Яңа уку елына һәр мәктәп балаларны яңарып, матурланып каршы алырга тырыша. Моннан тыш барлык мәгариф оешмалары «Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» дигән бәйгедә дә катнаша. 17нче мәктәп тирәсендә шундый җанлылык, иҗади халәт сизелә. Шуннан үтеп барам. Алъяпкыч киеп, кулына тырма тоткан балаларны күрү бераз сәеррәк булды. Гадәттә мәктәп бакчасын тәртипкә китерү белән укытучылар, хезмәтләндерүче эшчеләр мәшгуль. Законда мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итү тыелган, шуңа да хәзер бала-чага хезмәткә өйрәнми үсә, эш коралларын ничек тотарга да белми. Эчтән куанып куйдым да, аякларым сизмәстән алар янына китте. «Ничек курыкмый эшләтәсез бу балаларны?» — дип сорадым биология укытучысы Галина Вохминадан. «Мәктәпкә укырга кергәндә һәр ата-ана белән килешү төзелә, шуның нигезендә мәктәп янындагы эшләргә җәлеп итәргә хокуклыбыз», — диде. Ярый инде, бераз булса да көрәкне тырмадан аерырга өйрәнерләр. Галина Ивановна җитәкчелегендә балалар чәчәкләр утырта, ә малайлар чабылган печәнне җыя. Чәчәкләр җиргә гадәти генә утыртылмый: ике җигүле ат тора, шуның арбаларына туфрак тутырылган, арба тутырып чәчәк үсәчәк димәк. Кызык бит! Атлары бүнәләрдән кисеп ясалган, ә менә арбалары чып-чын. Аларны мәктәп директоры якын-тирә авыллардан алып кайткан. Гомумән, бар биләмәдә ниндидер үзенчәлекле композицияләр эшләнгән, мәктәпкә керү белән чыбыклардан үрелеп капка ясалган, һәр нәрсәдә хуҗаларча һәм иҗади караш сизелә.
Быелгы җәй тотрыксыз килде шул. Шуның өчен көннәр җылынгач кына утыртуга керешкәннәр. Ә бит халык помидор, кыяр ише яшелчәләрне өченче кабат утыртты инде. Чәчәк үсентеләрен иртә яздан тәрәзә төпләрендә тартмаларда үзләре дә үстерә, ата-аналардан да сорап алалар, химаячылар да ярдәм итә икән. Укытучыларның тәкъдимнәре дә бар, шәһәр күләмендә мәктәп һәм балалар бакчаларын чәчәк үсентеләре белән тәэмин итәрдәй оранжерея булсын иде, диләр. Хезмәт, биология дәресләрендә балаларны шунда алып барырга мөмкин булыр иде. Ә болай бит гел соранып йөрергә туры килә. Үзебез дә үстерер идек мөмкинлекләр булса, тәрәзә төбендә генә кирәкле күләмдә үстереп булмый ич.
Шундый энтузиазмлы укытучылар булганга сөенеп, редакциягә таба киттем. Ә бит уйлап карасаң, шәп фикер — Октябрьскийда зур чәчәкләр оранжереясы, анда нинди генә үсенте, гөлләр юк, өстәвенә ел әйләнәсенә эшли торган. Күз алдыгызга килдеме? Шәп булыр иде ә! Кызганыч, әлегә бу хыялда гына. Юрий Волков әйтүенчә, заманча оранжерея төзү планда булган, әмма нинди акчага аны булдыру, кайсы ресурслар исәбенә тоту — менә бу сораулар әлегә хәл ителмәгән.