Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 Май 2018, 13:10

«Менә без дә үсеп җиттек...»

Яз — могҗизалы, искиткеч ямьле ел фасылы.

Яз — могҗизалы, искиткеч ямьле ел фасылы.
Ул яшьлек-гүзәллекнең чагылышы сыман. Чөнки нәкъ Яз айларында җиребез яшеллеккә күмелә, тирә-юнь хуш исле чәчәкләр исенә чорнала, дөнья яшәрә, яңара. Ямьле май аенда чыгарылыш сыйныфлар өчен иң киеренке дә, иң сөенечле дә мизгел — мәктәп белән саубуллашу чоры җитә...
Агымдагы елда шәһәребезнең урта гомум белем бирү учреждениеләрен 1058 тугызынчы һәм 403 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Шушы уңайдан 25 майда Үзәк мәйданда «Язгы бал» оештырылды. Бу көнне барлык мәктәп-гимназияләрдә тантаналы линейкалар, бәйрәм чаралары үтте. Укучылар шул рәвешле күңелле балачак еллары белән саубуллашты. Аларны алда җитди сынау-имтиханнар, югары яки махсус һөнәри белем бирү йортлары көтә.
Октябрьскийда «Язгы бал»ны инде алтынчы ел рәттән «Уфанет» компаниясе шәһәр хакимияте белән берлектә оештыра. Бәйрәм ел саен күркәмрәк төстә үтә. Быел да мәйданда күпчелек сандагы чаралар урын алды. Биючеләр осталык дәресләре үткәрде, җырчылар матур концерт номерлары башкарды.
Тантаналы өлешне хакимият башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде. Ул егетләр-кызларга үгет-нәсыйхәт һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Арытаба сүз «Язгы бал»ның төп геройларына бирелде. Зур тормыш юлына аяк басучы яшьләребез әти-әниләренә, укытучыларга һәм барлык шәһәрдәшләргә иң матур биюләрне бүләк итте.
Мәктәп белән саубуллашучы егетләр-кызлар белән әңгәмәләшеп алдык.


Эрик, 3нче гимназия:
— 2018 ел минем өчен иң җаваплы чор булды. Мәктәп еллары артта калды, алда — укуны дәвам итү, файдалы белгечлеккә ия булу теләге. Санкт-Петербургтагы югары уку йортын сайларга ниятлим. Бәйрәм уңаеннан классташларга бәхетле киләчәк, уңышлар телисе килә. 11 ел эчендә без зур һәм тату гаиләгә әверелдек. Бергә укыган дусларым миңа бик кадерле, киләчәктә дә аралашып торырбыз дип уйлыйм.

Даша һәм Юля, 22нче мәктәп:
— Күңелдә тылсымлы бәйрәм хисләре! Егетләр-кызларның һәммәсе дә шундый чибәр, йөзләрендә шатлык нуры балкый. Быел без 9нчы сыйныфны тәмамладык.
Уку еллары дәверендә барыбыз да дуслашып-туганлашып беттек. Уртак уйларыбыз, серләребез бар. Сыйныфташларга уңышлы имтиханнар, зур тормышта үз юлларын табуларын телибез!

Карина, 3нче гимназия:
— 11 ел бер мизгелдәй узып та киткән... Күңелдә шатлыклы да, бераз моңсу да хисләр. Бер яктан, яңа тормыш баскычына басабыз, икенче яктан — әти-әниләр, туган йорт, дуслар белән аерылышу... Безне үз балаларыдай якын күреп, төпле белем биргән укытучыларга; һәрвакыт ярдәмгә ашыккан, яхшы тәрбия, чиксез мәхәббәтен биргән әти-әниләргә; иң якын дусларга әверелгән сыйныфташларга рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге халәтемә сәбәпче, уңышларга юл ачучы коммунар хәрәкәтенә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Алдагы планнарга килгәндә, медицина университетына укырга кереп, файдалы белгечлеккә ия булырга, кешеләрне дәваларга телим.

Маша, 18нче мәктәп:
— Иң тәү чиратта кадерле әти-әниләребезгә, укытучыларга хөрмәтемне белдерәсе килә. Тәрбияләп үстерүегез, яхшы белем бирүегез өчен рәхмәт сезгә. Йөзегезгә һичкайчан кызыллык китермәскә тырышырбыз. Мәктәптә укыганда ук дизайнер булырга хыялландым, рәсем төшерергә бик яратам. Киләчәктә дә шушы юнәлеш буенча белем алырга уйлыйм.

Тәнзилә Исламова:
— Кызым Инна 11нче классны тәмамлады. Шушы унбер ел эчендә гаиләбез белән берлектә зур тәҗрибә тупладык, авырлыкларны бергәләп җиңдек, шатлыкларны бүлештек. Киләчәктә дә шулай булачак. Инна Санкт-Петербургтагы уку йортының химия-технология бүлегендә белем алырга ниятли. Ул косметология өлкәсен үз итә, мәктәптә дә химия фәненә өстенлек бирде. Кызыма һәм барлык чыгарылыш класс укучыларына да уңышлар телим!

Без дә шәһәрдәшләрнең изге теләкләренә кушылып, егетләр-кызларга бәхетле киләчәк, белем үрләрен яулада зиһенлелек, ныкышмалылык, тел ачкычлары телибез. Олы тормыш юлында укытучыларның, якыннарыгызның файдалы киңәшләре ярдәм итсен, куйган максатларга таба кыю атлагыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Соңгы кыңгырауның чыңнары, онытылмас балачак елларының кайтавазы булып, мәңге истә калсын!

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: