Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 апрель 2018, 17:07

«Тукай телендә сөйләшик!»

10нчы мәктәптә бөек Тукаебызның туган көненә арналган шигырьләр бәйгесе оештырылды. Ярышлар өч яшь төркемендә — 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар арасында барды. Бәйгедә шәһәребез мәктәпләре, шулай ук 2,3 һәм 11нче гимназия укучылары катнашты.

10нчы мәктәптә бөек Тукаебызның туган көненә арналган шигырьләр бәйгесе оештырылды. Ярышлар өч яшь төркемендә — 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар арасында барды. Бәйгедә шәһәребез мәктәпләре, шулай ук 2,3 һәм 11нче гимназия укучылары катнашты.
Туган телләргә кагылышлы вәзгыять шәһәребездә мөһим урын алып тора. Кызганыч, соңгы елларда туган телдә камил дәрәҗәдә сөйләшүчеләр саны кимегәннән-кими. Бүген яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә сөйләмендә чит телдәге һәм урысча сүзләр ишәя. Бу үз чиратында туган телебезне бозуга, күп фикерләрнең мәгънәсе югала баруга китерә. Шигырь укучылар арасындагы бәйгеләр нәкъ шушы мәсьәләләрне күз уңында тотып үткәрелә дә инде. Мондый чараларны оештыручылар балаларда кече яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аларның сөйләм дәрәҗәсен үстерү максатын күзаллый.
Бәйге барышында шуңа игътибар иттем: малайлар-кызларның күпчелеге татарча бик матур, грамматик яктан дөрес сөйләшә, әсәрләрне сәнгатьле итеп башкара. Әлбәттә, арада аерым сүзләрне «йотып» калдыручылар да, хаталар җибәрүчеләр дә бар иде. Алар киләчәктә укытучылары белән берлектә җитешсезлекләр өстендә эшләр, сөйләмнәрен баетырга тырышыр дип өметләнәбез...
Хәзер кайбер бәйгечеләр белән якыннанрак танышыйк. 3нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы Линар Насрыев — иң кечкенәләр арасында беренчелекне яулаган «егет». Ул «Пар ат» шигырен укып ишеттерде. Линарга көч-куәт биреп торырга әнисе — Ләйсән Риф кызы (3нче гимназиянең башкорт теле укытучысы) килгән. Нәни булса да бик кыю малай (сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында сәнгатьле итеп шигырь уку зур тәвәккәллек сорый минемчә, мондый вакытта кайчагында хәтта өлкәннәр дә югалып калучан) татарчаны каян болай өйрәнде икән?
— Әби-бабасы һәм әтисе белән минем «өлеш» инде бу, — дип елмая әнисе Ләйсән ханым. — Без барчабыз да туган телебезне бик яратабыз, шуңа күрә һәрвакыт татарча сөйләшергә, балаларны да шушы мохиттә тәрбияләргә тырышабыз. Гаиләдә гел туган телдә аралашсаң, бала үзеннән-үзе аны отып ала. Арытаба белемне үстерергә, телне тирәнтен өйрәнергә укытучылар булыша. Бу уңайдан укытучыбыз Светлана Хафизовага бик рәхмәтлебез. Ул Линарны дөрес интонация алу, сәнгатьле итеп шигырь уку серләренә төшендерде.
Әйткәндәй, агымдагы елда Линар Муса Җәлил әсәрләре буенча оештырылган бәйгедә, шулай ук балалар һәм үсмерләр иҗаты сараендагы шигърият конкурсында көч сынаган. Ике очракта да ул икенче урынга ирешкән.
Линарның 8нче сыйныфта укучы абыйсы Илнар да шигъри әсәрләрне сәнгатьле укый, бәйгеләрдә катнаша икән. Кечкенә сеңлесе Азалия балалар бакчасына йөри, татарча сөйләшергә ярата. Насрыевлар гаиләсе Октябрьскийда инде 10 ел гомер итә, алар бирегә Ярмәкәй районыннан күченеп килгән.
... «Теләнче» шигырен башкаручы Илназ Вилданов (2нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы) тәүге минутлардан ук ихласлыгы, аһәңле тавышы белән тамашачы күңелен арбап алды. Ул әлеге әсәргә бар хис-кичерешләрен салган сыман. Илназ бичара теләнче образын шулкадәр төгәл, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп тасвирлый, хәтта ки күзләргә яшь килә... Берникадәр вакыттан шигырь сөйләүченең халәте кискен үзгәрә: хәзер инде ул теләнче түгел, ә дөньяны үзенә буйсындырырга омтылучы,
көр тавышлы хуҗа...
Сәләтле егетнең чыгышыннан залдагыларның һәммәсе дә көчле тәэссоратлар алгандыр дип уйлыйм. Жюри да аның эшен югары бәяләде — Вилданов үз төркемендә җиңү яулады. Әйткәндәй, Илназ узган елда «Тукай моңнары» республика бәйгесендә катнашып, «Шүрәле» әсәре белән 1нче урын алган. Укытучысы Гөлназ Сәгъдиева сүзләренчә аны быел да конкурста көч сынарга чакырганнар, Илназ видеоязма аша шигырен дә юллаган, әмма имтиханнарга әзерләнү сәбәпле бәйгенең төп өлешенә бара алмаган. Шул килеш тә егет 3нче урынга ирешкән.
Татарча шундый ачык, көйләп дигәндәй сөйләшергә, үзен чын артистларча тотарга кемнән, ничек өйрәнгән икән ул? Шушы сорауларга җавап табу ниятендә аңа мөрәҗәгать иттем. Илназ тик яхшы билгеләргә генә укый, 2нче сыйныфтан шигъри бәйгеләрдә катнаша. «Щелкунчик» театрында шөгыльләнергә дә вакыт таба өлгер егет.
— Илназ, туган телгә сөю хисе каян килә?
— Тәү чиратта моның өчен әти-әниемә, шулай ук укытучыма рәхмәтлемен. Минем фикеремчә, һәркем үз телен хөрмәт итәргә, аны сакларга, балалары һәм оныкларына да өйрәтергә бурычлы. Тик
шул вакытта гына без нәсел тамырларыбызны, ата-бабаларыбызның изге мирасын югалтмыйча, киләчәк буынга тапшыра алачакбыз. Тукай телендә сөйләшик, дуслар, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклыйк, яшәтик...
Әйе, Илназ һәм дә туган телдә сөйләшүче башка яшьләребез бик дөрес фикерли — телне югалту ул халыкның милләт буларак югалуына китерә. Әгәр газиз ана телеңне белмисең икән, син инде үзеңне татар милләтеннән дип авыз тутырып әйтә алмыйсың. Туган телебезне саклау, яшәтү, үстерүдә без бердәм эш алып барырга тиешбез.

Читайте нас: