Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 ноябрь 2017, 12:47

Иң якты кояш — ул минем Әни!

«Әнием портреты». Шәһәрнең балалар бакчаларында шушы исем астында конкурслар, осталык дәресләре үтә. Бу очраклы рәвештә сайланган тема түгел. Сабыйлар Әниләр көненә әзерләнә. Быел ул 26 ноябрьдә билгеләнә.

«Әнием портреты». Шәһәрнең балалар бакчаларында шушы исем астында конкурслар, осталык дәресләре үтә. Бу очраклы рәвештә сайланган тема түгел. Сабыйлар Әниләр көненә әзерләнә. Быел ул 26 ноябрьдә билгеләнә.
Шундый дәресләрнең берсендә миңа да булырга туры килде. Ул 5нче «Пчелка» балалар бакчасында үтте. Яратам мин бакчаларда булырга, мөмкин булса, бүген дә рәхәтләнеп анда йөрер идем. Ашаталар, йоклаталар, уйнаталар һәм моның өчен бар мөмкинлек тудырылган, тик йөре үз көеңә. Игътибарлы булсаң, тыңласаң, өстәвенә кул күтәреп фикереңне әйтсәң мактыйлар да әле. Безнең эштә киресенчә, туктаусыз отчет сорап интектерәләр, тираж аз, подпискаң юк дип тиргиләр, ә инде үз фикереңне әйтергә теләсәң... гафу итегез, ялгыш уйлаганмын бу хакта, дип котылу ягын карарга гына кала. Кадерен белеп йөрегез, эшләргә, макталмаска кайчан да өлгәшерсез, сабыйлар!
Шулай итеп нәниләр портрет ясарга өйрәнде. Апалары Эльвира Сәгыйть кызы белән балалар портретларның нинди төрләре булуын, күзләрнең, ирен-кашларның, танауның кайда урнашканын, аларны төшергәндә нәрсәләргә, нинди формаларга игътибар бирергә кирәклеген тикшерде. Тәрбияче апалары да яхшылап әзерләнгән дәрескә: кызыклы мәгълүматлар китерде, әзер портретларның үзенчәлекләрен күрсәтте. Боларның барысын да игътибар белән тыңлаганнан соң һәр бала үз әнисенең портретын ясарга кереште.
Сабыйларның өстәлендә төсле каләмнәр дә, 2 төрле пумала белән буяулар да куелган иде. «Әниегезне күз алдына ничек китерәсез, шулай тасвирларга тырышыгыз», — диде тәрбиячесе Э. Хәлимова.
Сабыйлар өчен бу бирем бер үк вакытта шатлыклы да, катлаулы да булды.
— Эльвира Сәгыйтовна, ә минем әниемнең күзләре яшел! — диде Софья.
Беренче партада утырган Камил да кулын күтәреп: — Апа, ә минем әниемнең башы түгәрәк, һәм аның колакларында алка бар, — диде сөенеп.
Һәрберсе әнисен күз алдына китерде... Дөньядагы иң якын, җылы карашлы, сөйкемле, газиз кешеләренең күзләренең нинди төстә, кашлары, чәч йөртү рәвешләре нинди булуын, яраткан бизәнгечләрен дә исләренә төшереп утырды нәниләр.
— Ә минем әнием иң матуры! — диде Семен, аннары горур кыяфәт белән тиз-тиз буярга тотынды.
Арина исемле сөйкемле кызның әнисенең чәчләре озын икән, шуңа күрә рәсемендә дә ул әнисен шундый итеп чагылдырган.
Ярославның әнисенең чәче бөдрә һәм бизәкле зәңгәрсу кофтасы үзенә бик килешә икән. Амалиянең әнисенең кызыл күлмәге бар ди, кулларына ике тасма тоттырып төшерә. Саматның әнисен зур күзле һәм ягымлы итеп төшерәсе килә. Камилланың әнисе бик матур һәм игелекле икән. Әле ул өйдә кече сеңлесе Каринаны карый. Аринаның әнисенең чәчләре ике төсле икән, кызчык моны үзенчә бик оста итеп күрсәткән рәсемендә.
Кайсы сипкелле, алкалы, алкасыз, муенсалы, озын чәчле, кара күзле... Балалар бакчасында үткән фотопортретлар бәйгесендә ниндие генә юк! Нинди генә булсалар да һәркемнең ӘНИСЕ иң матуры, иң гүзәле, иң чибәре. Барысы да сүрәтләрен тотып фотога төште, бер-берсенә күрсәтеп әниләре белән мактанышып та алды. Бәхетле булыгыз, әниле булыгыз, сабыйлар!


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары.
Читайте нас: