Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 апрель 2018, 14:04

Нәни булса да — «йолдыз» алар

«Ладушки» 6нчы балалар бакчасында музыкаль хезмәткәрләрнең методик җыены үтте. Анда музыка укытучысы И. Чистякова «Язгы гөрләвекләр» исемле ачык дәрес күрсәтте. Чара барышында бар кунаклар да күңелле бәйрәм мохитенә «чумды».

«Ладушки» 6нчы балалар бакчасында музыкаль хезмәткәрләрнең методик җыены үтте. Анда музыка укытучысы И. Чистякова «Язгы гөрләвекләр» исемле ачык дәрес күрсәтте. Чара барышында бар кунаклар да күңелле бәйрәм мохитенә «чумды».
Бакчада тәрбияләнүчеләр кечкенә генә булсалар да үзләрен чын артистларча иркен тотты. «Нәни йолдызчыклар» тәрбиячеләр һәм музыкаль белгеч белән бергәләп җырлады, музыка коралларында уйнады һәм шигырьләр укыды.
Балаларны бию хәрәкәтләренә өйрәтү, аларның асылына төшендерү зур хезмәт бит ул! Әле сентябрь башында гына шушы малайлар-кызлар үзләре өчен тәүге ачышларын ясады: алар үзаллы калак тотарга, аяк киеме кияргә һәм беренче сүзләрне әйтергә өйрәнде.
Мәгариф бүлеге методисты Светлана Никонец сүзләренчә, балалар белән һәрдаим шөгыльләнү генә яхшы нәтиҗә бирә. Сабыйларның музыкаль сәләтен ачу өчен зур эш алып барыла.
Чара күңелле уен рәвешендә барганга, балалар кунаклар алдында читенсенеп тормады. Нәниләрнең ихлас бирелеп җырлавы, самими чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады, күңелләргә җылы нур өстәде.
... Балалар бакчасында шундый искиткеч тәрбиячеләр һәм укытучыларның хезмәт куюы нинди зур шатлык! Шушы кешеләр сабыйлар турында кайгыртып кына калмый, ә кечкенәдән аларга тормышта дөрес юл сайларга, тәүге адымнарын ясарга булыша. Биредә чын мәгънәсендә һөнәр ияләре эшли һәм алар ихлас соклануга һәм мактауга лаек!

Читайте нас: