Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июнь 2018, 13:17

Юл кагыйдәләренең каникуллары юк!

Каникуллар чорында юл хәвефсезлеге турында онытырга ярамый. Чөнки нәкъ шушы вакытта балалар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.

Каникуллар чорында юл хәвефсезлеге турында онытырга ярамый. Чөнки нәкъ шушы вакытта балалар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.
Шушы көннәрдә «Игътибар, балалар!» чарасы кысаларында ЮХХДИ хезмәткәрләре ДДиЮТ белгечләре белән берлектә 12нче мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен оештырды. Балалар анда бик актив катнашты, юлда иминлек саклауга кагылышлы белемнәрен күрсәтте, яңа тәкъдимнәр дә ишетелде.
Нәтиҗәләр буенча, җиңүче исеменә «Одуванчики» командасы лаек табылды, уенда катнашучыларның һәммәсенә дә яшь җәяүле таныклыгы тапшырылды. Иң мөһиме — балалар чара барышында бик күп уңай тәэссоратлар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагы да бер тапкыр искә төшерү, белемнәрен арттыру мөмкинлеге алды.

Читайте нас: