Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2018, 12:42

Фатирлы да, медальле дә, сеңелле дә булганнар!

Яңа елның күңелле бәйрәмнәре, шау-шулы мизгелләре артта калды.

Яңа елның күңелле бәйрәмнәре, шау-шулы мизгелләре артта калды.
2018 елга аяк басуыбызга да 1 ай үтеп бара. «Вакыт машинасы»на утырып, узган елда ирешкән уңыш-табышларга да күз салырга вакыт җиткәндер. Өлкәннәр өчен ул күбрәк сәяси һәм икътисадый үзгәрешләр, яңа эш урыннары һәм башка шундый вакыйгалар белән истә калса, сабыйлар өчен бөтенләй икенче рәвештә күз алдына киләдер. Моны ачыклау ниятендә 35нче «Әкият» балалар бакчасына юнәлдек. Биредә безне 14нче мәктәпкә әзерлек төркемендәге малайлар-кызлар (тәрбиячеләре — Венера Хөсәенова) каршы алды.


Аделина Әхмәтова:
— Акробатикадагы партнерым Данил белән Казанда, гимнастика буенча 3нче балалар фестивалендә 1нче урын адык! Безгә кубок, медаль, диплом һәм матур бүләк тапшырдылар. Казан бик матур, зур шәһәр икән, анда тренер Лилия Фәез кызы белән бардык. Акробатикага 4 яшьтән йөрим. Уфада, Октябрьскийда (шәһәр беренчелеге җиңүчесемен) чыгыш ясаганым бар. Акробатикада костюмнар, музыка ошый, физик торышка да файдалы, сыгылмалылык бирә.

Регина Мөдәрисова:
— Узган елда минем өчен иң мөһим вакыйга — ул «Геофизиклар» мәдәният йортында һәм үзәк мәйданда коллектив белән чыгыш ясавыбыз. Анда Әниләр көненә «Чики Рики» исемле бию башкардык. Бию түгәрәгендә 2 еллап шөгыльләнәм.

Усман Яушев:
— Шәһәрдә узган йөзү ярышларында беренчелекне яуладым! Медаль, диплом белән бүләкләделәр. Әтием 5 яшемдә йөзү секциясенә яздырды, анда миңа бик ошый, йөзү чыныктыра, көч-куәт бирә. Мин бик тиз йөзәм, тирәнлеккә дә төшә алам. Әти белән кибеттән борынга су кертми торган махсус җайланма, плавки да алдык. Өйгә кайткач, җиңү уңаеннан торт белән чәй эчтек.

Ризван Бикмәев:
— Уфага планетарийга бардык, анда аттракционнарда уйнадым. Садикта Әниләр көненә багышланган шигъри бәйгедә беренче урын алдым. Яңа фатирга күчендек, аның залы бик зур, 2 йокы бүлмәсе бар. Тагын бер сөенечем — Кыш Бабай миңа шигырь сөйләгән өчен «Морской бой» уенчыгы бирде.

Артур Хурамшин:
— 2017 елда әти-әниләр миңа сеңелкәш бүләк итте! Ул бик кызык, безне көлдерә, үзе матур, бераз елап та ала. Исеме Алина. Абый булгач әти-әнием өйдә булмаганда сеңлемне карыйм, аның белән уйныйм. Безнең хәзер фатирыбыз да яңа. Каникулларда Туймазыга бардым, зур стадионда тимераякта шудым. Анда Санта-Клаус, 2 хоккейчы сыны куелган иде.

Сәфинә Икъсанова:
— 2017 елда мин роликларда йөрергә өйрәндем. Әлегә өйдә генә шөгыльләнәм, ә инде җәй көнне паркта «җилдерергә» исәп бар. Ялларда Туймазы боз сараенда булдык. Кеше бик күп иде. Гаиләбез белән тюбингта шуарга да бардык.

Артем Идрисов:
— Мин бәләкәйдән «Верба»да уйнарга яратам. Каникулда кинотеатрга мультик карарга бардым. Безнең эт белән мәчебез бар: Остин һәм Мурка исемлеләр. Алар бик дус, тик кайчагында сугышып та алалар. Узган елда Кыш бабай миңа поезд һәм робот бүләк итте, киләсе елда телефон көтәм!
Малайлар-кызлар биргән җавапларда олыларча төпле фикерләр дә, самими хыяллар да чагылыш тапты. Әмма аларның һәммәсен дә балаларга гына хас ихласлык, уңыш-табышларга чын күңелдән сөенә белү берләштерә. Нәни дусларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар, күңелле вакыйгалар юлдаш булсын!
Читайте нас: