Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь 2017, 17:07

Кыңгыраулы мәктәп еллары

4 ноябрьдә Октябрьскийның 18нче урта мәктәбе үзенең 50 еллык күркәм юбилеен билгеләячәк. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар — ветеран укытучылар, шәһәр җитәкчеләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлап, уку йортыбыз һәм шәһәребез данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр килүе көтелә.

Бәйрәм алдыннан мәктәп тарихында булган җитәкчеләр, анда укыткан укытучылар, ирешелгән уңышлар турында сөйләп китәсе килә. 1967 елда Герцен урамында урнашкан өр-яңа өч катлы мәктәп бинасы тәүге тапкыр үзенең ишекләрен ача. Укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр бусаганы атлап, буяу исе аңкып торган сыйныф бүлмәләренә тарала. Мәктәп директоры итеп мәгариф отличнигы, Русиянең атказанган укытучысы Константин Георгиевич Мочалов билгеләнә. Ул 1995 елга кадәр 28 ел буе шул вазыйфада була. Директор урынбасарлары — Майя Михайловна Насонкина, Анастасия Николаевна Колесникова яңа мәктәптә эшне җайга салуга күп өлеш кертә. Беренче көннәрдән үк секретарь-машинист булып Валентина Филипповна Негуляева эшли, ул кырык елдан артык шушы вазыйфаны намус белән башкара.
Тиз арада мәктәп алдынгы тәҗрибәләр лабораториясенә әйләнә. Башлангыч сыйныфларда өч еллык укыту программасына күчәләр. Бу чорда Башкортстан һәм Татарстан мәктәпләреннән тәҗрибә уртаклашырга бик күп укытучылыр килә. Директор тәкъдиме белән кабинет системасы кертелә. Мәктәптә октябрят, пионер, комсомол оешмалары эшләп тора. Укучылар һәм укытучылар шимбә өмәләрендә теләп катнаша, төбәк халкы арасында агарту эше алып бара...
1995 елдан мәктәп директоры вазыйфасын Валентина Николаевна Колосова башкара. Бу елларда мәктәптә балет залы ачыла, бию түгәрәге эшен башлый, ритмика дәресләре кертелә. 2000 елда 8нче сыйныфларда юнәлешле укыту эше башлана, физика-математика, химия-билогия, гуманитар юнәлештә төркемнәр ачыла. Башлангыч сыйныфларда «Мәктәп-2100» программасы кертелә. Артабан ирешелгән уңышлар мәктәп коллективының дөрес юлдан баруын дәлилли.
2001-2008 еллар арасында мәктәпне директорлар Резеда Мөхәррәм кызы Гаранина, Фәрхад Мәхмүт улы Әсәдуллин җитәкли. Бу чорда укучы шәхесенә юнәлтелгән укыту һәм тәрбияви эш, сәламәтлек саклау технологияләре буенча эш җайга салына.
2008 елдан алып бүгенгәчә Татьяна Алексеевна Попова мәктәп җитәкчесе булып тора. Мәктәптә укучыларны патриотик рухта, толерантлы итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Директор урынбасарлары Л. Любовцева, З. Шәрипова, И. Шәйхуллина, Л. Хаҗиева һәм укытучылар коллективы мәктәпне яңа үрләргә күтәрү өчен барлык көчләрен салып эшли. Бүгенге көндә мәктәптә 47 укытучы 870 балага белем һәм тәрбия бирә. Күбесе югары белемле, тәҗрибәле укытучылар. Алар белемнәрен күтәрү өстендә туктаусыз эшли.
Гомерләренең күп өлешен 18нче мәктәптә балалар укытуга арнаган мөгаллимнәр турында әйтеп үтәсе килә. Башлангыч сыйныфлар укытучылары Татьяна Дерина, Лилия Давыдова, инглиз теле укытучысы Анна Кузьмина, физика укытучысы Клара Зайцева, биолог Антонина Чуринова, географ Анастасия Архипова, математиклар Таисия Ипполитова, Вәсилә Каюмова, физкультура укытучысы Юрий Скворцов, рус теле укытучысы Мария Бажитова, хезмәт дәресләре укыткан, соңрак завхоз булып эшләгән Николай Бажитов һәм башкалар күп еллар буе 18нче мәктәптә эшләп, лаеклы ялга киткәннәр.
Инде бүгенге көннәргә килсәк, 30 елдан ашу мәгариф отличниклары: музыка укытучысы Л. Әминева балаларны җыр-моңга, матурлыкка соклана белергә өйрәтсә, А. Никитина рус теле һәм әдәбиятына сөю тәрбияли. Башлангыч сыйныфларда Башкортстанның атказанган укытучысы Л. Хаҗиева, тәҗрибәле укытучы С. Сидоренко балаларда уку-язуга омтылыш уятса, И. Шәйхуллина чирек гасыр инде укучыларны ана телендә сөйләшә белергә, аны яратырга өйрәтә. Мәктәп китапханәчесе Л. Григорьева шулай ук бу мәктәптә өч дистә ел эшли, элек ул башлангыч сыйныфларда укыткан булса, бүген балаларны китап-дәреслекләр белән тәэмин итә.
Коллективта талантлы, үз эшен яратучы укытучылар бик күп. Үз фәннәрен югары дәрәҗәдә укыту белән берлектә, алар төрле бәйгеләрдә дә катнашып, көчләрен сынаудан курыкмыйлар. Соңгы елларда Л. Хаҗиева Республика күләмендәге «Ел укытучысы-2015» конкурсында катнашып финалга чыкты, башкорт теле укытучысы А. Шәйхетдинова «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2017» республика бәйгесендә шәһәр данын яклады.
2013, 2016 елларда мәктәп ике тапкыр бөтенрусия мәгариф форумында катнашып «Русиянең 100 иң яхшы мәктәбе» бәйгесе дипломын һәм медален яулады, директорга «Иң яхшы директор — 2013», «Иң яхшы директор — 2016» билгеләре тапшырылды. Мәктәп турында язмалар «Ел мәктәбе 2014» мәгълүмати- биографик басмага кертелде. 2016-2017 уку елында 18нче мәктәп Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы тарафыннан булдырылган «Иң яхшы белем бирү учреждениесе» Грантын алуга иреште. Бу уңышлар коллективны алга таба да тырышып эшләргә, тагын да югарырак үрләр яулауга канатландыра.
Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Тормыш дигән олы юллар
буйлап,
Адаштырмый бару өчен әйдәп,
Акыл, әхлак, белем нигезләрен —
Барысын туплап бирә мәктәп.
50 еллык күркәм юбилей алдыннан мәктәп ветераннарын, укытучыларын, укучыларын, ата-аналарны тәбрикләп, алдагы көннәрдә барсына да ныклы сәламәтлек, зур иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

Читайте нас: