Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июнь 2018, 13:10

Бердәм хезмәттәшлек уңышка илтә

Шәһәребездә балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә, яшьләрнең армиягә әзерлеге сыйфатына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлеш буенча урындагы ДОССААФ бүлекчәләре эшчәнлеге аеруча урын алып тора.

Шәһәребездә балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә, яшьләрнең армиягә әзерлеге сыйфатына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлеш буенча урындагы ДОССААФ бүлекчәләре эшчәнлеге аеруча урын алып тора.
Агымдагы елның апрель аенда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Русия ДОСААФы рәисе, генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашуы барышында Республика Хөкүмәте һәм Русия ДОСААФы арасындагы хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Документка ярашлы, хезмәттәшлек яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларны армия хезмәтенә әзерләү, сәламәтлекләрен, физик һәм рухи-психологик торышын яхшырту, хәрби белгечлекләр буенча әзерлек сыйфатын үстерү өлкәсенә кагыла. Бу максаттан төбәктә армиягә чакырылучыларны һава-десант гаскәрләренә хезмәткә әзерләү өчен укыту-матди базасы, «Хезмәткә һәм яклауга әзер (ГТО)» бөтенрусия физкультура-спорт комплексының тестлау үзәге, техник спорт төрләре үзәге һәм полигоны, ату спортын үстерү өчен база оештыру күзаллана.
«Русия ДОСААФы белән хезмәттәшлек республика өчен зур әһәмияткә ия, — дигән иде ул вакытта Рөстәм Зәки улы. — Әлеге оешма яшьләрдә Ватанга сөю, тугрылык тәрбияләү, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү эшен югары дәрәҗәдә башкара. Мисалга, узган елда ДОСААФ булышлыгында Русия армиясенә 1000 водитель әзерләнде. Һәм яшьләребез сынатмады: алар бүген хәрби бурычларын лаеклы үти. Хезмәттәшлек ярдәмендә төбәктә ДОСААФ эшчәнлеге тагы да зуррак үсеш алачак дип ышанам».
Генерал-полковник Александр Колмаков үз нәүбәтендә хезмәттәшлекне үстерүгә нигезлек барлыгын ассызыклады. Аның сүзләренчә, нәкъ Башкортстанда бу юнәлештә иң яңа алымнар һәм тәкъдимнәр даими кертелә.
Ә инде 6 июньдә Русия ДОСААФы рәисе эш сәфәре белән Октябрьскийга килде.
Хөрмәтле кунак шәһәр хакимияте башлыгы урынбасарлары М. Черкашнев, Б. Алчинов; хәрби комиссар Р. Таҗетдинов; урындагы ДОСААФның «Октябрьский авиация-техник спорт клубы» начальнигы А. Хәмитов; ветераннар советы рәисе полковник М. Галләмов белән берлектә «Солдат уйлары», яугир-интернационалистлар һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасында катнашты, ачык һавадагы «Хәрби дан» музеенда булды.
Сәфәрнең чираттагы тукталышы — «Патриотик тәрбия бирү» үзәге иде. Монда кунаклар урындагы аэроклуб, «Яшә, җир!» һәм хәрби музейлар эшчәнлеге белән танышты.
— Үзәк бинасындагы музейларны оештыручыларга ихлас хөрмәтемне белдерәсем килә, диде Александр Колмаков. — Сез илебез өчен бик кирәкле эш башкарасыз, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарга җиткерәм. Ватан каршындагы хәрби бурычны лаеклы үтәгәнсез, бүгенге көндә дә җәмәгать тормышында активсыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Яшьләргә дә әйтәсе сүзем бар: ветераннарны хөрмәт итегез, аларның батырлыгы хакында онытмагыз. Илебез киләчәге сезнең кулда!
Русия ДОСААФы рәисе «Октябрьский» аэродромы һәм урындагы ДОСААФ автомәктәбендә дә булды. Биредәге эш тәртибе турында аэроклуб начальнигы А. Хәмитов һәм автомәктәп җитәкчесе Р. Гыйбадуллин бәян итте.
Гомум алганда, делегация тарафыннан Октябрьский учреждениеләренең балаларга патриотик тәрбия бирүдәге эшчәнлеге югары бәяләнде. Очрашу барышында хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итү, яңа проектларны тормышка ашыру юнәлешләре билгеләнде.


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: