре 1-9нчы сыйныфларда алып барыла. Укытучылар Рузилә Вахитова (башкорт теле), Ләйсән Тимербаева (татар теле) бай тәҗрибәле, тирән гыйлемле һөнәр осталары. Дәресләр Уфа, Казанда чыгарылган махсус программалар нигезендә үткәрелә. Мөгаллимәләр балаларда телгә карата кызыксыну уятуга зур тырышлык сала, бу җәһәттән төрле ысул-алымнар куллана. «Тик шулай да туган телгә игътибарлы-ихтирамлы мөнәсәбәт тәү чиратта Гаиләдә тәрбияләнә, — дип басымлый Рузилә Закирҗан кызы. — Ата-ана биргән сабак, үгет-нәсихәт дәресләрдә дәвамын таба. Укытучылар башлыча матур әдәбият, җыр-моң, хикәя, әкият, башка төр халык иҗаты җәүһәрләре аша сабый күңеленә юл эзли. Әдәбият — үзе үк тәрбия ич ул. Тикмәгә генә атамасы да нәкъ тәрбия сүзеннән барлыкка килмәгәндер... Хөрмәтле әти-әниләргә шул хакыйкатьне җиткезергә тырышам да инде. Гаиләдә туган телгә сөю мохитендә үскән бала бөтенләй үзгәчә: тыйнак-ипле дә ул, мәдәниятле, белем даирәсе дә шактый киң. Күпьеллык шәхси күзәтүләремнән чыгып фикер йөртүем. Шуны аңласа иде өлкәннәребез, ана телләрен үзләштерү тормышта һич комачауламый, киресенчә, булыша гына бит!
Туган телне сабыйлар балалар бакчасыннан башлап өйрәнсеннәр иде. Изге шытымнар никадәр иртәрәк калкып чыга, шул хәтле яхшырак. Нарасыйларда кече яшьтән туган иле, теле, халкы белән горурлану хисе уяна. Андый балалар белән мәктәптә эшләве дә күпкә җиңелрәк, рәхәтрәк. Чөнки ныклы нигез бар... Үз чиратыбызда укучылар белән шәһәр күләмендәге чараларда катнашырга омтылабыз. Олимпиадаларда, конкурс-бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулана, бу исә белем кимәлен арттыруга булышлык итә. Педагогларга килгәндә, шәһәр күләмендә ачык дәресләр күрсәтүнең әһәмиятлелеген ассызыклар идем. Үз мисалымнан чыгып әйтүем: мондый чарага әзерлек, хезмәттәшләр алдында катлаулы сынау тоту җиңелдән түгел. Аның каравы, укытучылар тупланган мул тәҗрибәсе белән уртаклаша, фикер алышуларга зур урын бирелә.
Сүз дә юк, сизелерлек уңышларга уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Туган телләрне укыту мәсьәләсенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелүе куанычлы хәл. Боз кузгалды, димәк». Тулысынча килешәбез. Шундый гыйбарәне хәтердән чыгармау да зарур: җитмеш тел белсәң дә, ана телеңә берсе дә җитми һәм туган телеңне берсе дә алыштыра алмый! «Вакытында әти-әни өйрәтмәде бит», дип сылтау эзләмә. Тот та, үзең өйрәнергә кереш. Бөтенләй чит-ят телләрне, таныш булмаган мохит, халык мәдәниятен үзләштергәнне... Ана телен камил белү изге максатыбыз түгелме?

«Олуг бәйрәмең белән, Мәктәбем!»
Бихисап якташлар шул рәвешле мөрәҗәгать итә бу көннәрдә сөйгән уку йортына. Ни генә димә, беренче белем учагын тәмамлаганнарның исәбе-хисабы юк. Кай тарафларга гына таралмаган алар, нинди генә һөнәр ияләре юк араларында. Күркәм юбилей елы дәвамында гәзит битләрендә үз хатирәләре белән уртаклашыр әле күпләре... Бүген исә сүзне хөрмәтле шәһәрдәшебез, Русия Федерациясенең атказанган конструкторы Марат Мәгъсүм улы Шәйхетдиновка бирик.
Марат Мәгъсүм улы 1нче мәктәпнең ундүртенче чыгарылыш укучысы. Иң матур хатирәләре нәкъ шушы уку йорты белән бәйле аның. 1956 елда тәмамлый ул мәктәпне. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльлләнү, мәктәпнең Е. И. Фролов җитәкчелегендәге кыллы оркестрында уйнау да шул 50нче елларга туры килә. Төзүчеләр мәдәният йортындагы тынлы оркестр түгәрәгенә дә (Н. М. Шляхов) йөри үсмер. Ноталар үзләштерә, музыкаль коллектив составында төрле әһәмиятле чараларда катнаша.
Сигезенче сыйныфны 15нче мәктәптә укый Шәйхетдинов. Ә инде тугыз-унны янә яраткан, икенче туган йортына әйләнгән 1нче мәктәптә тәмамлый. Әйткәндәй, хәрби комиссариат биредәге үсмерләрне исәпкә куя, ату урынында күнекмәләр оештыра. Хәрби әзерлек-чыныгу армия хезмәтендә аеруча ярдәм итә. «Кайбер яшьтәшләрем арытаба чын ир-егетләр һөнәрен сайлады, — ди зур горурлык хисе белән Марат ага. -— Мисалга, Исаев белән Пешков хәрби-транспорт училищесын тәмамлады. Патрушев — хәрби авиация хезмәтендә, вертолеттан Чернобыль АЭСын зарарсызландыруда катнашты. Ажищенков, Шестиперов минем белән бергә Спасскта хезмәт итте».
Шунысы кызыклы, Шәйхетдиновлар чыгарылышы турында үз вакытында (1956 ел) шәһәр гәзитендә мәкалә дә басыла. «Ундүртенче» дип атала ул. Шул язмадан өзек китерик.
«... Һәм менә 52 чыгарылыш укучысы өлгергәнлек аттестаты алды. Бу исә мәктәп белән аерылышу, дигән сүз. Фидакарь хезмәт ияләре - педагоглар белән дә хушлашу мәле якынлашты. Укытучылар ун ел дәвамында бүгенге егет-кызларга белем бирде, тормыш даирәсен киңәйтүгә булышлык итте. Мәктәп тарихында чыгарылыш сыйныфындагыларның һәркайсы үзенчә хәтердә калачак. Мисалга, Марат Шәйхетдинов. Радиотехникага мөкиббән, мәктәп радионоктасын булдыруда аның өлеше бик зур... Тамара Ильясова, Неля Ибраһимова, Лена Ивановаларны да онытырлык түгел. Иң актив җәмәгатьчелек әгъзалары алар. Нина Бочкарева ирексездән ихтирам хисе уята. Каты авыруына карамастан, иптәшләреннән калышмады, имтиханнарны уңышлы тапшыруга иреште ул. Вячеслав Гусев гомуми белем бирү мәктәбе белән беррәттән музыка мәктәбен дә тәмамлады. «Хуш, мәктәп! Түземле, ныкышмалы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларыбыз, — дип уртак хисләрне белдерә кичәдә Неля Ибраһимова. — Ирексездән сезне борчыганбыз икән, гафу итегез. Кайда гына булсак та, нинди һөнәр сайласак та, һәрчак сезне җылы рәхмәт сүзләре белән искә алачакбыз!»
Ифрат тату сыйныфташлар мәктәптән соң да еш җыела, бер-берсенең хәл-әхвәлен белешеп тора. Һәркайсы тормышта фәкать үз юлын таба. Марат Мәгъсүм улы архивында бихисап фотосурәтләр саклана. Сагынычлы-онытылмас мизгелләр чагылыш тапкан ул сурәтләрдә. Чыгарылыш чорыннан соң илле ел үткәч төшкән фотодан чал чәчле, олпат абый-апалар елмая. Еллар узса да, шаян бала-үсмер чак чаткылары чагыла йөзләрендә. Адәм баласының тышкы кыяфәте үзгәрә, әмма ләкин эчке халәте һаман элеккечә каладыр, мөгаен. Бигрәк тә сыйныфташларның очрашу кичәләрендә сизелә-тоемлана бу. Бераз кынсынып-тартынып торганның соңында уртак хатирәләргә бирелергә керешә алар. Аннан инде... Янә парта артында урын алган бантиклы кызыйларга, тиктормас малай-шалайга әйләнәләр дә куялар! Вакыт хуҗа түгел ул кабатланмас истәлекләргә...
«Шәхсән мин гомер бакый урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Александровна Репинаны хөрмәтләп искә алам, — дип уртаклаша Марат әфәнде. — Хәтердә, мине укытучы өстәле каршына утырттылар. Сихерләнгәндәй, педагогымның һәр әйткән сүзен, ягымлы тавышын йотлыгып тыңлыйм. Класс журналын актарган нәфис кулларына, аксыл-сары чәчләренә карыйм. Селкенмим дә, тыңлыйм да тыңлыйм... Укытучы апаның өендә дә булганыбыз бар. Тормыш иптәше моряк иде аның, соңга таба гаиләсен дә ерак Сахалинга алып китте... Тагын хәтердә. Алтынчыда безгә физика укыта башладылар. Мин инде бу вакыйгага кадәр МУ-10 клубында киномеханик булып эшләргә, Пионерлар сараенда радио түгәрәге программасын үзләштерергә өлгергән идем. Физика укытучысы Полина Ивановна Лифанова мәктәптә тәүге елын эшли. Безнең сыйныф җитәкчесе дә. Физика кабинетында радиоүзәк һәм «Украина» киноаппараты саклана иде. Полина Ивановна кабинеттагы җиһазлар өчен бик борчыла. Укучылардан зыян килмәгәе... Педагог апаны тынычландырдым. Киноаппаратта эшли белүем хакында әйттем. Башка мәктәптән кинотасма алып килделәр. Дәрестән соң ниндидер кытайча нәфис фильм карадык. «Заманына күрә гадәттән тыш вакыйга булгандыр ул кино укучылар өчен...
«Гомер үтә. Безнең парталар артында бүген инде оныклар утыра», дип елмая конструктор мәктәп тәмамлануга 55 елдан
соң төшкән фотосурәткә багып... Әйе, Яшәеш дәвам итә. Мәктәп исә һаман укучыларын зарыгып көтә. Дәү әни, дәү әти исемен йөртсәләр дә, аның өчен шул элеккеге малай-кызлар ич инде алар. Балачакка алып кайта «кыңгыраулы мәктәп еллары». Күпме вакыт узуда мени эш!
... Ундүртенче чыгарылышның үзенә генә хас традицияләре дә бар. Кызыклы-шаян анкеталар тутыру, мәсәлән. Бүгенге укучыларга әйтер теләге дә бар, әлбәттә, Марат Мәгъсүм улының. «Спорт белән актив шөгыльләнсеннәр. Авыр хезмәттән курыкмасыннар. Күптөрле һөнәр-белгечлеккә ия булырга тырышсыннар. Тормышта бик тә ярап куя бу!»
... Төн. Урамнар тынып калган. Әрле-бирле машиналар чабышы, соңлаган узгынчыларның аяк тавышлары гына колакка чалына. Ара-тирә уйчан Җил тәрәз шакый. «Әй, йокыга талмадыңмы син анда? Хәл-әхвәлләрең ничек?», дип соравыдыр үзенчә. Теле булса, ни рәвешле җаваплар иде Мәктәп галиҗәнәпләре? «Бәхетлемен. Сиксәнне тутырсам да, һаман яшь килеш каламын. Адәм балалары да кызыгырлык, көнләшерлек хәтта. Көмеш кыңгырау чыңы, җитди-ягымлы укытучыларым, тынгы белмәс укучыларым картаерга һич ирек бирми миңа. Сиксән яшь. Нәрсә ул минем ише уку йорты өчен? Барысы да башлана гына әле!» Мөгаен, шулай дияр иде олпат Юбиляр...

С. ГАРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: