Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар 2018, 13:52

«Башкорт теле көне»ндә

8нче мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум үтте.

8нче мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум үтте.
Чара барышында туган телләр буенча методик берләшмә җитәкчесе Илмир Харис улы Хуҗәхмәтов башкорт теле укытучыларының эше белән таныштырды. Бу вазыйфаны 4 укытучы башкара, аларның өчесе югары категориягә ия. Төрле конкурсларда, олимпиада-викториналарда укучылар бик теләп катнаша, бүләкле урыннар яулый; мәктәптә шәһәр күләмендәге чаралар даими үткәрелә.
Семинар-практикумда укытучыларыбыз «Дәрестә укучыларның белемнәрен бәяләгәндә заманча технологияләр куллану» темасы буенча эш тәҗрибәләрен уртаклашты. И. Гафарова 7нче сыйныф белән үткәргән ачык дәрестә семинар темасын ачып бирде, укучыларның белемнәрен бәяләү формаларын күрсәтте. И. Хуҗәхмәтов кызыклы һәм бик тә кирәкле осталык дәресендә белем дәрәҗәсен бәяләүдә онлайн-тестлар куллануның уңайлы һәм нәтиҗәле булуын аңлатты, үзаллы тестлар төзергә өйрәтте.
Укытучылар семинар-практикумнан бик канәгать калды. Ахырдан түгәрәк өстәл артында нәтиҗә ясап, 8нче мәктәп укытучыларының эшенә югары бәя бирелде.
Бу чараның дәвамы буларак «Башкорт теле көне» үтте. Укучылар белән класс сәгатьләре оештырылды, китапханәдә М. Акмулланың туган көненә багышланган китап күргәзмәсе эшләде. Башлангыч класслар белән тәнәфестә башкорт халык уеннары уйналды, җыр дәресендә башкорт көйләре тыңланды, бер генә бала да читтә калмады, актив катнашты. Бәйрәм көненең үткәне сизелми дә калды.


Әлфинә ГАЛИЕВА,
8нче мәктәпнең башкорт теле укытучысы.
Читайте нас: