Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 апрель 2018, 17:07

Тәрбияле бала — зур хәзинә

«Бала матурлыкны тоя белсен һәм аңа соклансын, аның күңелендә, хәтерендә Ватанына бәйле вакыйгалар мәңгелеккә саклансын» дигән В. Сухомлинский.

«Бала матурлыкны тоя белсен һәм аңа соклансын, аның күңелендә, хәтерендә Ватанына бәйле вакыйгалар мәңгелеккә саклансын» дигән В. Сухомлинский.
Күңелле, самими балачак еллары —
һәр кеше тормышындагы иң кадерле, онытылмас вакыт. Чөнки нәкъ менә балачакта иң садә һәм чагу тәэссоратлар аласың. Сабыйның киләчәктәге тормышы, аның уй-гамәлләре турыдан-туры әйләнә-тирәдәге мохиткә, кече яшьтән алган тәрбиягә бәйле. Ата-ана — баланың иң беренче тәрбиячесе. Аларга бу җаваплы эшләрендә ярдәмгә балалар бакчалары килә. Бүген сезне шуларның берсе — 55 еллык күркәм юбилеен билгеләүче 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасы белән таныштырасыбыз килә. Биредә хезмәт куючы ягымлы туташ-ханымнар һәр көнне нәни дусларын ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Алар сабыйлар үзләрен туган йортларындагыдай хис итсен өчен, аң-белем алу белән беррәттән сәламәтлекләрен дә яхшыртсын өчен бар тырышлыгын сала. Тәрбиячеләрнең җылы карашын, ихлас мәхәббәтен, зур җаваплылыгын тоеп үсә бакчага йөрүче сабыйлар. Һәм бу күркәм күренеш буыннан-буынга дәвам итә, бүген инде элекке тәрбияләнүчеләр балалар-оныкларын яраткан бакчаларына алып килә.
«Сәламәтлек»тә малайлар-кызларга бар уңайлыклар тудырылган. Белем бирүдә акыл-аң, әдәп-әхлак, дөньяны танып-белү, психик үсеш таләпләренә тап килгән заманча ысуллар, яңа программалар кулланыла.
Күркәм юбилей көннәрендә 18нче балалар бакчасында бердәм коллектив булып эшләүче, яшәүче хезмәткәрләргә, тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Биредә хезмәт куючы педагоглар һәрдаим камилләшү өстендә эшли: белемен үстерә, осталык дәресләре оештыра, бәйгеләрдә катнаша.
Бакча үзе дә даими төзекләндерелеп тора. Мәсәлән, 2014 елда мөдир Ирина Верховцева тырышлыгы белән капиталь ремонт үткәрелгән. Нәтиҗәдә бина тагы да күркәмрәк төскә кергән. Тату коллектив инде өч елга якын Наталья Шишкова җитәкчелегендә эшли. Ул бакча тормышына яңа сулыш кертүче, байтак күңелле үзгәрешләргә сәбәпче булган кеше. Наталья Александровна шәхси үрнәгендә педагогларны яңа казанышларга, һөнәри осталыкны үстерүгә илһамландыра.
2016 елда «Сәламәтлек»кә Мулла авылындагы бакча кушылды. Бүгенге көндә биредә 2 бина, 220 баладан торган 8 төркем эшли.
«Сәламәтлек» бакчасы хезмәткәрләрен, ата-аналарны һәм балаларны юбилей белән тәбрикләп, киләчәктә дә үзара аңлашып, дус-тату мохиттә уңышлы хезмәттәшлек итүләрен телибез!

Т. СМОЛЬНИКОВА, педагог-психолог.
Н. ЗАХАРОВА, китапханәче.

Читайте нас: