Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2018, 17:19

Хыяллар чынга ашсын

Октябрьскийда урындагы башлангычларны хуплау программасы үз көченә керә бара. Агымдагы елда бәйгегә 10 проект тәкъдим ителгән.

Октябрьскийда урындагы башлангычларны хуплау программасы үз көченә керә бара. Агымдагы елда бәйгегә 10 проект тәкъдим ителгән.
Шуларның берсе — 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында уен мәйданчыкларын төзекләндерү һәм яңа җиһаз урнаштыру. Әлеге мәктәпкәчә учреждениегә 220дән артык сабый йөри. Һәм елдан ел биредә тәрбияләнүчеләр саны арта бара. Балалар бакчасында нәниләрнең физик үсешенә, сәламәтләндерүгә аерым игътибар бирелә. Тәрбия йортының исеме аклана димәк! Әлбәттә, саф һавада йөрү дә балалар тазалыгына уңай тәэсир итә. Тик, кызганычка каршы, мәйданчыклардагы җиһаз күптән искергән, яңаларын алырга финанс мөмкинлекләре җитешми.
Шуңа күрә, Комсомол урамындагы 19нчы йортта яшәүчеләр, узган елның 6 декабрендә узган гомуми җыелышта югарыда телгә алынган программада катнашырга карар чыгарды. Биредә яшәүчеләр, ата-аналар төрле башлангычлар тәкъдиме белән чыгыш ясады: уен бакчасы биләмәсендәге асфальтны капиталь ремонтлау, верандаларны алыштыру. Әмма күпчелек тавыш белән балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, яңа җиһаз урнаштыру буенча карар кабул ителде. Конкурста җиңү өчен бер теләк кенә аз, әлбәттә. Проектны гамәлгә ашыру максатында шәһәрдәшләр арасында программада катнашу турындагы мәгълүматны тарату, кызыксынган халыкны җәлеп итү мотлак.
Башлап йөрүче төркем, 18нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, педагоглар программаны хуплау чараларына актив кушылды. Төбәктә яшәүчеләр арасында мәгълүмат таратыла, программада катнашу кирәклеге турында язулар урнаштырыла. ВКонтакте социаль челтәрләрендә махсус төркем дә булдырылган.
Балалар бакчасындагы байтак чаралар «Урындагы башлангычлар программасын хуплау — безнең өмет!» өндәмәсе астында үтә. Ата-аналар, тәрбияләнүчеләр арасында рәсем бәйгесе уздырылган, уен мәйданчыкларының иҗади макетлары әзерләнгән, педагоглар балалар белән берлектә программаны хуплау йөзеннән флэшмоб уздырган. Кыз-малайлар хыялларындагы мәйданчыкаларны төсле ташлар, ком, чагу буяулар ярдәмендә бизәлгән рәсемнәрендә чагылдыра. «Мин хыялланам...» рубрикасы ачылган. Анда балалар бакча биләмәсен ни рәвешле күзаллаулары хакында сөйли.
Әлегә болар — хыялда гына. Әмма проектта катнашучылар ышана: бик тиздән өметләр чынга ашачак. Һәм бу уңайдан барча төбәк халкы, һичшиксез, ярдәмгә киләчәк!

Читайте нас: