Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 март 2018, 14:37

Минем укытучымның укытучысы

Дөньяда кызыклы һөнәрләр бик күп. Минемчә, һәр кеше үзенә ошаганын сайларга тиеш. Чын һөнәр иясе булу өчен күп укырга, белемле булырга кирәк. Ә моңа кешене укытучы өйрәтә.

Дөньяда кызыклы һөнәрләр бик күп. Минемчә, һәр кеше үзенә ошаганын сайларга тиеш. Чын һөнәр иясе булу өчен күп укырга, белемле булырга кирәк. Ә моңа кешене укытучы өйрәтә.
Безнең мәктәптә бик күп яхшы мөгаллимнәр эшли. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмира Нәҗип кызы Шәйхуллина да бар. 8нче сыйныфта башка мәктәптән күчеп укый башлагач таныштым мин укытучым белән. Аның 18нче мәктәптә балалар укыта башлавына быел 25 ел була икән. «Чирек гасыр бер ел кебек узып китте», — ди ул үзе. Һәрвакыт игелекле, гадел, игътибарлы, ягымлы, түземле укытучым. Дәресләрен бик кызыклы үткәрә. Туган телебезнең матурлыгы, байлыгы белән таныштыра.
9нчы сыйныфта укыганда якташыбыз (бездән Ык елгасы аркылы гына булган Баулы районының Кызылъяр авылында туган) Фәнис Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигырен өйрәнгәннән соң укытучы һөнәре турында әңгәмә оештырган идек. Шул вакытта укытучыма сораулар бирәсем килде. Ни өчен ул бу һөнәрне сайлаган? Татар теле укытучысы булу теләге кайчан туган? Кем аңа киңәш биргән, үрнәк күрсәткән? Укытучы булып эшләү авыр түгелме? Кызыксынган сорауларыма ул бик теләп җавап бирде.
Ильмира Нәҗип кызы Туймазы районының Өязетамак авылында туып-үскән, шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Уку елларын бик сагынып искә ала ул. Бигрәк тә белем биргән, тормышка юл күрсәткән мөгаллимнәр турында күңелендә җылы истәлекләр сакланган. Шулар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы да бар.
Кем соң ул минем укытучымның укытучысы? Лида Нурулла кызы Мирсаяпова икән ул. Аның турында күбрәк белер өчен без укытучым белән авылларына барып, Лида апаны күреп сөйләшергә булдык. Ул 1946 елның җиденче ноябрендә Чакмагыш районының Нур авылында туган. Аның мәктәп еллары Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында уза. Аттестат алганнан соң ике ел авыл мәктәбендә эшли, аннары Башкорт Дәүләт университетының филология факультетына татар-рус бүлегенә укырга керә. 1972 елда көндезге бүлекне тәмамлаганнан соң, Лида Нурулла кызы үзе укып чыккан мәктәпкә кайтып балаларга рус теленнән белем бирә, укыту эшләре буенча директор урынбасары да була. 1978 елда тормыш иптәшенең туган ягына, Туймазы районының Өязетамак авылына күченәләр. Урта мәктәптә башта рус теле, соңрак, хаклы ялга чыкканчы, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта.
— Лида апа безгә уртанчы сыйныфларда дәрес бирә башлады. Мин аның дәресләрен көтеп ала идем. Алар кызыклы уза иде, укытучым барлык осталыгын, күңелен биреп безгә туган тел кагыйдәләрен, әдәби әсәрләрне анализлау алымнарын өйрәтте. Күңелемдә әдәбиятка мәхәббәт уята алды, рәхмәт аңа! — дип искә ала Ильмира Нәҗип кызы.
Лида Нурулла кызының ни өчен нәкъ менә укытучы булырга теләвен, аңа кемнәр юл күрсәтүен беләсем килде.
— Безнең нәселдә, туганнарыбыз арасында укытучылар күп иде. Әниемнең туганнарыннан берсе балалар укыткан. Үземнең бертуган абыем Әнвәр Нурулла улы озак еллар Кушнаренко районының Иске Тукмаклы мәктәбендә тарих укытты, ике дистә еллап РОНО мөдире булып эшләде. Абыемның тормыш иптәше — җиңгәм Әминә Мәсәлим кызы — Кушнаренко интернат-мәктәбендә бик күп еллар тел һәм әдәбият укытучысы булды. Бертуган апам Мөфидә Нурулла кызы шулай ук укытучы иде. Алар үрнәгендә мин дә шушы һөнәрне сайладым һәм беркайчан да укытучы булуыма үкенмәдем, — дип җавап бирде ул.
Күп еллар буе балалар укытып, мәгариф өлкәсендә тырышып эшләгән өчен Лида Нурулла кызы Русия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны дигән исемнәргә лаек булган, дистәләгән грамоталары бар.
— Ә иң мөһиме, эшемне дәвам итүче, һөнәремне сайлаучы укучыларым булуы. Алар белән горурланам, уңышларына сөенәм, — ди өлкән яшьтәге мөгаллимә.
Өязетамак урта мәктәбен тәмамлап, Бәләбәй, Бөгелмә педагогия техникумнарында, БДУда, БДПУда белем алган ике дистәгә якын укытучы эшли Башкортстан һәм Татарстан район-шәһәрләрендә. Бүгенге көндә Өязетамак авыл мәктәбендә Гүзәл Мәркәз кызы, Октябрьский мәктәпләрендә дүрт мөгаллимә: Лида апаның кече кызы Гөлназ Җәвит кызы 2 гимназиядә, Гөлназ Миннебай кызы 9нчы, Гүзәл Мөдәрис кызы 15нче, Ильмира Нәҗип кызы 18нче мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта.
Лида апа дүрт дистә елга якын балаларга белем биргән, аларга тормышта дөрес юл, кирәкле һөнәр сайларга ярдәм иткән ихтирамга лаек укытучы.
— Минем өчен остазым — юл күрсәтүче якты йолдызга тиң, — ди Ильмира Нәҗип кызы. — Авыр тормышта үсеп тә (миңа 10 яшьтә әтием каты чирләп, урын өстенә ятты, ике кызын тәрбияләү әниемнең берүзенә калды), укырга теләгем булуын күреп, файдалы киңәшләр биреп, имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итеп, РОНОдан юллама тоттырып башкалага, БДУга җибәргән, укып кеше булырыма ышанган өчен рәхмәтем зур аңа!
Укытучы булу җиңел түгел, минемчә. Моның өчен сабырлык, балаларга карата мәхәббәт һәм үз һөнәреңне ярату кебек сыйфатлар кирәк, дип уйлыйм. Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм, авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.

Читайте нас: