Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июнь 2018, 18:57

«Кояш үзе бага безнең сурәтләрдән»

Чыннан да, тәүге җәй көненең салкын-яңгырлы булуына, хәтта ки кар бөртекләре белән «куандыруына» карамастан, бәйрәм чаралары кояшлы-җылы мохиттә узды.

Чыннан да, тәүге җәй көненең салкын-яңгырлы булуына, хәтта ки кар бөртекләре белән «куандыруына» карамастан, бәйрәм чаралары кояшлы-җылы мохиттә узды.
Сабыйлар, ата-аналарның якты елмаюлары, шат көлү авазлары, күңелле ыгы-зыгы да сәбәпче булгандыр моңа.
... Балалар сәнгать мәктәбенә юнәләбез. Гадәттәгечә, асфальтта рәсем төшерә алмады кыз-малайлар. Аның каравы, чын рәссамнарча, мольберт артында урын алдылар. Фломастер, маркер, каләмнәр ярдәмендә үзенчәлекле эшләр пәйда була барды. Сурәтләрдән багучы көләч йөзле нәниләр, хуш ис бөркүче чәчәкләр, мамыктай йомшак ак болытлар... Тылсымлы буяулар тәэсирендә олысы-кечесе үзен ямьле җәй мәленә килеп эләккәндәй хис итте.
Өлкәннәрдән аермалы буларак, балаларга бер сыйфат хас. Яшәешне ничек бар, шулай кабул итү. Җил котырды, ишеп яңгыр койды ни, аяз күктә ялтырап кояш чыкты, салават күпере балкыды ни, кошчык томшыгы белән тәрәз шакыды ни, самими сабый күңеле һәммәсен бердәй гаҗәпсенеп күзәтә. Балачак дөньясы үзенә генә аңлаешлы кануннар буенча яши бирә... «Әйткәндәй, бүген безгә кунакка якын-тирә йортларда яшәүчеләр килде, — ди сәнгать мәктәбе директоры Светлана Ямалиева. — Рәсем ясаучы нарасыйлар әлегә бездә шөгыльләнми, әмма монда укырга теләкләре зур. Күп вакыт та узмас, ныклап торып сурәт серләренә төшенергә керешерләр». Бүген исә укытучы апалар бәләкәчләрне матур бүләкләр белән куандырды. Кош тоткандай и сөенде тантана сәбәпчеләребез!
Чираттагы тукталышыбыз — балалар поликлиникасы. Зәвык белән бизәлгән иркен холлда — нәни пациентлар, аларның әти-әниләре, туган тиешлеләре. Кунаклар янына әкият геройлары да килгән. «Үзәк шәһәрчек» артистлары куйган тамашаны яратып карады бәйрәмдәгеләр. Арытаба «Дуамал лаборатория» аниматорлары оештырган уеннарга да дәррәү кушылды тамашачылар. Шамакайлар, әкәмәт киек-җанварлар, «көчекләр патруле» чакыруына, түгәрәккә әйдәвенә һичкем битараф калмады. Бәйгеләр, дәртле биюләр җитезләрне ачыклау ихтималлыгын бирде. Җанлы уеннардан бераз арып-талчыгып киткәннәр сурәт төшерде. «Киләчәктә минем яраткан поликлиникам» темасына да иҗат эшләре тәкъдим ителгән иде. Замана балалары ни рәвешле күзаллый дәвалау йортын, дисезме? Оча торган тәлинкәне хәтерләткәне, салават күпередәй чагу төсләргә буялганы, күпкатлысы да бар. Иң мөһиме — «ашыгыч ярдәм» машинасы һәрдаим әзер тора. Хаста-авыруга ныклы киртә куелган, дигән сүз. Чынбарлыктан аерылмый кыз-малайлар, барысын хыялга кайтарып кына калмый... Янә дә бәләкидән үтә таныш булган җиде таҗлы тылсымлы чәчәкне ислисезме, дуслар? Күпчелек сурәтләрдә тасвирланган, җентекләп буялган иде ул. Ни генә димә, беркадәр могҗизага ышану хисе һәркайсыбызның күңел почмагында яшеренгән булса кирәк. Олысы-кечесе кызыксынып күздән кичермәс иде теләкләрне гамәлгә ашыручы чәчәкне...
Чәчтараш Ольга Кузнецова толымнар үрү ысуллары белән таныштырды. Кристина Истомина гаҗәеп, күз явын алырдай чәчәкләр ясау серләрен ачты. Нәниләр түзмәде, гел тере сыман нәфис гөлләрне истәлеккә сорап алды. Кем белә, бәлкем теге тылсымлы чәчәк кебек хыялларны тормышка ашыру сәләтенә иядер алар?.. Гомумән, бүләкләр бихисап булды бу көнне. Өлкәннәр тырышлыгы нәтиҗәсе.
Нәкъ шул хакта поликлиниканың клиник психологы Елена Мартынова белән сөйләшәбез дә инде. Елена Анатольевна — бүгенге чараның төп оештыручысы. «Гаиләсенә хәтле җәлеп итте бәйрәм уздыру мәшәкатьләренә», — ди поликлиника хезмәткәрләре дә... «Быел чын мәгънәсендә әкияттәгедәй тамаша оештыруга ирешелде, — ди Елена ханым. — Чөнки дә байтак шәһәрдәшләр ярдәм кулы сузарга омтылды. Кәмилә Шәмсетдинова, мәсәлән. Ул җәмәгатьчелек белән элемтәгә чыкты. «Үзәк шәһәрчек», «Дуамал лаборатория» коллективларына, гомумән Яшьләр сарае иҗатчыларына рәхмәтлемен. Тамаша күрсәтеп кенә калмадылар, балаларга күчтәнәч тә алып килделәр. «Альтернатива» җәмгыяте бүләкләр белән мулдан тәэмин итте. Шәхси эшкуар Әлфия Халфина, Бельскийлар гаиләсе аллы-гөлле шарларга тиендерде. Ольга Кузнецова, Кристина Истоминалар телгә алынды инде... Әлбәттә, рәхмәтнең зуры — бөтен поликлиника хезмәткәрләренә. Беренче нәүбәттә — җитәкчебез Чулпан Бакиевага. Профсоюз оешмасы вәкиле З. Кәримова, өлкән шәфкать туташлары А. Рамазанова, Т. Весловская, О. Казаковалар оештыру эшләрендә актив булды. Янә дә табиб педиатр А. Авзалова, шәфкать туташлары Н. Картазаева, В. Зиләева, акушерка Р. Иксанова, физкабинет хезмәткәре Г. Дремина... Тулы коллектив белән дәррәү эш итмәсәк, мондый күркәм чара булмас та иде ич. Форсаттан файдаланып, хөрмәтле ата-аналарга, сөекле сабыйларга ихлас рәхмәт сүзләрен юллыйм.
Бик теләп уеннарда катнаштылар, кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Әйткәндәй, бер кызчык медикларга үзенчәлекле бүләк тә ясады әле. «Айболит» әсәрен яттан сөйләп ишеттерде. Менә ичмасам хәтер! Ифрат дулкынландыргыч мизгелләр...»
Бәйрәмдә иркенләп күңел ачкан әти-әниләр, кыз-малайлар да үтә канәгать. Кичерешләр озак вакытка җитәрлек. Тамашада «көчекләр патруле» маршалы сыйфатында чыгыш ясаган Әлфия Шәймурдова белән әңгәмәләшәбез. «Тату маэмайлар коллективы әгъзалары булдык бит әй, — ди ханым. — Өлкәннәр, балалар бергәләп биедек, уйнадык, көлдек. Мондый төр чарада «артист» сыйфатында тәү катнашуым. Ярыйсы килеп чыкты бугай... Соңгысы булмас, дип уйлыйм». Әлфия ханымның кызы, балалар бакчасының хәзерлек төркеменә йөрүче Рената да тәэссоратлары белән бүлешә: «Мин бәйрәмдә шигырьләр сөйләдем. Биедем. Бик ошады». «Кайткач, әтиебезгә сөйләрбез инде, — ди әнисе. — Гаҗәпләнер, мөгаен. «Чын артистлар» сыман беренче тапкыр чыгыш ясавыбыз бит». Менә шулай, дуслар. Тәүге коймак һәрвакытта да төерле булмый, димәк. Уңыш кыю-батырларга, максатлыларга елмаючан.
... Бәйрәм сәяхәте, ниһаять, ахырына якынлаша. Урамда исә адым саен күтәренке кәефле, ачык йөзле әти-әниләр, балалар очрый. «Әнием, мин матур җырладыммы? Ә шигырьне әйбәт сөйләдемме? Әйт инде», дип ялына зәңгәр курткалы бер бәләкәч. Ана кеше сабыен кочаклап ук ала. «Шәп чыкты барысы да, кызым, борчылма. Үзең күрдең бит, ничегрәк кул чаптылар. Әллә күпме бүләкләр бирделәр...» Кызчык, ризалык белдереп, баш кага. «Мин дә шаһит, бәйрәм шаккатарлык булды», дигәндәй, болытлар арасыннан кояш та шәйләнә. Адәм балаларының шатлыгын уртаклашуыдыр, мөгаен...

С. ГАРИФУЛЛИНА, Л. ГАБИТОВА фотосы.


Читайте нас: