Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 март 2018, 13:12

Туган телләр, кванториумнар һәм 5 көнлек уку

13 мартта Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкованың октябрьскийлылар белән очрашуы барышында нәкъ шушы мәсьәләләр өстенлекле булды.

13 мартта Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкованың октябрьскийлылар белән очрашуы барышында нәкъ шушы мәсьәләләр өстенлекле булды.

Кабул итүгә барысы 11 шәһәрдәш килде. Күпчелек мөрәҗәгатьләр яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, БДИ сынауларында җыйган баллның өлгергәнлек аттестатын алуга йогынтысы, инвалид-балаларга һөнәри белем алу мөмкинлекләре, укучыларга булган йөкләмәләрне киметү, мәктәпләрдә педагог-психологлар санын арттыру, ВУЗга укырга кергәндә шәхси казанышларны исәпкә алу кебек темаларга кагылды.
Гөлназ Радмил кызы һәр сорауны да игътибар белән тыңлап, җентекле җавап бирде. 18нче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы А. Ишемгуҗинаның мөрәҗәгате көн үзәгендәге мәсьәләгә — туган телләрне саклау һәм уку планына башкорт теле дәресләрен кертүгә кагылышлы булды. «Федераль стандартларга ярашлы, туган телләр мәҗбүри рәвештә өйрәнелергә тиешле, — дип җаваплады министр. — Ә менә башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү гамәлдәге закон буенча ата-аналарның шәхси гаризаларына нигезләнеп оештырыла».
Илебезнең кайбер төбәкләрендә мәктәпләр 5 көнлек уку тәртибендә эшли. Шәһәребездә мондый система булдыру мөмкинме һәм ул кирәкме? Гөлназ Шәфыйкова әлеге мәсьәләнең мәгариф өлкәсендә идарә итүче урындагы үзидарә органнары карамагында булуын белдерде. Шул ук вакытта министр 5 көнлек режимның белем сыйфатына һәм укучыларга йогынтысын тирәнтен тикшерергә киңәш итте.
Шәһәрдәшләрне балаларга өстәмә белем бирүдә заманча инновацияле алымнарны куллану мәсьәләсе дә борчый икән. Атап әйткәндә, сүз кванториумнар (технологик юнәлештәге лаборатория һәм остаханәләр), икенче төрле әйткәндә технопарклар хакында бара. Гөлназ Радмил кызы билгеләвенчә, кванториум ачу өчен социаль хезмәттәшнең булуы мөһим. Бу уңайдан министр Октябрьскийда нәкъ шушы юнәлештә нәтиҗәле эшли алырдай алдынгы предприятиеләр барлыгын ассызыклады. Үз чиратында, 2019 елда республиканың шәһәр һәм муниципаль берлекләренә технопарклар ачуда ярдәм күрсәтеләчәк.

Л. ГАБИТОВА

Автор фотосы
Читайте нас: