Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 ноябрь 2017, 13:02

Исеме дә чәчкә — Лилия

Гәзит битләрендә шәһәребездә белем алучы уңган, егәрле, максатчан егет-кызлар турында мәкаләләр даими чыгып тора.

Гәзит битләрендә шәһәребездә белем алучы уңган, егәрле, максатчан егет-кызлар турында мәкаләләр даими чыгып тора.
Шушы көннәрдә Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжының 3нче курс студенткасы Лилия Идиятуллинаның Башкортстан Башлыгы стипендиаткасы булуы хакында хәбәр килеп иреште. Кәгазь-каләм белән коралланып янә дә очрашуга ашыктык. Лилия безне нәрсәләр белән гаҗәпләндерер икән?
... Иң тәү чиратта аның татар кызларына хас тыйнаклыгы, ак лалә чәчәгедәй сөйкемлелеге күзгә бәрелә. Гаиләсендә кечкенәдән халкыбыз гореф-гадәтләренә, туган телебезгә сакчыл мөгаләмә тәрбияләнгәне әллә кайдан ук сизелеп тора. Тормышның төрле өлкәләренә үз карашы, фикере бар. Моңа әңгәмә барышында төшенә барасың.
— Лилия, кайсы яклар гүзәле син?
— Баулы шәһәрендә туып-үстем. Бүгенге көндә Октябрьскийның коммуналь-төзелеш колледжында «икътисад һәм бухгалтерлык хисабы» белгечлеге буенча укыйм.
— Мәктәптә нинди фән аеруча җиңел бирелә иде?
— Математика, белгечлекне сайлавым да шуңа бәйле. Гомумән, мәктәптә барлык фәннәрдән дә яхшы билгеләргә өлгәштем, колледжда да сынатмаска тырышам (автордан: «бишле»ләргә генә укыган, олимпиадаларда даими катнашкан Лилиянең фотосы колледжның Мактау тактасында тора).
— Республика Башлыгы стипендиаты исеменә ирешү өчен нинди сыйфатлар кирәк?
— Иң беренче чиратта тырышып уку, җәмгыять тормышында актив катнашу зарур. Әдәпле, ярдәмчел булу, төрле өлкәләрдә хәбәрдарлык ише сыйфатлар да әһәмиятле.
— Тормыштагы максатың нинди?
— Колледжны исән-имин тәмамлап, югары уку йортына барырга ниятлим. Әмма булачак һөнәрем бүгенге белгечлегемә бәйле булмаячак дип уйлыйм. Яңа юнәлеш үзләштерү теләге бар.
— Укудан ял иткән арада нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
— Дуслар белән туган шәһәремдәге Боз сараена тимераякта шуарга йөрим. Велосипедта «җилдерергә» яратам. Татар җырчыларының концертларын карыйм. Аеруча Ильмира Нәгыймова һәм Айрат Сафинның иҗаты ошый.
— Татар дигәннән, туган телдә аралашасыңмы?
— Әлбиттә, гаиләдә дә, дуслар белән дә татарча сөйләшәбез. Үз телеңне онытырга ярамый, моның өчен туган телдә күп укырга, аралашырга кирәк.
— Ә хәзер әзрәк хыялга бирелеп алыйк: күз алдыңа китер, сиңа шәһәребездә ниндидер проектны гамәлгә ашыру өчен Грант биргәннәр икән. Аны нинди юнәлештә кулланыр идең?
— Баулыдагы кебек зур Боз сарае төзетеп, яшьләр һәм өлкәннәрне тимераякта шууга, балаларны хоккей түгәрәгенә җәлеп итәр идем.
— Тагын бер соравым бар: мәгълүм булуынча, күпчелек чит илләрдә хатын-кызлар хәрби хезмәт үтә. Моңа карашың ничек, шәхсән үзең армиягә барыр идеңме?
— Юк! Армия хезмәтенә рухи яктан да, физик яктан да әзер түгелмен дип уйлыйм. Ул башлыча бик кыю, физик әзерлекле кызларга килешәдер. Шул ук вакытта нәфис затларга хезмәт итү кирәк түгел димәс идем. Анда өйрәнгәннәр хәвефле очракларда үз-үзеңне, якыннарыңны, туган җирне яклар, саклар өчен бик әһәмиятле.
... Лилия Идиятуллина белән әңгәмәбезне шушы ноктада тәмамлыйк. Киләчәккә зур планнар, игелекле хыяллар белән яшәүче студенткага һәр башлангычында уңышлар телисе килә. Укуыңда арытаба да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, башкаларга үрнәк булып яшә, Лилия!

Читайте нас: