Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 февраль 2018, 17:19

Укучыларның сораулары күп җыелган

Шәһәрнең 4нче башкорт гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары яшь депутат Руслан Галимов белән очрашты.

Шәһәрнең 4нче башкорт гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары яшь депутат Руслан Галимов белән очрашты.
9нчы сыйныф җитәкчесе Фридә Габидуллина укучы балаларны башта шәһәр Советы депутаты белән кыскача таныштырды. Әңгәмә үзара сөйләшү, сорашу рәвешендә барды. Яшь буынның сораулары шактый җыелган икән. Аларны барысы да кызыксындырды: депутатның эш хакы, киләсе сайлауда катнашу-катнашмавы, кайда укуы, нинди һөнәргә ия булуы һәм башкалар. Руслан Рифкать улы бар сорауларга да тулы һәм кызыклы итеп җавап бирергә тырышты.
Киләчәктә нинди һөнәр сайларга, бүгенге көндә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур — аеруча шушы сораулар кызыксындырды укучыларны.
— Барыгыз да менеджер, юрист булып китәлмәссез, — дип әңгәмәгә кушылды Руслан Рифкать улы, — бүген бу һөнәрләр артыгы белән, гади эшче һөнәрләрен сайларга кирәк. Яхшы сваркачы булсагыз, лаек хезмәт хакы алып яшәргә мөмкин. Пешекче, токарь, слесарь, компьютер белгечләренә ихтыяҗ зур. Аларны бүген табып та булмый, юк дәрәҗәсендә. Эшкуарлык тармагына килгәнче, мин үзем дә башта гади эшче булып нефть чыгару өлкәсендә Себердә эшләдем. Гади эштән башлагыз, әкренләп бар нәрсәнең асылына төшенгәч, аннан үз эшеңне дә ачарга була. Әмма иң элек исәпләргә өйрәнегез: нәрсә табыш китерә, нинди чыгымнар таләп ителә. Депутат эше — ул шәһәр Советы сессиясе утырышында катнашу гына түгел, урыннарга чыгып, сине сайлаган халык белән очрашу, аларның мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү, җәмәгатьчелек тормышында катнашу да.
Әлбәттә, тормышның барлык тармакларындагы йомшак урыннарны билгеләргә, теге яки бу мәсьәлә буенча урында карарлар кабул итәргә туры килә шәһәр Советы депутаты булган кешегә. Руслан Галимовның яшь буынга өндәмә буларак әйткән сүзләре ошады: « Барыннан да элек битараф булмагыз, зур хәрефтән Кеше булып үсегез. Шул вакытта максатка ирешү дә җиңел булачак», — диде ул.
Шулай ук мәктәп янында спорт мәйданчыгын төзүдә ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде депутат.

Читайте нас: