Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар 2018, 17:23

Шәһәрнең иң шәп малае 27нче балалар бакчасына йөри

Пәнҗешәмбе көнне 32нче балалар бакчасына шәһәрнең барлык бакчаларыннан иң акыллы балалар җыелды.

Пәнҗешәмбе көнне 32нче балалар бакчасына шәһәрнең барлык бакчаларыннан иң акыллы балалар җыелды.
Нигә дисезме: шәһәрдә 5нче тапкыр үткәрелүче «Умники и умницы» дип аталучы олимпиадага.
32нче балалар бакчасында моңарчы булганым юк иде. Чын мәгънәсендә — Балалар патшалыгы икән монда! Үземнең дә балачакка әйләнеп кайтып, шушында тәрбияләнүче сыйфатында йөрисем килде. Балалар үсеше өчен мөмкин булганның барысы да булдырылган: җиһазлар, әсбаплар, уенчыклар, хәтта бассейн белән мунчага кадәр бар. Бакча мөдире, тәрбиячеләр, хезмәтләндерүче апалар бердәм команда булып эшли белә икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
Катнашучылар, ә алар 24 бала иде, каршында баш сүз белән мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Светлана Никонец чыгыш ясады. Аннары шушы бакча тәрбиячеләре уку һәм белем алуның ни өчен әһәмиятле булуы турында тамаша күрсәтте.
Олимпиадада катнашучыларның барысын да сәхнәгә чакырып таныштырганнан соң, балалар алдан җиһазландырылган бүлмәләргә озатылды.
Бүгенге чара олимпиаданың икенче өлеше иде, беренчесе бакчаларда үткән. Анда җиңүчеләр бүгенге бәйгедә катнаша. Биремнәр 3 юнәлеш буенча әзерләнгән: аң-белем, әйләнә-тирәне белү, мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсе. Тәрбияче Марина Николаевна һәр биремне яхшылап аңлата, аннары балалар кәгазьдә үзләре дөрес дип тапкан вариантны билгели. Үзенә күрә ЕГЭ имтиханнарына әзерләнү дип кабул иттем мин моны. Шундый ук биремнәр белән бланклар, каләм белән билгеләү, бары тик яхшылап уйлап, дөресен табарга кирәк. Кечкенә булсалар да, бик җитди тотындылар, уйлап утыралар.
Балалар олимпиадада булган арада, аларны алып килгән тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен осталык дәресе оештырылды. Анда кунаклар чүпрәк кисәкләреннән курчак ясарга өйрәнде. Бик мавыктыргыч булды бу, бар кешегә дә кирәкле материалларны таратып чыктылар, өлкәннәр җиң сызганып эшкә тотынды. Ә бу арада бүлмәләрдә акыллыбашлар мәсьәлә чиште, авазларны тикшерде, график диктант язды һәм электрон сәгать белән циферблатлы сәгать укларын чагыштырды. Бу балалар бакчага гына йөрүләренә карамастан, укый һәм яза да белә икән ич!
Кәгазьләрне тутырып тапшыргач, балалар күнегү ясап алды. Жюридагы апалар эшләрне тикшергәнче спорт залына төшеп әкият каһарманнары белән уйнап алды.
Ә мин балалардан биремнәр турында сораштырдым.
Лия Зарипова, 4нче балалар бакчасыннан:
— Олимпиадага әнием һәм тәрбиячем белән әзерләндек, әлләни авыр булды дип әйтә алмыйм. Бераз гына авыр тоелды, сәгать белән булганы. Мин бит инде укый да беләм хәзер, әкиятләрне үзем укыйм, татарча сөйләшәм. Зур үскәч, прививка ясаучы доктор булырга җыенам.
Артур Мөхәмәтдинов, 32нче балалар бакчасыннан:
— Биремнәрнең төрлесе бар иде. Келәм белән бирелгәне иң җайлысы, ә менә сәгать белән авыррак булды. Шунысын дөрес күрсәттемме икән дип борчылам, ә калганнары дөрес булгандыр дим. Үскәч бер зур предприятиенең президенты булачакмын, шуңа да күп белергә кирәк миңа.
Жюри әгъзалары эшләре тәмамлану турында хәбәр итте. Менә берничә минуттан җиңүче билгеле булчак. Ул бәхетле бала шәһәребезнең иң яхшы уку йортларыннан саналган 2нче гимназиянең 1нче сыйныфында уку хокугы алачак. Гимназия вәкиле дә килгән бүгенге чарага. Сабыйларның берсе дә бүләксез калмады, башта барысын да бүләкләп, сез иң-иңнәр дип мактаулар яудырды алып баручы. Болар барысы да балалар борчылмасын, еламасын, үпкәләмәсен өчен эшләнә. Сабыйлар бит! Аннары җиңүченең исеме игълан ителде. Ул 27нче «Өмет» балалар бакчасыннан Дмитрий Пахомов дигән егет булып чыкты. Бик шатланды инде Дима.
— Җиңүче булырмын дип уйлаган идеңме? — дигән соравыма: — Әйе, мин бик тырыштым бит, — диде.
Тәрбиячесе Нәсимә Миңневәсил кызы да сөенде бу җиңүгә.
— Безнең Дмитрий бик тәртипле, җаваплы, акыллы бала. Өстәл уеннарын ярата, самбо, йөзү белән шөгыльләнә, бию түгәрәгенә йөри. Һәр сүзен уйлап әйтүчән, бик басынкы. Нәкъ чын ирләр кебек ул!
Бүгенге акыл бәйгесендә бу сабыйларның тәүге чыгышлары, чирканчык алулары гына әле, аларга киләчәктә тагы да зур бәйгеләрдә катнашып, шәһәр, ил исемен данларга насыйп булсын.

Читайте нас: