Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 Май 2018, 13:06

Сәләтлеләр — бүләкле!

Шәһәребездә ел саен белем бирү учреждениеләрендә укулар тәмамланганда сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы оештырыла.

Шәһәребездә ел саен белем бирү учреждениеләрендә укулар тәмамланганда сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы оештырыла.
Анда уку, спорт һәм иҗатта, җәмәгать тормышында уңышка ирешкән, шәһәр, республика, ил күләмендә лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар катнаша.
Кайсы гына педагог үз укучылары арасыннан күренекле шәхесләр, яхшы белгечләр, талантлы иҗатчылар һәм башка сәләт ияләре үсеп чыгуын теләмәс икән? Әмма моңа ирешү өчен иң тәү чиратта укытучының үзенең дә талантлы, сайлаган һөнәренә чын мәгънәсендә гашыйк, җиңел булмаган хезмәткә әзер булуы мөһим. Белем кыяларының иң югары биеклекләренә күтәрелү зур түземлек, күп вакыт һәм көч таләп итә.
Балада сәләтне күрә белү, аны үстерү уңай нәтиҗәләр бирә. Төрле бәйгеләрдә көч сынаучы укучыларда җиңүгә омтылыш, үз гамәлләренә җаваплылык тойгысы кебек сыйфатлар барлыкка килә. Алар белемне дөрес юнәлештә кулланырга өйрәнә, тәҗрибә туплый. Бер сүз белән әйткәндә, балалар шул рәвешле олы тормышка әзерләнә.
Шунысын билгелисе килә, соңгы елларда шәһәребездә укучыларның әзерлек дәрәҗәсе үсеш ала. Бу бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, бәйге-олимпиадаларда җиңүчеләр саны күбәюендә чагылыш таба.
Хәзер сүзне сәләтлеләр слетының төп геройларына бирик. 2нче гимназиянең 4а сыйныф укучысы Айнур Латыйпов (астагы фотода) гәзитебез сәхифәләрендә танылган «егет». Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган шигъри бәйгедә дисеңме, яшь иҗатчылар конкурсында дисеңме, аның исеме әледән-әле телгә алына. Алай гына да түгел, укытучыларын, якыннарын куандырып, һәрвакытта да диярлек бүләкле урыннар яулый. Сәләтле балалар слетына инде ул әйләнә-тирәдәге мохит һәм туган телләр буенча республика олимпиадасының муниципаль өлешендә катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен чакыру алган. Айнурга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын дип телибез.
22нче мәктәп укучысы Рамазан Мусин — «Сәләтле һәм талантлы укучыларга булышлык итү» шәһәр хакимияте премиясенә игълан ителгән конкурсның җиңүчесе. Аның остазы — 22нче мәктәп укытучысы Ксения Астафьева сүзләренчә, Рамазан агымдагы елда «JuniorSkills» IV милли чемпионатының республика этабында «График дизайн» төркемендә 1нче урын яулаган. Арытаба Мәскәүдә узган финал ярышларында 3нче урынга ирешкән. «Сәләтле балалар слетында катнашуыбызга бик шатбыз, оештыру дәрәҗәсе дә ошады, — ди Ксения Анатольевна. — Мондый чараларның әһәмияте зур, алар укучыларга сәләтне үстерүгә, үз өсләрендә эшләүгә этәргеч булып тора. Шуңа күрә шәһәребезнең мәктәп-гимназияләрендә укучы егетләр-кызларны бәйгеләрдә тагы да актив катнашырга чакырам!».
Альбина Газизова 3нче гимназиядә укый. Ул физкультура буенча бөтенрусия олимипиадасының төбәк өлешендә ике ел рәттән бүләкле урын яулаган. Альбина киләчәктә язмышын медицина өлкәсе белән бәйләргә хыяллана, «яхшы табиб булып, кешеләрне дәвалыйсым килә...», — ди сәләтле кыз.
Амин, шулай булсын, изге юллар, зур уңышлар сиңа, Альбина! Гомумән, бар яшьләргә дә шундый ук теләкләрне юллыйсы килә. Сәләтле егет-кызларыбыз киләчәктә дә сынатмас дип ышанабыз. Шәһәрдә аларга иҗади, спорт, мәдәни һәм башка юнәлешләрдә мөмкинлекләрнен үстерү өчен бар шартлар булдырылган һәм эш дәвам ителә.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: