Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2018, 12:44

«Халкына ул хезмәт итте, игелек кылып»

«Яшәү бәхете — өмет, хезмәттә. Яшәү бәхете — дуслык, хаклыкта. Яшәү бәхете — илең, халкың өчен Көрәш аша туган шатлыкта». (З. Биишева)

«Яшәү бәхете — өмет, хезмәттә.
Яшәү бәхете — дуслык, хаклыкта.
Яшәү бәхете — илең, халкың өчен
Көрәш аша туган шатлыкта».
(З. Биишева)
4нче китапханәдә танылган әдибә, республиканың атказанган язучысы, С. Юлаев дәүләт премиясе лауреаты Зәйнәп Биишеваның иҗат юлына багышланган чара узды.
Анда 4нче гимназиянең 4нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ольга Кушанкина) чакырылган иде. «Халкына ул хезмәт итте, игелек кылып» дип аталган кичәне китапханәче Альбина Шаһиева, китапханә хезмәткәре Наталья Захарова алып барды.
Мәгълүм ки, гыйнвар аенда башкорт халкының данлы кызы дөньяга килүгә — 110 ел. Ятимлекне бик иртә татыган, шактый авырлыкларны үз башыннан кичергән якташыбыз кече яшьтән иҗатка тартыла. Беренче шигырь-хикәяләрен дүртенче сыйныфта ук яза ул. Нәкъ бүгенге чара кунаклары яшендә... Шуңадыр, кыз-малайлар Зәйнәп Биишева хакындагы бәянне зур игътибар, дулкынлану хисе белән, тын да алмый диярлек тыңлады.
Әлбәттә, очрашуда атаклы каләм остасы әсәрләре, аңа арналган шигырьләр дә яңгыраш тапты. Хроник кадрлар, слайдлар, аудиоязмалар кулланышы исә чарага аеруча ямь өстәде. Мәгълүм булганча, З. Биишева шигырьләренә бихисап җырлар да иҗат ителгән. Мәшһүр Илһам Шакиров башкаруындагы язма — «Китмә, китмә, сандугач» җыры күңелләрне әсәрләндерде, сагынычлы хатирәләр даирәсенә әйдәде...
Кичәгә чакырулы хөрмәтле кунаклар арасында хаклы ялдагы укытучы, «Отрада», «Туган як», «Илһам» шигърият клублары әгъзасы Ада Мирсәетова да бар иде. Ул Зәйнәп Абдулла кызының урысчага тәрҗемәдә әсәрләрен укып ишеттерде, шәхси тәэссоратлары, истәлекләре белән уртаклашты. Янә бер шигърият сөючеләр клубы вәкиле, Земфира Садыйкова исә балалар игътибарына З. Биишеваның үз булмышына ифрат якын, иң яраткан шигырен тәкъдим итте. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән махсус күргәзмә дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Күпсанлы китапларны, фотосурәтләрне кат-кат күздән кичерде алар. Язучы иҗаты белән танышулары арытаба да дәвамын табар, дигән өметтә калыйк. Байтак еллар дәвамында озатып баручы тугры дус сыман ич ул сәләт иясе әсәрләре...
Очрашу ахырында балалар өлкәннәргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, күмәкләп фотога төште. Әлбәттә, фәһемле чара өчен ихлас рәхмәтләрен дә җиткезделәр. Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү шундый тәү карашка гади генә тоелган очрашулардан башлана да ич инде...

Читайте нас: