Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 март 2018, 14:41

Акыл һәм зирәклек канатында — гел алга!

Бу көнне Балалар һәм үсмерләр иҗат сараенда аеруча җанлылык, күңел күтәренкелеге хөкем сөрә иде.

Бу көнне Балалар һәм үсмерләр иҗат сараенда аеруча җанлылык, күңел күтәренкелеге хөкем сөрә иде.
Бүген биредә — зур бәйрәм! «Ел укытучысы — 2018» һәм «Яшь ел укытучысы — 2018» шәһәр бәйгеләре хакында гәзит укучылар хәбәрдар инде. Ниһаять, нәтиҗәләр ясар мәл дә җитте. Тәүдә чарага килүчеләрне хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Зиннәтуллин сәламли. Арытаба сүз тәҗрибәле остаз педагогларга бирелә. Бу юлы әлеге хокук укытучылар гаиләсе вәкилләренә — Багдановларга тапшырылды. Гаилә башлыгы Рәис Солтан улы 30 елдан артык биология, химия фәннәрен укыткан, ихтирамга лаек мөгаллим. Нәкыя Зәки кызы Русиянең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, өстәвенә 20 ел дәверендә 7нче мәктәптә директор вазыйфаларын башкарган ханым. Багдановлар гаиләсе — укытучы һөнәренә мөкиббәнлек, сөю-ихтирам, тугрылык үрнәге ул. Андый мөгаллим-мөгаллимәләр булганда, мәгариф тармагы ышанычлы кулларда икәнлегенә өмет тә ныгый түгелме? Бәхеткә каршы, яшь буын вәкилләре дә сынатырга уйламый, яңадан-яңа казанышлары, иҗади ачышлары белән хезмәттәшләрен, укучыларын, ата-аналарны да куандыра тора. Һөнәри бәйгеләр — моның бер дәлиле.
... Мәртәбәле жюри карары нигезендә «Яшь ел укытучысы — 2018» конкурсының «Педагогик дебют» юнәлешендә көчле зат вәкиле, 20нче мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Евгений Култыгин җиңүче дипломына ия була. Ир-егет мөгаллимнең бәйгедә катнашуы, җиңү яулавы — икеләтә куаныч. Бик тә мохтаҗ мәктәпләребез зирәк-төпле ир-ат укытучыларга... «Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен» юнәлешендә («Ел укытучысы — 2018») җиңүче дипломы 9нчы мәктәпнең башкорт теле укытучысы Ләйсән кызы Ишемгуҗинага тапшырылды. Ана телләрен үзләштерүгә игътибар бермә-бер арткан чорда мондый бүләк аеруча тирән мәгънәгә ия. Милләт язмышына битараф булмаган педагоглар балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшенә бар сәләтен, булмышын баглар, дигән өметтә калыйк.
Янә бер җиңүче дипломы — «Педагогик осталык» юнәлешендә уңыш яулаган Ләйсән Мельниковада. Ул 8нче мәктәптә инглиз теле дәресләрен алып бара. Заманы шундый, «томанлы Альбион» теленнән башка әллә ни ерак тарафларга юлланып булмый.
Мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләренә ия булган педагогларны атап китик. «Ел укытучысы — 2018» бәйгесенең төп бүләге — «Акыл канаты»на, беренче урынга лаек табылган гүзәл зат белән танышыйк. 3нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Жанна Шварц. «Яшь ел укытучысы — 2018» бәйгесендә нәкъ шундый ук бүләкләүләргә ирешкән Анастасия Антонова исә 4нче гимназиядә физика укыта. Киләчәктә дә мөгаллимәләребез «акыл һәм зирәклек канатлары»нда һәрдаим алга омтылыр, укучылары белән Белем иленә фәһемле сәяхәтен дәвам итәр, дигән фикердәбез.
2нче урын өчен Мактау кәгазьләре кемгә тапшырылды соң? Җаваплыйбыз: 12нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Абдуллинага («Ел укытучысы — 2018») һәм дә 17нче мәктәптә информатика дәресләрен алып баручы Чулпан Мингалиевага («Яшь ел укытучысы — 2018»). Мактаулы 3нче урын вәкиле Эльза Рәхмәтуллинага килгәндә, ул 18нче мәктәптә рәсем сәнгатен укыта («Ел укытучысы — 2018»). «Яшь ел укытучысы — 2018»дә 3нче урын яулаган Эльвира Кашапова 11нче гимназиядә инглиз теле укытучысы.
Нинди генә фәннәрдән гыйлем бирүләренә карамастан, бәйгеләрдә катнашкан педагогларны илаһи, сихри көч берләштерә, минемчә. Ул да булса, балаларны ихлас ярату, ихтирам итү. Бик сирәкләргә генә биреләдер андый сәләт. Табигый сәләт, диюем. Шулай икән, авыр, әмма абруйлы-мактаулы һөнәр сайлаган мөгаллим-мөгаллимәләребезгә иң изге, иң якты теләкләрне юллыйк.

Читайте нас: