Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 февраль 2018, 17:08

Ватанпәрвәрлек тәрбиясенә – аерым игътибар

Борынгы Греция шагыйре Симонид Кеосский әйткәнчә, тулысынча бәхетле булыр өчен кешегә данлыклы Ватан кирәк.

Борынгы Греция шагыйре Симонид Кеосский әйткәнчә, тулысынча бәхетле булыр өчен кешегә данлыклы Ватан кирәк.
Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Әхлакый-патриотик тәрбия, туган ил, төбәк, шәћәргә мәхәббәт хисен кечкенәдән иңдерергә кирәк, шул исәптән онытыла барган кыйммәтләрне тергезү дә мотлак.
18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Тәрбияләнүчеләр республикабызда гомер кичергән төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре белән таныша. Менә күптән түгел генә Май чабу ярминкәсе үткәрелде. Мондый чараны беренче тапкыр уздыруыбыз, шуңа да бик дулкынландык. Әмма нәтиҗәләр көткәннән дә артыграк булды! Ярминкәдә бөтен балалар бакчасы катнашты: тәрбияләнүчеләр, педагоглар, ата-аналар, әбиләр ћәм кунаклар. Бәйрәмгә килүчеләрне шамакай Ерема ћәм урыс чибәре Матрена каршылады. Алар барысын да бәйрәмчә бизәлгән бүлмәгә чакырды. Күңелле көй астында аяклар үзеннән-үзе биергә тотынды! Балалар, ата-аналар шау-гөр килеп яз ћәм кояшны чакырды, кышны озатты. Ярминкәдә өйдә пешерелгән тәм-том бихисап иде. Барысы да бик теләп балалар ћәм ата-аналар тарафыннан әзерләнгән ризыкларны сатып алды, сыйланды. Өстәлләрдә – чып-чын самавырлар, крәндилләр. Беленнәр, коймаклар, пирожныйлар, шоколадлы вафлилар... Ниләр генә юк иде ярминкәдә! Май чабу йоласына ярашлы, төрле зурлыктагы, тәмдәге беленнәр җитәрлек иде: карабодай, тары, манныйдан, апаралы, юка-челтәрлеләре... Иң истә калганы – беленнән торт ћәм капкейкалар.
Бәйрәмне халык уеннары, биюләр дәвам итте. Тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп күңел ачты! Ә инде барлык җыелган акчалар урындагы башлангычларны хуплау проектын гамәлгә ашыруга, бакча биләмәсендәге уен мәйданчыкларын төзекләндерүгә китәчәк.

Читайте нас: