Милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максудиның сүзләре белән килешмичә һич мөмкин түгел. Тел бетә икән, ул халыкның мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә дигән сүз. Шул рәвешле милләт тә үзеннән-үзе бетүгә таба барачак. Тел саклансын өчен ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга, тормышның күп өлкәләрендә кулланылырга тиеш.
21 февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Ул телләрне саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Безнең шәһәребездә дә туган телен ихлас яраткан, хөрмәт иткән, аны камил дәрәҗәдә белгән кешеләр бихисап. Алар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләрнең дә булуы аеруча шатлыклы. Гәзит укучыларны аларның берсе — туган телләр (татар, чуваш, мари һәм удмурт) олимпиадасының республика өлешендә татар теле һәм әдәбияты буенча 2нче урын алган Алсу Мөнир кызы Харисова белән таныштырмакчыбыз. Алсу 11нче татар гимназиясенең 11нче сыйныфында белем ала.
— Алсу, олимпиада турында сөйләп үтче.
— Олимпиада 10-12 гыйнварда, К. А. Дәүләткильдеев исемендәге сәнгать интернат-гимназиясе нигезендә үтте. Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара ярышларга республиканың 40тан ашу мәктәп-гимназияләреннән 110 тирәсе укучы килгән иде. Шәхсән үзем олимпиадада 3нче тапкыр катнашам, алдагы елларны да бүләкле урыннарга ирешә килдем. Быел биремнәрдә үзгәрешләр булды. Мәсәлән, узган елда инша язу, сәнгатьле итеп шигырь уку осталыгы бәһаланса, быел язма эштән тыш, әдәби әсәрне анализладык, тест сорауларына җавап бирдек. Иншаның темасы язучы, галим Г. Ибраһимов иҗатына багышланды. Олимпиада барышында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге дә алып барылды: республиканың югары уку йортлары вәкилләре белән очрашулар үтте. Бу киләчәктә шушы юнәлештә укуын дәвам итәргә уйлаучыларга уңай форсат. Олимпиада кысаларында Мөнир Вафин, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов һәм республиканың татар телендә иҗат итүче башка шагыйрьләре белән танышу-аралашу мөмкин булды.
— Биремнәрне үтәве авыр булдымы?
— Тәҗрибә булгач, артык дулкынлану сизмәдем, һәр сорауга җентекләп җавап бирергә тырыштым. Остазым — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслим Газиевка бик рәхмәтлемен. Темаларның күпчелеген дәрестә үткән идек, бу биремнәрне үтәгәндә зур ярдәм булды. Гомумән, укытучыбызның дәрес бирү алымнары миңа да, сыйныфташларыма да бик ошый. Ул һәр теманы кызыксыну уятырлык итеп аңлата, тормыш турында тәфсилләп сөйли. Укучыларының даими рәвештә олимпиадаларда бүләкле урыннар яулавы да Мөслим Нурмөхәммәт улының үз эшен җиренә җиткереп, бар күңеле белән бирелеп башкаруына бәйледер.
— Олимпиадада катнашу нинди мөмкинлекләр ача?
— Гомумән, мондый бәйге-олимпиадаларның төп максаты — бүләкле урын, дипломнар алу гына түгел дип уйлыйм. Алар үзебез кебек телгә, фәнгә гашыйк булган яшьтәшләр белән танышу, фикер һәм тәҗрибә уртаклашу өчен дә бик мөһим. Олимпиадада якташлар белән дустанә мөнәсәбәттә аралашабыз. Бер бүлмәдә яшәгән кызлар белән дә тиз уртак тел таптык, уй-фикерләрне бүлештек, сынаулардан ял иткән арада Уфаның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт иттек.
— Алсу, көндәлек тормышта, гаиләгездә татарча сөйләшәсезме?
— Әти-әниләр белән һәрвакытта да туган телдә сөйләшәбез. Алар телебезгә, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләренә ихтирам, сөю хисләре тәрбияләргә булышты. Кызганычка каршы, дус-иптәшләр, сыйныфташлар белән күбрәк русча аңлашырга туры килә. Яшьләр бүгенге көндә туган телне камил дәрәҗәдә белми, шуңа күрә аралашу да кыенлык тудыра. Бу, әлбәттә, борчулы хәл.
— Татар телен үстерү, аны саклау өчен нәрсә мөһим дип саныйсың?
— Иң тәүдә, гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү кирәк. Чөнки туган телгә мәхәббәт, хөрмәт нәкъ гаиләдә башлана. Моннан тыш, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү зарур. Яшьләргә махсус чаралар оештыру, аларны туган телдә иҗат ителгән әсәрләр, гәзит-журналлар белән таныштыру, татар язучы-шагыйрьләре белән очрашулар үткәрү дә файдалы булачак. Татар телендәге әсәрләрне күбрәк уку да телне өйрәнүгә ярдәм итә. Шәхсән үзем М. Җәлил, Г. Тукайның иҗатын үз итәм, өстәмә әдәбият укыйм.
— Татар эстрадасыннан кемнәрнең иҗаты ошый?
— Балачактан Габделфәт Сафин, Айдар Галимовның җырларын бик яраттым, әле дә аларны тыңлап, хозурланам. Яшьләрдән Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин ошый.
— Ял вакытларында ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Мәктәпне тәмамлыйсы ел булгач, төп игътибарны, әлбәттә, укуга бирергә туры килә. Әмма ял итәргә дә вакыт табыла. Дусларым белән чаңгыда, тимераякта шуабыз. Элегрәк бию түгәрәгенә, волейболга йөри идем.
— Татар теленнән тыш нинди фәннәрне яратасың? Башка төр бәйгеләрдә көчеңне сынаганың бармы?
— Инглиз теле, биология, химия, әдәбият дәресләре ошый. Шәһәр күләмендәге спорт ярышларында, математика, урыс теле, җәмгыять белеме буенча олимпиадаларда, шигърият конкурсларында, сафларга тезелеп җыр башкару смотрында катнашканым бар.
— Алсу, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Сиңа сынауларны уңышлы тапшырып, үзең теләгән югары уку йортына укырга керүеңне, туган илебезгә файдалы белгеч булуыңны телибез.
Кызларын татар рухы, туган телгә мәхәббәт мохитендә тәрбияләгәннәре өчен Алсуның әти-әнисенә зур ихтирамыбызны белдерәбез.