Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2018, 13:57

Балачак — уйнап-көлеп үсәр чак!

Шәһәребездә урындагы башлангычларга булышлык итү проекты гамәлгә кергәннән алып, балалар һәм дә шәһәрдәшләр мохитен тагы да уңайлырак итүче күңелле үзгәрешләр булып тора.

Шәһәребездә урындагы башлангычларга булышлык итү проекты гамәлгә кергәннән алып, балалар һәм дә шәһәрдәшләр мохитен тагы да уңайлырак итүче күңелле үзгәрешләр булып тора.
Сүз мәктәпләрне, балалар бакчаларын төзекләндерү, спорт һәм уен мәйданчыкларын заманча таләпләргә ярашлы җиһазландыру турында бара.
«Сәламәтлек» 18нче балалар бакчасында да проект кысаларында, уен мәйданчыклары төзекләндерелә башлады. Биредәге җайланмалар бик таушалган, төс-кыяфәтен югалткан иде. Яңаларны сатып алу өчен матди чараларның җитмәве сәбәпле, Комсомол урамындагы 19нчы йортта яшәүчеләрнең гомум җыелышында Программада катнашырга карар ителде. Бу йортта күпчелектә 18нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре гомер итә. Аларның бердәм хезмәттәшлеге, оештыру эшләре булышлыгында әлеге тәкъдим 99 балл җыеп, ППМИ-2018 проекты җиңүчеләре исемлегенә керде.
Бүгенге көндә балалар бакчасында ремонт эшләре башланды. Биредә иске җайланмалар сүтелеп, яңаларны урнаштыруга нигезлек әзерләнә. Бу эштә әти-әниләр дә зур ярдәм күрсәтә.
Үзгәрешләр нидән гыйбарәт булачак? Балалар мәйданчыкларында «Автобус», «Карета» өлгесендәге күпгамәлле уен модульләре, шулай ук заманча атынгычлар, баскетбол калканнары, эскәмияләр һәм кечкенә йортлар барлыкка киләчәк.
Әлеге вакытта «Сәламәтлек» бакчасында 220 нәни кызлар-малайлар тәрбияләнә. Димәк, тиздән нәни дусларыбыз өр-яңа, тагы да күркәмрәк уен мәйданчыкларында рәхәтләнеп уйный да, сәламәтлекләрен ныгыта да алачак.

Читайте нас: