Бүгенге мәкаләбез «Туган як»ның яшь дусларына аеруча кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки ул тулысы белән акыллы, сәләтле һәм дә шаян-шук малайлар-кызларга багышлана.
Әмма сезне алар белән таныштырганчы махсус әзерләнгән биремнәрне бергәләп чишәргә тәкъдим итәбез. Серле, иксез-чиксез галәмне байкау, космоска очу турында бер тапкыр булса да хыялланмаган балалар сирәктер. Ә менә иң тәүгеләрдән булып космос киңлекләрен яулаган кыю егетнең исемен беләсезме? Әйе, дөрес фаразлыйсыз — Юрий Гагарин ул. Тәвәккәл, батыр йөрәкле беренче совет космонавтына сокланмыйча мөмкин түгел. Ә менә ул галәм киңлекләрендә нинди төр транспортта «сәяхәт» иткән икән? Дөп-дөрес, «Восток» корабында. Хәзер инде нигә сүзне нәкъ космос темасыннан башлаганыбызны әйтергә вакыттыр. Чөнки бүген бездә кунакта — «Без — Гагаринчылар!» республика олимпиадасының 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында үткән муниципаль өлешендә катнашучы нәни дусларыбыз. Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән иң белемле, зирәк һәм тапкыр 24 малай-кызы интеллектуаль полиолимпиадада көч сынашты. Бу көнне 18нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр тарафыннан матур концерт әзерләнгән иде. Яшь «гагаринчылар» тамаша карап кына калмады, «Йолдызлар санаучы»га кушылып, уеннар уйнады, табышмакларга җавап бирде. Күңел ачып, ял итеп алгач, балалар полиолимпиада узачак бүлмәгә юл алды. Биредә инде алар барлык акыл сәләтен «эшкә кушты».
Олимпиада тәмамлангач, малайлар-кызлардан тәэссоратларын сораштык. Кайсы биремнәр аеруча ошаган, ә кайсылары авыррак тоелган икән? Мондый бәйгеләрдә элек катнашканнары булганмы?