

Милли мәдәниятләр үзәгендә җыелучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. Ул республика һәм шәһәр дәрәҗәсендәге иҗтимагый палаталар белән тыгыз хезмәттәшлек итүнең әһәмиятен ассызыклады.
— Иҗтимагый контроль — ул власть органнары өчен читтән күзәтүче түгел, ә проблемаларны вакытында ачыкларга ярдәм итүче ышанычлы корал, — диде Октябрь Рәис улы. — Мәктәпләрдәге туклану системасын тикшерүме, ишегалларындагы балалар мәйданчыкларының иминлеген күзәтүме, җәйге лагерьлар эшен бәяләүме — җәмәгатьчеләр һәр ситуацияне энә күзеннән үткәреп, анык тәкъдимнәр кертә. Нәкъ менә шундый игътибар аркасында без «нечкә урыннарны» табып, аларны бергәләп хәл итәбез.
Ары таба сүз Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллинага бирелде. Ул әлеге оешма халык белән хакимият арасындагы ныклы күпер, аңлашуга һәм уртак фикергә килүгә юл салучы механизм булуын билгеләде.
— Безнең максат — битараф булмаган, позитив үзгәрешләргә омтылган актив гражданлык җәмгыятен туплау, — диде Энҗе Ревил кызы. — Республика палатасының эшчәнлеге нәкъ менә шуңа корылган. Сезне 27 августта Уфа шәһәрендә узачак Гражданнар форумында да күрербез, дип ышанам. Анда файдалы дискуссияләр, осталык дәресләре һәм экспертлар белән очрашулар көтелә, һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап табачак.
Октябрьский иҗтимагый палатасы эшчәнлеге белән аның рәисе Рөстәм Халиков таныштырды. Шулай ук очрашуда чыгыш ясаган Яшьләр сарае директоры Рөстәм Абдулкаюмов шәһәрдәге волонтерлык хәрәкәтенең колачы елдан‑ел киңәюен, яшьләрнең социаль проектларда актив катнашуы турында сөйләде.
Чараның тантаналы өлешендә җәмәгать тормышында актив катнашкан Октябрьскийның Иҗтимагый палата әгъзаларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу аларның намуслы хезмәтен тану һәм киләчәккә рухландыру билгесе булды.
Очрашу диалог рәвешендә дәвам итте. Шәһәрдәшләр борчыган сорауларын турыдан‑туры спикерларга бирә алды. Халыкны «Кояшлы» экопаркының таркалуы, 19нчы коррекцион мәктәпкә җәмәгать транспорты йөрмәве, тротуарлар җитмәве, Иҗтимагый палата белән элемтә булмавы борчыды.
Урындагы Иҗтимагый палата әгъзасы Татьяна Кетько белдерүенчә, коррекцион учреждение буенча мәсьәлә бер тапкыр гына каралмаган. «Мәктәпкә Трипольская урамы буенча йөрергә кирәкми. Бу чыннан да куркыныч. Анда Ленин проспекты буенча ике яклап та «8нче кибет» автобус тукталышы бар. Балалар, җәяүлеләр кичүеннән чыгып, Чехов урамы буйлап, 21нче микрорайон аша туп‑туры мәктәпкә таба менәләр. Бу маршрут билгеләнгән. Трипольская аша интенсив хәрәкәт. Анда тротуарлар ясау да бик кыен, чөнки шәхси сектор. Бөтен кеше дә үз территориясен асфальтларга ирек бирмәячәк, шулай ук бу юлда газүткәргечләр дә үтә. Әлегә кыенлыклар күп. Бу мәсьәлә җайга салыначак, ниндидер компромисслар табылачак, әмма моның өчен вакыт кирәк», — дип аңлатты ул.
Ачыктан-ачык сөйләшү барышында шәһәрдә коммерцияле булмаган оешмаларга булышлык итү өчен оештырылган ресурс үзәге эшчәнлеге дә тикшерелде, конкурска җибәрелгән гаризаларны хуплауда ярдәм соралды.
Энҗе Әхмәдуллина сүзләренчә, ресурс үзәкләре өйрәтергә, юнәлеш бирергә тиеш. Әмма бәйге барган вакытта ул гаризаларны карамый, барысы да гадел булсын өчен система шулай эшләнгән. «Җиңү өчен санаулы гына баллар җитмәсә дә, бу эштә туктамагыз, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты каршындагы ресурс үзәгенә консультациягә килегез. Биредә сезнең гариза тикшереләчәк, киңәшләр биреләчәк. Шулай ук онлайн‑курслар, укыту семинарлары да үткәрелә», — дип билгеләде ул.
Күп фатирлы йортның берсендә яшәүчеләр идарәче компаниянең эшенә карата канәгатьсезлек, кабул итүгә эләгеп булмавын белдерде.
Җәмәгать лидерлары һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлап, кайберләрен урында ук хәл итү юлларын эзләде, калганнарына җентекле җавап бирү өчен вакыт билгеләнде.
Катнашучыларның гомуми фикеренчә, мондый форматтагы очрашу гаять кирәкле. Диалог ышанычлы һәм конструктив рухта узды. Киләчәктә дә халык белән власть арасында мондый «тере элемтә» өзелмәс, ә Иҗтимагый палатаның роле тагын да артыр дигән өмет белән таралышты шәһәрдәшләр.