Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 апрель 2018, 16:58

«Саумы, дөнья!»

8нче мәктәп бинасында — аеруча җанлылык, күңел күтәренкелеге. Балалар проектларының «Саумы, дөнья!» бишенче шәһәр фестивале олысын-кечесен бергә җыйды бүген.

8нче мәктәп бинасында — аеруча җанлылык, күңел күтәренкелеге. Балалар проектларының «Саумы, дөнья!» бишенче шәһәр фестивале олысын-кечесен бергә җыйды бүген.
Күркәм чара шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге хуплавында оештырылган иде. Анда балалар бакчалары хәзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр, 1-4нче сыйныф укучылары көч сынашты. Әлбәттә, хөрмәтле ата-аналар, тәрбияче-педагоглар кыз-малайлардан ким дулкынланмады. Иҗади-тикшеренү эшләре ни дәрәҗәдә кабул ителер, чыгыш ясаучыларны каушау хисе җиңмәсме? Көтелмәгән хәлләр туып кына тора ич мондый чакларда...
Ниһаять, Фестиваль ачык, дип игълан ителде. «Барысы хакында — һәммәсе» түгәрәк өстәлләр үз эшен башлады. Нәни гыйлем ияләре, чын мәгънәсендә эзтабарлар алдына үз проектларын яклау бурычы куелды. Бераз ачыклык кертү җәһәтеннән, түгәрәк өстәлләрнең берсендә (модератор У. С. Черпаченко) алган күзәтү-тәэссоратларым белән уртаклашып китмәкчемен.


Өлкәннәргә сабак бирерлек
Биредә тыңлаучылар хөкеменә җиде эш тәкъдим ителгән иде. Аңлашыла ки, яшьтәшләр, өлкән апа-абыйлар каршында сынау тоту җиңелдән түгел! Тәүдә үк шунысына игътибар итә салдым: проектчылар җитди, яхшы әзерлек белән килгән. Күрсәтмә әсбаплар, слайдлар мәгълүматны тирәнтенрәк, тулырак күләмдә кабул итү ихтималлыгын бирә. Чыгышлар хакында фикер йөрткәндә. Яшермим, гаҗәпләндем, ихластан сокландым. Хәтта ки шәхсән үзем өчен дә кайбер ачышлар ясадым, дисәм, арттыру булмас... Махсус әдәбиятта байтак «чокынырга», интернет киңлекләрендә «гизәргә», тәҗрибәләр үткәрергә дә туры килгән яшь иҗатчыларга. Аның каравы, нәтиҗәләр һичшиксез куандырырлык. Балаларның сөйләм теле дә ярыйсы «чарланган», югары кимәлдә. Педагогларга, әти-әниләргә өстәмә плюс, дигән сүз!
Шунысы игътибарга лаек, Фестивальдә шәһәрдәшләр генә түгел, күрше Туймазыдан да вәкилләр бар иде. Мәсәлән, Полина Үзәнбаева. 22нче балалар бакчасының әзерлек төркемендә шөгыльләнүче кызчыкка беренчеләрдән булып чыгыш ясау хокугы бирелде. Эшенең темасы — «Бүлмә гөлләре: зарарлымы яки файдалымы?» Сизелеп тора, бик тә ярата Полина «яшел дуслар»ын. Алар турында кызыклы итеп бәянли дә. Буш сүз түгел, әнисе белән йортларында төрле чәчәкләр үстерә икән ул. Тәҗрибәләр дә уздыра. Чын фәнни хезмәткәр сыман. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә гөлләрне тәрбияләү буенча киңәшләр тупланган китапчык та пәйда булган. Берсен истәлеккә дип бүләк итте Полина. Афәрин!
Туймазы кунагының уңышлы чыгыш ясавы арытаба телмәр тотучыларны илһамландырып, кыюландырып җибәрде, ахрысы. Бер проект икенчесен алыштыра барды. Сабыйлар сәләтенә, кызыксыну даирәсенә хәйран калмалы, дуслар. Замана балалары! Мисалга, Анастасия Турчина (10нчы балалар бакчасы). Ышанасызмы-юкмы, искитмәле шигырьләр яза ул. Табигать мизгелләре, киек-җанварлар, яңа «борын төртеп» килүче нәзберек үсентеләр-чәчәкләр — һәммәсе дә җанлана сыман кечкенә иҗатчы әсәрләрендә. Әсәрләрендә, димен, чөнки каләме ярыйсы үткер, шигъри юллары «көйләп-җырлап» тора. Иң мөһиме — «оеткысы» салынган, арытаба да фәкать үз сукмагыннан атларга язсын кызчыкка.
Әйткәндәй, шигырьләрен ифрат оста, яңгыравыклы тавыш белән сөйли Анастасия, тыңлаучы күңеленә хуш килердәй. Кәгазьдә нидер теркәү генә димәгән, тиешенчә башкаларга да җиткезү мөһим ич әле ул... Кечкенә иҗатчыбыз әнкәсе белән берлектә әзерләгән шигырьләр җыентыгын бүләккә калдырды. Яшьтәшләре укып кинәнсен, кызчык үрнәгендә матурлыкка тартылсын.
Шигърияткә килгәндә. Проектчыларның барысы да диярлек үз чыгышын сәнгатьчә сөйләм белән бизәүне хуп күргән. Бик отышлы, урынлы алым. Шигъри юллар кулланышы шактый җитди темаларны да аңлаешлы, үзенчәлекле ачып бирү ихтималлыгын тәэмин итә. Фән-Сәнгать төшенчәләре һаман булса янәшә атлый! Николай Ткачев (37нче балалар бакчасы) мисалы — моның анык дәлиле. Нәни уйлап табучы электр корылмалары белән мавыга, төрле сызымнар нигезендә иҗат итүгә һәвәс. Җилләткеч тә эшләгән хәтта. «Электр — безнең тугры дустыбыз, — дип ассызыклый Николай. — Әмма аңардан файдалану кагыйдәләрен төгәл, дөрес үтәргә кирәк». Кызганыч, бер ише өлкәннәр дә еш кына онытып җибәрә бу хакта... «Тамчы йөри түгәрәк буйлап». Исеме хисле-хыялый яңгыраса да, әлеге проект шулай ук фән өлкәсенә кагыла. Су әйләнеше — көнүзәк мәсьәлә. Варвара Трофимова (16нчы балалар бакчасы) тикмәгә генә мөрәҗәгать итмәгән аңа. Эчәр су сыйфатларын җентекле өйрәнгән, тәҗрибәләр куйган. Тирә-як мохитнең тупас файдалануына, җир-суларыбыз пычрануына борчыла яшь эзтабар. Табигатькә сакчыл караш хакында сүз кузгата. Үсеп килүче буын битараф түгел көнүзәк мәсьәләгә. Кыз-малайлар үзләре үк хушкүңелле олыларга сабак бирерлек...

Кул эшләре тота малайлар да!
«Сабыйлар катлаулы проблемаларга артык кереп китмиме?», дип борчылыр бәлки кайберәүләр. Һич юк. Балачак дөньясына хас мавыгулар чит-ят түгел проект ияләренә. Җансурәтләр, «мультик»лар, ягъни мәсәлән. Аларга мөкиббән булмаган бала-чаганы күргәнегез бармы? Шул-шул. «Мин әкиятләр, «мультик»ларны нык яратам, — дип бәянли 4нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы Арсен Фәррахов. — Элек-электән гел уйлый идем: ничек төшерәләр микән ул җансурәтләрне? Ахырда шундый максат куйдым: үз «мультигым»ны иҗат итәргә! Бик күп укырга, өйрәнергә туры килде. Аңладым: берәр әйбернең нәрсәдән, ничек эшләнгәнен төшенсәң, бары да җайлана. Ялкауланмаска, тырышырга гына кирәк». Уңган малай ниятенә ирешкән бит. Тамашачылар Арсенның җансурәтен ифрат ошатты, гаҗәпләнү катыш соклану белән күздән кичерде. Мондый да бай фантазияле, тәвәккәл алмаш булганда, илебез сәнгате чын сәләтләргә кытлык кичермәс, дигән өмет бар, җәмәгать. Данил Фоминны (8нче мәктәп, 4нче сыйныф) тыңлаганда исә әлеге ышаныч ныгыды гына. Байтак тарихи чыганаклар, риваятьләр, ырымнар, әкиятләр белән танышу, төрле яшьтәгеләр арасында сорашулар үткәрү дәверендә Данил җитди хезмәт башкаруга ирешкән. Гап-гади керпе турында. Аптырарлыкмы? Әлбәттә. Баксаң, энәле җан иясенә кагылышлы күп кенә ялган мәгълүмат, уйдырмалар яшәп килә икән. Иге-чиге юк Белем галәменең, кыскасы.
... Инде янә чарага әйләнеп кайтыйк. Кем әйтмешли, «йөрәккә майдай» ятканы — халык гореф-гадәтләрнең күз карасыдай саклана килүе. Арслан Хәбибов атлы егеткәй (3нче гимназия, 1нче сыйныф) чыгышы нәтиҗәсендә туган фикер. «Сарык йонының кешеләр тарафыннан кулланышы». «Ни гаҗәбе бар инде аның?», дисезме? Хикмәт шунда, Арслан әлеге мәсьәлә тарихын энесеннән-җебенәчә тикшереп калмаган, ә бәлки кул эшләре мохитен үзләштерергә керешкән. «Авылдагы әбекәем сарыклар асрый, — дип аңлата укучыбыз. — Аларны карарга мин дә ярдәмләшәм. Әбием сарык йоныннан әллә ниләр бәйли. Мин дә кызыктым...» Ниятләгән — яртысын үтәгән. Иң тәүдә малай чыршыга эләргә кечкенә уенчык ясый. Матур-ыспай килеп чыга. Канатланган яшь оста бүтән төр әйберләргә игътибарын юнәлтә. Шул рәвешле чагу бизәкле сурәтләр пәйда була. Сайрар кошлар, аллы-гөлле чәчәкләр... Күз явын алырдай эшләр! Ә иң әһәмиятлесе — Арсланның үзенчәлекле сөземтәгә килүе: «Кул эшләре белән шөгыльләнү бик күп көч таләп итә. Басылып, бөтенесен җентекләп, пөхтәләп эшләргә кирәк. Шул чакта гына теләгән әйбереңне ясарга мөмкин». Булдыклы улының сүзләрен әнисе дә җөпли: «Ниятләгәнен гамәлгә ашырмый калмый. Аңа ияреп, без дә кызыксынып, кушылып киттек. Тәмам гаилә шөгыленә әверелде уртак мавыгу». Менә шундый хәлләр. Бәләкәй генә уенчыктан башланган эш ниндирәк юнәлеш алган? Тату гаилә әгъзаларын туплаган, тагын да берләштергән түгелме?
... Сәгать уклары алга таба «чаба». Түгәрәк өстәл утырышы да эшен тәмамлый. Проектчыларның һәммәсенә махсус сертификатлар тапшырыла. Алда — яңа ачыш-табышлар, биеклекләр-җиңүләр. Әлегә исә бераз күңел ачып алу да комачауламас. Яшь иҗатчылар карамагына — Уфадан килгән мобиль фән музеена экскурсия; «Безнең янәшәдәге мохит» викторинасы; «Планета» китап кибете күргәзмәсе. Янә дә — бихисап остаханәләр. Җаның ни тели, өлгәш кенә! «Саумы, дөнья!», дип оран салырлык бар, валлаһи...
Читайте нас: