Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2018, 12:46

Аң-белем һәм тәрбия учагы

Агымдагы елда шәһәребезнең иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсе — 4нче башкорт гимназиясе 95 еллык күркәм юбилеен билгели.

Агымдагы елда шәһәребезнең иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсе — 4нче башкорт гимназиясе 95 еллык күркәм юбилеен билгели.
Югары Зает мәктәбенә нигез 1923 елда ук салынган. Тәүге мөгаллимә — Әминә Басыйрова. Бу чорда балаларны укытуга аерым бина булмау сәбәпле, дәресләр авыл кешеләренең өйләрендә үткән.
1923-26 елларда укулар Газизулла Хәмидуллин хуҗалыгында барган. 7-13 яшьлекләр өчен бер программа каралган. Гадәттә, укучылар саны 15тән артмаган. 1926 елда мәктәп Шакир Хаҗиев йортына күчкән. Биредә укытучылык эшен Әминә Басыйрова белән берлектә Хәмит Хуҗин алып барган. Алар 20дән ашу баланы укыткан. 19 майда беренче пионерлар җыены оештырылган. Җыеннан соң балалар авыл буйлап җырлар көйләп, фермага эшкә барган. 1929 елда уку йорты мәчеттә урнашкан. Монда Хәмит Хуҗин һәм Срур Халфина мөгаллимлек иткән. 34нче елда мәчеткә кулак дип танылган Кәлимулла Гатауллинның өе кушылып салынган. Шунда ук клуб һәм уку бүлмәсе урнашкан. Мәктәпкә җитәкче итеп Рәхмәтулла Гыйбадуллин тәгаенләнгән.
1938-39 елларда балаларны Җиһан Вәлиәхмәтова, Зифа Әбүзәровалар укыткан. Бу чорда белем бирү йортын җитәкләгән Хәбибулла Хәмидуллин 1940 елда армиягә киткән. Ул 1943тә фронтта һәлак булган. Аңардан соң мәктәп Зифа Әбүзәрова карамагына тапшырылган. Балалар да, укытучылар да көндез дәрестә булсалар, кичләрен фермада хезмәт куйган. Алар авыл халкыннан җыйган тирес-көлне басуларга чыгарган. Кече яшьтәге укучылар башак җыярга чыккан. Өлкәнрәк малайларга иң авыр эш — мәктәп һәм фронтовиклар гаиләләренә утын хәзерләү бурычы йөкләтелгән. Кызлар кичләрен мәктәп мичен ягып, җылыткан. Укучы балалар җилкәсенә орлык чәчү, чүп утау, чөгендер, бәрәңге, тары алу эшләре төшкән. Салкынга, ачлыкка карамый пионерлар «Барысы да фронт өчен, Җиңү өчен!» өндәмәсе астында фидакарь хезмәт куйган.
Караңгы төшкәч, яшьләр ару-талуларын онытып Зает халкына тамашалар куйган, күрше Куюк-Тамак, Бишенде, Имангол, Нарыш авылларына концертлар белән йөргән. Алар агитацияләү эшен дә алып барган: хәреф танымаган өлкәннәргә Совинформбюро белешмәләрен, гәзит мәкаләләрен укыган.
1946 елда 4нче санлы җидееллык мәктәп оештырылган. Кече яшьтәгеләр барак рәвешендәге бинада белем алса, олыларга Первомайскийда 1 катлы таш йорт төзелгән. Укучыларга сугышта катнашкан мөгаллимнәр — Әхәт Минәхмәтов, Сәгыйт Садыйков, Разетдин Инсафетдинов, Павел Луконин, Александр Белов белем биргән.
1959 елда 1175 укучыны туплаган өч катлы яңа мәктәп бинасы салынган. 1998-99 елларда 4нче мәктәп башкорт мәктәп-гимназиясенә әйләнгән. Ә инде 2003 елда ул башкорт гимназиясе дәрәҗәсе алган.
Бүгенге көндә дә уку йорты башкорт телен тирәнтен өйрәнү традицияләрен дәвам итә. Башкорт гимназиясе шәһәребездә, Зает һәм Первомайскийда милли мәдәниятне үстерү үзәкләренең берсе булып тора. Ул туган җиребезнең табигатен, тарихын, халкын, мәдәниятен, рухи тәрбия хәзинәсен өйрәнү аша хезмәт сөючән, кешелекле, әхлакый яктан камил шәхесләр тәрбияләү өстендә эшли.
И. ИСАРГАКОВА,
башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Читайте нас: