Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 Май 2018, 16:26

Каникуллар имин үтсен!

Бик тиздән мәктәп укучылары өчен иң ямьле чор — җәйге каникуллар башлана.

Бик тиздән мәктәп укучылары өчен иң ямьле чор — җәйге каникуллар башлана.
Алда өч айлык күңелле, рәхәт вакыт, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең, балаларның яллары өчен җаваплы затларның соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга малайлар-кызларның иң озын ялларын файдалы, исән-имин һәм матур итеп үткәрүе мөһим. Шәһәребез һәм республикада әлеге өлкәгә ел саен зур игътибар бирелә.
Авылдагы әби-бабай янына кайтып китәргә өлгермәгән, яки кайтыр урыны булмаган малай-кызлар җәйге лагерьларга озатыла. Лагерь романтикасын анда булганнар гына белә һәм аңлый ала. Менә шушы яллар матур һәм онытылмаслык булсын өчен шәһәрнең янгын сүндерү, авария-коткару ише махсус хезмәтләр бүлекләре кулларыннан килгәннең барысын да башкара.
Бүгенге көндә төбәктә лагерьларның җәйге ялларга әзерлеге күзәтүгә алынды. Иң тәү чиратта балаларны тукландыруга тәгаенләнгән азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы; медицина тәэминаты; йогышлы һәм башка төр авыруларны кисәтү чаралары, дезинсекция үткәрелүе тикшерелә. Башкортстан буенча Роспотребнадзорда эчәр суның микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләре анализлана.
Тикшерү барышында санитария таләпләрен бозуның 460 очрагы теркәлгән, административ хокук бозулар турындагы 300 беркетмә төзелгән. Шул ук вакытта, балаларның җәйге ялын һәм савыктыру чараларын оештыручы оешмаларның 84 проценты санитария-эпидемиология нормаларына ярашлы дип табылган.
Әлеге вакытта шәһәр читендәге лагерьлар биләмәсе талпанга каршы махсус чаралар белән эшкәртелә. Тикшерүләр дәвам итә.

Читайте нас: