Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2018, 17:16

Әкиятләр, исемнәр дөньясына «сәяхәт» кенә түгел...

«Мәдәният. Интеллект. Фән». Укучыларның шәһәр күләмендәге фәнни-гамәли конференциясе нәкъ шул исем астында 2нче гимназиядә үтте.

«Мәдәният. Интеллект. Фән». Укучыларның шәһәр күләмендәге фәнни-гамәли конференциясе нәкъ шул исем астында 2нче гимназиядә үтте.
Миңа «Лингвистика (башкорт, татар теле һәм әдәбияты)» төркемендәге фәнни хезмәтләргә күзәтү ясау форсаты тиде. Тикшеренү эшләренә куелган таләпләр җитди иде: чыгыш ясауга бирелгән вакытка «сыешу»; төп фикерне эзлекле рәвештә, яхшы сөйләм телендә җиткезү; куелган сорауларга төгәл җавап бирү; әсбаплардан урынлы файдалану. Аңлашыла ки, аудитория каршында сынау тоту җиңел түгел. Үзеңне тиз арада кулга алырга, бар дикъкатеңне тупларга кирәк.


«Җавап эзлибез бергәләп...»
Тәүгеләрдән булып Альбина Хаҗиева (22нче мәктәп) «Төрле милләтләрдә туй йолалары» темасы буенча имтихан тотты. Кыз татар, мари, чуваш туй мәҗлесләрен өйрәнүне максат итеп куйган. Алардагы охшаш якларны ачуга да ирешкән. Катнаш гаиләләр өстенлек иткән чорда бик тә әһәмиятле мәсьәлә бу... Сыйныфташлары арасында сорашу да уздырган сылу. Шунысы куанычлы, яшь буын вәкилләре милли гореф-гадәтләргә битараф түгел икән. «Халык йолаларын тергезү яңадан башланды, дияргә мөмкин». Шундый нәтиҗәгә килгән Альбина.
8нче мәктәптән Эльзира Минһаҗева «Балаларның иҗади эшләрендә экологик проблемалар»га мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өлкәсендәге мәсьәләләр әле байтак. Узган елның «Экология елы» девизында үтүе белән генә эш төгәлләнергә тиеш түгел.
Татар телендә язылган янә бер хезмәт темасы — «Гаиләдә Ана хакы». Гөлназ Латыйпова (11нче гимназия) бу уңайдан әдәби әсәрләрдән җавап табуны максат итеп куйган. Элек-электән язучы-әдипләребез күтәреп чыккан катлаулы мәсьәлә ич ул. 2018 — Гаилә елы. Ифрат мөһим өлкәгә игътибар бермә-бер арта, димәк. Гөлназ төрле гаилә әгъзалары белән әңгәмәләшкән. «Иң кыены — балаларның битарафлыгы. Ана күңеле балада, бала күңеле — далада... Ә бит ана хакын саклаган гаилә генә тулысынча бәхетле була ала» Бик тә дөрес фикерли укучы. Ә инде жюри әгъзалары тарафыннан бирелгән сөаль һәркемне тирән уйга салырлык: «Кем гаепле бала битарафлыгына? Күпчелек ата-ана үзе түгелме...»

«Исемең матур, кемнәр куйган...»
Башкортча иҗади эшләр ике төркемдә бәяләнде. Арслан Ишемгуҗин (18нче мәктәп) тыңлаучыларны «Исемнәр дөньясында» гизәргә чакырды. Укучы фаразлаганча, «бик азлар гына үз исеменә, аның ни аңлатканына игътибар бирә». Балалар арасында сорашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән фикер... «Ә үз исемең сиңа ошыймы?» Арслан елмая: «Әйе». Чын егетләрчә исем ошамый диме! Бу темага 2нче гимназия укучысы Неля Кадыйрова да җентекле әзерләнгән. «Күбрәк катнаш исемнәр кушыла бездә. Чөнки гаиләләр дә нигездә катнаш милләтле, — ди ул. — Үз исемемне кызыксынып өйрәндем. Наилә, Нелли, Нелялар төрле халыкларда бар икән...» Регина Әсәнова (12нче мәктәп) һәммәсен башкорт халык әкиятләре иленә әйдәде.

Дөрес тәрбия — бәхет нигезе
Өлкәнрәк сыйныфлардан Ленара Харисова (10ны мәктәп) «Айгиз Баймөхәмәтов әсәрләрендә ятимнәр бәхете темасы»н сайлаган. Гаилә елында аеруча әһәмияткә ия тема бу. Ленара Айгизнең «Калдырма мине, әнием!» повестына нигезләнеп кенә калмаган, яшь язучының «Әкиятсез балачак» әсәрен дә тирәнтен өйрәнгән. А. Баймөхәмәтов кызның хезмәтенә югары бәя биреп, рецензия язган. Һәр тикшеренүче өчен илһамландырырлык, эзләнүләргә этәргеч бирерлек вакыйга! «Ятим бала да бәхеткә хокуклы! Аның өчен зур бәхет — гаиләле булу. Өлкәннәр, гомумән җәмгыять, дәүләт ярдәме таләп ителә ул бәхеткә ирешү юлында» дип фикерли Ленара.
С. Галимовның «Бала» поэмасы буенча тикшеренү эше дә тәэсирләндерде. Фәйрүзә Сәйфуллина (2нче гимназия) «Балалар — тормыш чәчәге» хезмәтендә әдип әсәренә таянудан тыш, шәхси күзәтүләргә шактый урын биргән. Тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүгә карамастан, тормышта үз урынын тапкан танышларын мисалга китерде ул. Туган гаиләсе хакында да бәянләде. Әнисе, дәү әнисе тәрбиясендә буй җиткергән кыз газизләренә ифрат рәхмәтле, тормышыннан канәгать. Мавыгу даирәсе шактый киң. Хәтта ки кытайчаны да үзләштерә икән.

Нәтиҗәләр ясар мәл
... Мәртәбәле жюри йомгаклар ясый. «Барыгыз да бүгенге көн өчен актуаль темалар сайлагансыз, — ди 11нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслим Газиев. — Хәзер инде тикшеренү эшләрен тулыландыру, арытаба дәвам итү зарур. Сөйләм телен камилләштерү өстендә эшләү дә мөһим». Әйе, бу җәһәттән осталыкны чарлыйсы бар әле. Фәнни-тикшеренү эшен гамәлгә ашыру бер хәл. Хезмәтеңне башкалар хөкеменә чыгару — бөтенләй үзгәчә. Әлеге хакыйкатьне бала күңеленә яшьтән сеңдерү мотлак.
Җиңүчеләрне атап үтик. Беренче урында — Э. Минһаҗева, А. Ишемгуҗин, Л. Харисова. Икенче баскычта — Г. Латыйпова, Р. Әсәнова. Тантана сәбәпчеләренә — мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре, төркем эшендә катнашкан һәр укучыга — автор таныклыклары. Методист Гүзәл Латыйпова рәислегендәге жюри әгъзалары исә тәэссорталары белән бүлешә. Секциядә тыңланганнар үтә мөһим алар өчен. Айгөл Шәйхетдинова, мәсәлән, үзе үк 18нче мәктәптә башкорт теле укыта. Җәүһәрия Газизуллина — коммуналь-төзелеш колледжында башкорт теле укытучысы. «Чыгышлар ошады, дулкынланып тыңладым, — ди Җәүһәрия Вәкил кызы. — Мәгариф бүлегенә, барча укытучы-укучыларга рәхмәтлемен. Арытаба да уңышлар юлдаш булсын аларга!»
Читайте нас: