Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2018, 17:05

Балаларга заманча уен мәйданчыгы кирәк!

Урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашырга теләк белдерүчеләр күбәйгәннән-күбәя.

Урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашырга теләк белдерүчеләр күбәйгәннән-күбәя.
Мисалга, быел анда 20нче «Солнышко» балалар бакчасы да кушылды. Бу карар Свердлов урамындагы 34нче йортта яшәүчеләр тәкъдиме белән кабул ителде.
Җыелышта берничә мәсьәлә тикшерүгә куелды — балалар бакчасы биләмәсендәге асфальтны һәм бинаның тәрәзәләрен алыштыру; ихаталарны ремонтлау. Халык хуплавы нәтиҗәсендә, «Солнышко»ның уен мәйданчыкларын заманча җиһазландыру проекты тәкъдим ителде. Әлеге юнәлеш бүгенге көндә иң мөһиме дип табылды, чөнки ул балалар сәламәтлеге һәм иминлеге өчен кирәк.
Проектка җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында күпсанлы чаралар оештырылды. Төбәктә яшәүче һәркем — ата-аналар һәм балалар, бакча хезмәткәрләре һәм башкалар аларга өлеш кертергә тырышты. «Без — яңа мәйданчыклар сайлыйбыз!» чарасы, «Киләчәк мәйданчыгы» рәсемнәр бәйгесе, мәгълүмат язулары, иҗади проектлар, социаль челтәрдәге төркемнәр аша халык арасында аңлату эше алып барылды.

Читайте нас: