Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2017, 17:43

Сынар өчен яраткандыр Ходай, Җиргә килгән һәрбер баласын...

Ел саен 3 декабрь — Инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.

Ел саен 3 декабрь — Инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
Тумыштан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, фаҗигагә очрап, урын өстенә калган, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышына игътибарны арттыру, кыйммәтле даруларга һәм дәвалану чараларына гына түгел, иң тәү чиратта җылы карашка, таянычка мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмау өчен мөһим бу дата.
Мөмкинлекләре чикле булса да, араларында язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан, һәр мизгелнең кадерен тоя белгән көчле рухлылары бик күп. Без алардан сабыр, чыдам булырга һәм тормышны яратырга өйрәнәбез.
Агымдагы елда да инвалидлар көне уңаеннан шәһәребез учреждениеләрендә фәһемле чаралар оештырылды. Шундыйларның берсе 2нче гимназиядә үтте. Проект турында тулырак мәгълүматны тәрбия эше буенча директор урынбасары Марина Оленина бирде:
— Иң тәү чиратта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр мәнфәгатенә игътибарны җәлеп итү, аларга халык арасына чыгып, уңышлары, хыяллары белән бүлешү мөмкинлеген бирүне күзалладык. Һәр класс бәйрәмгә бүләкләр әзерләде: кулдан тегелгән йөрәкләр, блокнот-календарьлар, матур теләкләр язылган открыткалар. Бу бүләкләр белән шәһәрнең башка уку йортларында белем алган «үзенчәлекле» балалар, шулай ук инвалидлар җәмгыяте әгъзалары белән дә бүлешергә теләдек.
Чара композитор һәм продюсер И. Матвиенко иҗатындагы «Жить» видеоязмасы белән башланып китте. Гимназия директоры Ирина Войтко һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Зиннәтуллин кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде. Педагог-психолог Лилия Мөхәммәтьярова тормышны, кешеләрне яратуның никадәр зур көчкә ия булуы турында бәян итте.
Кунаклар өчен күңелле концерт программасы, уен-бәйгеләр дә әзерләнгән иде. Мәсәлән, «Яшәү бәхете» исемле конкурста катнашучылардан бәхет, тормыш матурлыгы төшенчәләре турында фикерләр язу соралды. Иң уңышлы эшләр авторлары (Инетта Сәлимҗанова, 13нче мәктәп; Әмир Камалетдинов, 10нчы мәктәп; Азалия Гайсина, 8нче мәктәп) махсус бүләкләр белән билгеләнде.
Арытаба сүз кунакларга бирелде. Ирина Казакова спортны яратуы, бассейнга йөрүе, төрле ярышларда катнашуы турында сөйләде. Кристина Камалетдиновага 22 яшь, ул шахмат-шашка уйнарга, саф һавада йөрергә ярата икән. Гөлнара Сәлахованың 44 иҗади эше бар, бүгенге көндә 45се әзерләнә. Сәләтле шәһәрдәш бу өлкәдә инде 9 ел мәшгуль. Гомумән, кызларның өчесе дә сәнгать дөньясын үз итә. Алар бәйрәмгә яраткан картиналарын, сәйлән һәм башка әсбаплардан ясалган иҗади эшләр дә алып килгән иде.
Чараны оештыручылар кунакларга тагын бер бүләк әзерләгән. Ул — 2нче гимназия укучысы Камилла Бәширова башкаруындагы «Рәхимле булыгыз» исемле җыр. Андагы вакыйгалар Камилланың абыйсы — Булат язмышын тасвирлый. Татар телендәге җыр тормышчанлыгы, ихласлыгы белән әсир итә, язмыш сынавына дучар булган кешеләрне берләштереп, аларга бу тормышта үз урыннарын табачакларына ышаныч, авырлыкларны җиңәргә көч бирә...
Мәкаләмне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә. Янәшәбездә яшәүче сәламәтлекләре чикле, әмма көчле ихтыярлы, тормыш сөючән кешеләрнең уй-хисләре салынгандыр сыман бу сүзләргә:


Мин яшәргә килдем! Шушы сүзем
Яңгырап тора бөтен тарафтан.
Ишет язмыш! Ничек кыйнасаң да,
Мин тормышны өзелеп яратам!
Читайте нас: