Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июнь 2018, 13:54

«Ләйсән»дә сабантуй

4нче «Ләйсән» балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Июнь башында Сабантуй бәйрәме уздыру да күптән инде матур гадәткә әверелде.

4нче «Ләйсән» балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Июнь башында Сабантуй бәйрәме уздыру да күптән инде матур гадәткә әверелде.
Быел да бәйрәм чарасы бик кызыклы үтте. Флагчыклар, киертмәләр белән бизәлгән мәйданчыкка олылар, балалар җыелды. Бәйрәмдә иң кечкенәләрдән башлап, олырак яшьтәге кызлар, малайларның барысы да катнашты. Алар туган як турында җырлар башкарды, биеде, шигырь укыды. Капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, көянтәләп, авызга йомыркалы калак капкан килеш чабуларда, бау тартуда җитезлеген күрсәтте. Бүләкләр алганда балаларның ничек шатланганын күрсәгез! Ярышлар ахырында исә бөтенесен дә сюрприз көтә иде. Бәйрәмдә катнашучылар өчен татлы ризыклар белән тулы чәй табыны әзерләнде.


А. ТИМЕРГАЛИНА, музыка җитәкчесе.
Читайте нас: