Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июнь 2018, 18:55

Уку елы сабантуй белән тәмамланды

Октябрьскийда мәктәп укучылары өчен уку елы сабантуй белән тәмамлана. Аны гадәттәгечә һәр елны 11нче мәктәп нигезендә үткәрәләр.

Октябрьскийда мәктәп укучылары өчен уку елы сабантуй белән тәмамлана. Аны гадәттәгечә һәр елны 11нче мәктәп нигезендә үткәрәләр.
Нәкъ өлкәннәрнең сабан туендагыча — көрәш тә, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башка уеннар оештырыла, бары тик ат чабышы гына юк. Һәр мәктәптән алдан бирелгән гариза буенча 5 бала катнаша. Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр алырга химаячылар — «Электр челтәрләре» предприятиесе директоры Ринат Гайсин, эшкуарлар — Шамил Шәкүров белән Ринат Еникәев ярдәм итте. Һава торышы сыйсыз булуга карамастан, балаларның шат-елмаюларыннан көн дә җылынгандай булды. Сабантуй булгач, көрәш батырларын да атарга кирәк. Яшь төркемнәре буенча билгеләнде алар. Кечкенәләрдән көрәш буенча 1нче урында 11нче мәктәп укучысы Илнур Хафизов, урта яшьтәгеләрдә — 18нче мәктәптән Илмир Мәрдәмшин, өлкән сыйныфлардан 22нче мәктәптән Евгений Зыязов абсолют чемпион булды. Гер күтәрүдә дә 11нче мәктәп укучылары көчлерәк булып чыкты. 1нче һәм 3нче урыннарга шушы мәктәп укучылары А. Кашапов белән К. Миңнегәрәев лаек булды.

Читайте нас: