Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь 2017, 17:09

«Егет-кызларыбыз тормышта үз урынын таба»

«Әлбәттә, алдан күрү», дияр күпләр. Һәм алар хаклы. Уку учагында алынган гыйлем тормыштан аермалы булырга тиеш түгел. Андый «уку»дан ни файда?! Һәрхәлдә, эшсезләр «армия»сен тулыландырырга теләк белдерүчеләр юктыр, дип уйлыйм...

Октябрьский икътисад техникумының административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, уку-производство практикасы җитәкчесе Илсөяр Сираева белән әңгәмәбез нәкъ шул хакта. «Куанычка каршы, егет-кызларыбыз тормышта үз урынын таба, — дип билгели Илсөяр ханым. — Чөнки техникумда бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй белгечлекләргә ия булырга мөмкин. Кайберләрен санап китик. Финанслар. Банк эше. Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы. Сәүдә коммерциясе. Компьютер челтәрләрендә программалаштыру... Аңлашыла ки, мондый төр гыйлем белән хезмәт урынын табу шактый җиңелләшә».
Әйтергә кирәк, уку барышында студентлар шәһәр предприятие-оешмаларында экскурсияләрдә еш була, андагы эш куелышы белән таныша. Шул ук вакытта практика үтү форсаты да туа. Предприятиеләрнең кайберләрен генә санап үтик. «Пакер», «ОЗНА», «Альтернатива», һ. б. Оешма җитәкчеләре өчен дә ифрат уңайлы бу. Чөнки аеруча сәләтле, егәрле яшьләрне ачыклау, якын киләчәктә предприятиене яңа кадрлар белән тулыландыру форсаты бар.
«Кайларда гына хезмәт куймый егет-кызларыбыз, — ди Илсөяр Хәниф кызы. — Кичәге укучыларыбызны сәнәгать предприятиеләрендә, төрле оешмаларда гына түгел, банкларда, «Апельсин», «Магнит» кибетләр челтәрендә дә очратырга мөмкин. Себердә эшләүчеләр җитәрлек. Иң мөһиме — үз-үзенә урын таба алмый, эшсез тинтерәп йөрүчеләр юк яшьләребез арасында. Педагоглар коллективы өчен икеләтә куанычлы хәл бу, әлбәттә». Бик мәслихәт. Уку йорты — предприятие-оешмалар бәйләнеше, үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсез калмый, димәк. Шунысы да игътибарга лаек, теләге булганнарга техникум нигезендә «Кулланучы 1С: Предприятие бухгалтериясе», «Офислы кушымта белгечлеге белән шәхси компьютердан кулланучы» курсларында шөгыльләнү ихтималлыгы бар. Хәзерге шартларда мондый белемгә ия булу һич артык түгелдер. Заманасы шул, җәмәгать, үзгәрешләр, яңалыклар көннең көнендә туып кына тора. Тезгенне аз гына бушаттыңмы, «арбадан төшеп калуыңны» көт тә тор...

Читайте нас: