Новости
3 Сентября , 04:45

Нык гаиләләр — шәһәр байлыгы

Октябрьскийның 80 еллыгы уңаеннан Никахлашу сараенда юбиляр парлар хөрмәтләнде

Добавить в предпочтительные источники Google
Нык гаиләләр — шәһәр байлыгыНык гаиләләр — шәһәр байлыгы
Нык гаиләләр — шәһәр байлыгы

Сиксән еллык тарих — ул нефть, спорт һәм мәдәният шәһәре булган Октябрьскийның зур бер чоры. Шәһәрдә максатчан һәм талантлы кешеләр яши, һәм аның төп байлыгы — нык гаиләләр.
Чарада тормыш юлыннан матур итеп атлаучы парлар — Регина һәм Артем Васильевлар, Камилла һәм Олег Беловлар, Марина һәм Олег Платоновлар, Марина һәм Владислав Потаповлар, Наилә һәм Руслан Йосыповлар, Екатерина һәм Дми­трий Тимофеевлар, Сания һәм Марат Гыйлаҗевлар, Галина һәм Ринат Насыйровлар катнашты.
Васильевлар бу көнне биш ел бергә яшәүләре уңаеннан котлаулар кабул итте. Гаилә быел агач туен билгеләп үтә. Яшь парга да гаилә агачы булдырырга киңәш ителде.
Беловларның гаилә стажы — 10 ел. Бу никахны аккургаш яисә рауза туе дип атыйлар. Әмма хикмәт әлеге вакыйганың ничек дип аталуында түгел, иң мөһиме — ир белән хатынның үзара ихлас хисләре.
Платоновлар 15 ел бергә гомер кичерә. Ул никах бәллүр туй дип йөртелә. Бу атама мөнәсәбәтләр сафлыгын, чисталыгын күрсәтә һәм гаилә ныклыгын чагылдыра.
Потаповлар 20 ел иңгә‑иң куеп яши. Фарфор — нәфис һәм кыйммәтле материал, бу парның мөнәсәбәтләре дә нәкъ шундый.
Йосыповлар һәм Тимофеевлар чирек гасыр бергә тату гомер итә. Һәр парның бер‑берсенә булган хөрмәт һәм мәхәббәт хисләренә узган еллар тагын да ныклык һәм ышаныч кына өсти.
Гыйлаҗевлар 40 ел кулга‑кул тотынып тормыш юлыннан атлый. Рубин туен билгеләүче пар ике ул тәрбияләп үстереп, оныклар сөю бәхетенә ирешкән.
Парадның иң хөрмәтле юбилярлары — Насыйровлар. 45 ел үтсә дә, алар бер‑берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшә­катьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерә. «Гаилә — ул зур хезмәт, бер‑берегезне хөрмәт итегез, тыңлагыз, саклагыз», — дип киңәш бирде алар яшьләргә.
Күркәм гадәт буенча, бәйрәм кунаклары, үз никахларын тагын бер кат ныгытып, Октябрьский шәһәренең парлы тормыш юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйды, юбилей туй вальсында әйләнде.
Бу матур көннең якты хатирәсе итеп, һәр гаиләгә бүләккә тантанадан фото­сурәт тапшырылды.

Нык гаиләләр — шәһәр байлыгы
Нык гаиләләр — шәһәр байлыгы
Нык гаиләләр — шәһәр байлыгы
Автор:Алсу Ибрагимова